Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе элекке мәгариф министры Энгель Фәттаховны сак астында калдырды


Энгель Фәттахов
Энгель Фәттахов

Ул 21 июльгә кадәр тикшерү изоляторында утырачак.

Бүген, 31 майда, Татарстан Югары мәхкәмәсе элекке вице-премьер, Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры һәм Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттәховны 21 июльгә кадәр сак астында калдырган. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Моңарчы 22 май көнне Минзәлә районы мәхкәмәсе аны 21 июльгә кадәр сак астына алу турында карар чыгарган иде. Фәттаховның яклавы моны шикаять итте.

Элекке министр гаебен танымый.

"Мин ришвәт алмадым, үземдә беркемгә бирмәдем. 20 ел буе районны үстерүгә көчемне куйдым. Минем туган авылымда бер генә йортым бар. Бетте", - дигән иде ул мәхкәмәгә.

Фәттаховны мәхкәмәдән һәм тикшерүдән качарга, тикшерүгә комачауларга, документларны юк итәргә яки шаһитләргә басым ясарга мөмкин дип, тикшерү комитеты аңа иң кырыс чикләү чарасы сайлауны сораган иде.

Аның адвокаты Ольга Шелковникова тикшерү белән ризалашмаыйча йомшаграк чикләү чарасын сорады.

Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамамланган һәм 21 млн 804 меңгә төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән. Әлеге сумма ришвәт бирүче авызыннан чыккандыр, аны тикшерүчеләр әле расламаган дип язды "Реальное время". Басма үз чыганакларына сылтанып язуынча, сүз "ПСК "Спецстрой" турында бара.

"Бизнес online" мәгълүматынча, әлеге оешма үзе бер ел элек Тикшерү комитеты һәм икътисади җинаятьләрне тикшерү идарәсе күзенә эләккән: эшкуарның бер фирмасын Актанышта яшьләр үзәген төзекләндергәндә акча белән хәрәмләшүләрдә шикләнәләр. Эш кушучы эшне кабул иткән, әмма белгечләр төзелешкә кимендә 10 млн сум кертелми калган дип саный.

Җинаять эше кузгатылганчы куәт оешмаларына мөрәҗәгать итүе исә бу төзелеш оешмасы җитәкчесен җинаять җаваплылыгыннан коткаруга нигез була ала дип яза "Реальное время".

  • 2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар теленә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
  • Министр вазифасында аның эшчәнлеген милли җәмәгатьчелек уңай бәяләде. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин сүзләренчә, Фәттахов милли мәктәпләрнең эчтәлеген яңарта алды, еллар дәвамында хәл ителмәгән дәреслекләр мәсьәләсенә алынды, татар телен укыту концепциясе булдырды, "Сәлам" – яңа укыту методикасы эшләнә башланды.
  • Тарихчы Дамир Исхаков Фәттахов Мәскәүнең сәяси изеп баручы машинасы астына эләкте дип белдергән иде.
  • Шуннан соң Энгел Фәттахов кире Актаныш районына кайтты. 2022 елда Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.
  • Соңгы елларда ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде."Чишмә" агрофирмасын җитәкләде. 2022 елда фирманың кереме 114 млн сум булган, ә чиста табышы – 33 млн, дип яза "Бизнес Онлайн".
  • 2017 елда ул Азатлык укучылары аны "Ел шәхесе" дип таныды.
  • 2018 елда ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә татар теленең яшәячәгенә ышанам, федераль үзәк Татарстан сүзенә колак салмый кала алмаячак дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG