Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда авыл җирләрен үстерү програмын финанслауны миллиард сумнан артыкка киметкәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр 5,3 млрд сум бирелгән булган, ә быел 4,1 млрд сум биреләчәк. Узган ел әлеге програм хисабына авылда 10 гаилә өчен 882 дүрткел метр торак кулланылышка кертелгән. Шулай ук авыл җирләрендә яшәүче 118 гаиләнең торак шартларын яхшырткан булганнар.

Татарстанда "Авыл җирләрен комплекслы үстерү" дәүләт програмын тормышка ашыру өчен 4,1 млрд сум акча бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә. Бу 2024 елда булганнан 1,2 млрд сумга кимрәк. Узган ел 5,3 млрд сум бирелгән булган, шуның 3,9 млрд сумын федераль бюджеттан биргәннәр.

Былтыр әлеге програм хисабына авылда 10 гаилә өчен 882 дүрткел метр торак кулланылышка кертелгән. Шулай ук авыл җирләрендә яшәүче татарстаннарның торак шартларын яхшырткан булганнар. 118 гаилә һәм 8,6 мең дүрткел метр турында сүз бара.

Шулай ук бу акчаларга Лаешта кечкенә йортлар төзелгән, сигез мәдәни һәм социаль объектка, өч агросәнәгать комплексына 44 километр юл салынган, 38 районда 92 җәмәгать урынын төзекләндергәннәр.

Былтыр Татарстан әлеге дәүләт програмында иң күп акча алган төбәк булган иде.

  • 28 ноябрьдә Татарстан депутатлары республика бюджетын 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул итте. 2025 елда еллык керемнәр 472 млрд сум, чыгымнар — 485,6 млрд булыр дип фаразлана.
  • Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Киләсе елда республика икътисад үсеше акырынаер, нефтьчеләр кереме кимер дип фаразлый рәсмиләр. Шуңа да карамастан, Татарстан дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттыра. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметә.
  • Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында 2025 елда республикада җыелачак салымнар федераль үзәккә күбрәк китәчәк дип кисәтте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG