Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Бу киләсе елның май аенда билгеләнәчәк Икенче дөнья сугышында җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан эшләнә.

Бүген, 27 сентябрьдә, Дәүләт шурасына еллык мөрәҗәгатендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы, дип игълан итте.

Бу киләсе елның май аенда билгеләнәчәк Икенче дөнья сугышында җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан эшләнә.

Русия Украинада сугыш башлау белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып Путинның Украинаны басып алу сәясәтен хуплады. "Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез", диде ул.

Татарстанда сугышка җибәрү өчен берничә "ихтыяри" батально төзелде. 2022 елда "Тимер" һәм "Алга" дигән батальоннар оешты. Узган елның көзендә Бахмут янында "Алга" батальонының тар-мар ителүе билгеле булды. Украиннар батальон җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә алды.

Шулай ук, Татарстан контрактчыларыннан "Батыр" дигән яңа батальон төзеделәр.

  • Күптән түгел Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
  • Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
  • 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
  • Моннан тыш 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2740 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG