Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәдәният министрлыгы быел "Үзгәреш җиле"нең булмавын БРИКС җыены аркасында дип аңлата


"Үзгәреш җиле" концертында Илгиз Шәйхразиев. Архив фотосы
"Үзгәреш җиле" концертында Илгиз Шәйхразиев. Архив фотосы

Киләсе елга узармы — әлегә бу да билгеле түгел.

Быел "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивален БРИКС җыены аркасында үткәрмәячәкләр. Бу хакта республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова әйткән.

"Мәдәният министрлыгының дүртенче чиректә чаралары бик аз. БРИКС булачак, бөтен кеше нык тыгыз. "Үзгәреш җиле" — бер концерт кына түгел бит ул, репертуар әзерләү, репитицияләр, образлар тудыру. Быел ул булмаячак инде, чөнки артистларны йолкып алу мөмкин түгел", дигән ул.

Әюпова әлегә "Үзгәреш җиле" 2025 елда узачакмы икәне турында да сөйләргә иртәрәк ди.

Татар җыры фестиваленең быел узмаячагы хакында узган атнада билгеле булган иде. Бу бюджет чыгымнарын киметү өчен эшләнгән була ала, дип язган иде "Бизнес Online". "Үзгәреш җиле" проектын тулысынча туктату турында да сүз бара, ләкин әлегә төгәл карар кабул ителмәгән", дип язды басма.

Казанда БРИКС җыены быел 22-24 октябрьдә үтәчәк. Анда төрле илләрдән 30лап делегация килүе көтелә. Бу вакыйгага әзерлек инде хәзердән үк бара: юллар һәм төрле корылмалар төзекләндерелә. Әмма күсәкнең иң авыр башы Казан федераль университеты (КФУ) студентларына төште. Алар күпләп яшәгән "Универсиада авылы" комплексы БРИКС җыены өчен кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта хәбәрләр май ахырында ук ишетелә башлады. Шуңа да алардан тулай торактагы бүлмәләрне бушатуны сорадылар.

Хәзерге вакытта бу хәлләргә ризасызлык белдерүче КФУ студентлар аерым оеша башлады. Алар университет җитәкчелегенең карарын гаделсез һәм канунсыз дип саный. 20 июньдә студентлар моңа каршы петиция башлады.

— Без саммит (БРИКС) уздыруга каршы түгел, ләкин ни өчен ул шәһәр хакимиятенә түгел, ә университет һәм студентлар җилкәсенә төшәргә тиеш икәнен аңлый алмыйбыз, — диелә аноним мөрәҗәгатьтә.

  • "Үзгәреш җиле" фестивале беренче тапкыр 2016 елда узды. Ул вакытта аны уздыруга тотылган чыгымнар 80 миллион сумнан артып киткән иде.
  • 2020 елда Нью-Йоркта "Үзгәреш җиле" фестивале уздыру Татарстанга кимендә 30,5 млн сумга төшкән диелде.
  • БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.
  • 2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.
  • БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG