Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тимер юлда диверсия ясауда гаепләп өч егетне хөкем иткәннәр


Аларның берсен 17 елга ирегенннән мәхрүм иткәннәр.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районындагы тимер юлда светофорның реле җайланмасы урнашкан тартмасына ут төртеп диверсия ясауда гаепләнүче өч егеткә хөкем карары чыгарган. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" яза.

Мәхкәмә аларны гаепле дип тапкан һәм берсен - Булат Ибраһимовны 17 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Тагын икесе әле балигъ түгел, аларга бишәр ел тәрбия колониясе бирелгән.

Җинаять эшен өч хөкемдардан торган коллегия караган.

Тикшерү ышандыруынча, 2023 елның мартында Булат Ибраһимов үсмерләрне Тукай районындагы тимер юлда реле шкафына ут төртергә җәлеп иткән. Ибраһимовка моның өчен акча түләгәннәр һәм ул балаларга да берешәр мең сум биргән.

  • 2023 елда 150гә якын русияле тимер юлларда диверсия ясау турындагы 115 җинаять эшендә гаепләнгән. Аларның күбесе 25 яшьтән дә кечерәк, өчтән бере балигъ түгел.
  • Диверсия очраклары Татарстанда һәм Башкортстанда да теркәлде.
  • Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.
  • Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төртте. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.
  • Уфаның Калинин районында, Черниковка-Шакша станцияләре арасында реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткәннәр иде. Бер шкаф тулысынча янып беткән, тагын ике шкафны ача алмаганнар – сыдырылган эзләр генә калган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

  • 2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады. Хәзерег вакытта аның нигезендә җинаять җәзасын 16 яше тулганнар гына ала.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG