Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан тәнкыйтеннән соң Русия Думасы муниципаль реформа карауны кичектерде


Депутатлар фикер-тәкъдимнәрне исәпкә алачак, диелә.

Русия Дәүләт думасы җирле үзидарә системын реформалау турындагы федераль канун өлгесен карауны 2025 елга кичектергән. Бу хакта Дума рәисе Вячеслав Володин белдерде.

Аныңча, канун өлгесе яңадан тикшергәннәр һәм аны тагын бер кат өйрәнергә дигән фикергә килгәннәр. Депутатлар яңгыраган "фикер-тәкъдимнәрне" һәм төзәтмәләрне исәпкә алып, бу сорауга киләсе елда кайтачак, диде ул.

28 ноябрьдә Татарстан президенты җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны бер дәрәҗәле системга әйләндерүне күзаллаган федераль канунга каршы чыкты. Ул федерализм булырга тиешлегенә киная ясап, федералларны тәнкыйтьләде.

— Илебез зур, шундый илне бер төрле шаблон белән идарә итеп булмый... Дәүләт думасы кабул иткән карарлар — бу бит дәүләт белән идарә итү системы. Халыктан сорамыйча, аларга мондый хокукны кем бирде? — диде ул. Миңнеханов төбәкләргә үзидарә системын үзе сайларга хокуклы булырга тиеш диде.

Русиянең Украинага каршы сугыш алып барган чорында бу илдә гауга чыгаруга китерә дип саный Татарстан президенты.

• Соңрак Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Татарстан президентының тәнкыйденә җавап бирде. Татарстанда бу систем яхшы эшли, әмма күпчелек төбәкләрдә бу алай түгел, диде.
• Аның әйтүенчә, 20 төбәк бер дәрәҗәле системга күчкән, тагын 25 төбәк исә аңа 2025 елдан күчәргә әзер. Шул ук вакытта Татарстан карашларын исәпкә алып, күчеш чорын 2035 елга кадәр дәвам иттерү турында карар кабул ителде, дигән Крашенинников. Канун үзе 2027 елның 1 гыйнварыннан көченә керер дип күзаллана.
• Башкортстан премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Назаров җирле хакимиятнең гамәлдәге корылышын Көнбатыш йогынтысы дип атады.
• Җирле үзидарә турындагы федераль канун өлгесен дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләде. 2021 ел ахырында Татарстан аңа тәнкыйди фикер белдерсә дә хуплады. Соңрак җитди төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. 2022 ел башында Русия думасы җирле үзидарә турындагы канун өлгесен карауны кичектерде. Хәзер бу мәсьәләне яңадан карый башладылар.
• Реформа кысаларында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзидарә оешмаларын бетерү тәкъдим ителә. Җирле үзидарәне бары тик шәһәр һәм муниципаль бүлгеләр, шулай ук федераль әһәмияткә ия шәһәрләрнең шәһәр эчендәге өлешләрендә генә калдырырга ниятлиләр. Бер дәрәҗәле системга ул 2025 елның сентябреннән күчәргә тиеш иде, соңрак аны 2035 елга күчерделәр.
• Җирле үзидарә системы турындагы канун өлгесе Русиядә җәмәгать хакимиятенең бер өлеше буларак карауны күз алдында тота. 2021 елда ул Татарстан президенты институтын бетергән төбәк хакимияте турындагы канунның дәвамы булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG