Русия халыкларының телләре ил Конституциясе һәм кануннары белән якланган. Урыс телен яклау турындагы канун өлгесе авторлары аларны боза алмас иде. Тәкъдимгә карата әйтелгән барлык кимчелекләр каралачак. Бу хакта "Бизнес Online"-га документның авторы, Думаның Татарстаннан сайланган депутаты, мәдәният комитеты башлыгы Елена Ямпольская әйткән.
Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының урыс телен яклау турындагы канун өлгесенә төбәкләрнең дәүләт телләрен һәм Русия халыклары телләрен чикләмәслек итеп төзәтмәләр кертергә тәкъдим итәргә җыена. Депутат үзенең Telegram-каналында бу хактагы хәбәргә фикер белдергән.
Аның әйтүенчә, дәүләт теле буларак урыс телен куллану мәҗбүри булган бөтен өлкәләрдә дә, урыс теле белән беррәттән бу телләрне дә куллану хокукын федераль канун билгели.
"Бу өлкәләр исемлегенә коммерция атамаларын да кертү тәкъдим ителә һәм ул аңа да кагылачак. Шулай итеп, коммерция билгеләмәсендә, торак комплекслар һәм капиталь төзелешнең башка объектларында, оешмаларда һәм башкаларда Русия Федерациясендәге республикаларның дәүләт телләре һәм Русия Федерациясе халыкларының башка телләре сакланып кала һәм берничек тә чикләнми", дип язган ул.
Депутат Татарстан Дәүләт шурасы утырышында бу тәкъдим каралачагы турында алдан үзен кисәтмәүләрен әйтә, канун өлгесенә карата әйтелгән бөтен кимчелекләр исәпкә алыначак дип ышандыра.
- Думада Русия дәүләт теле турындагы федераль канунга үзгәрешләр кертергә җыеналар. Сүз җәмәгать урыннарында дәүләт теле буларак урыс телен куллану турында бара. Ул урыс телен саклау һәм аннан инглиз һәм чит телләр куллануны чикләүне күзаллый.
- Бүген, 23 ноябрьдә бүген Татарстан парламенты утырышында Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов бу уңайдан "тәкъдим ителгән кайбер үзгәрешләр чит телләр куллануны гына түгел, Русиядәге республикаларның дәүләт телләрен, асаба халыклар телләрен файдалануны да чикли", дип белдерде.
- "Бу республикалар телләрен куллануны тарайтачагын барыбыз да аңлыйбыз. Урыс теленең үсешенә комачаулаучы чит телдән кергән сүзләргә каршы көрәш Русия Конституциясендә гарантияләнгән халыкаларның туган телләрен саклау хокукына кагылмасын иде", диде ул.
- Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төгәл тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
- Соңгы елларда милли республикаларның хокуклары кысыла һәм урыс теленең йогынтысы арта. 2017 елда Татарстанда татар теле ихтыяри укытуга күчерелде. 2022 елда республикада татар телен саклау комиссиясе башка телләр белән берләштерелде, ә урыс теле өчен аерым комиссия төзелде.
- Ел башында Мәскәү басымы астында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелде. Төп канунда "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә үзгәртелде. Яңа үзгәрешләр белән беррәттән Татарстан рәисенең татар телен белү мәҗбүрияте дә бетерелде.
- Шул ук вакытта Татарстан Конституциясе нигезендә, татар һәм урыс телләре тигез хокуклы дәүләт телләре дип санала.
- Сентябрь азагында Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Татарстанда татар кушымталы Русия паспортын алып булмый башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум