Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 2025 елга бюджетын беренче укылышта 13,5 млрд сум дефицит белән хупладылар


Татарстан финанс министры Радик Гайзәтуллин. Архив фотосы
Татарстан финанс министры Радик Гайзәтуллин. Архив фотосы

Республика Мәскәүгә салымнарны күбрәк җибәрәчәк. Республиканың гомуми керемнәре 425,5 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнары - 439 млрд сум. Бюджет өлгесен КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов тәнкыйтьләп чыкты.

Бүген, 9 октябрьдәге утырышында Татарстан Дәүләт шурасы республиканың 2025 елга бюджет улгесен хуплады. Ул 13,5 млрд сум дефицит белән хупланды.

Республиканың гомуми керемнәре 425,5 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнары — 439 млрд сум. Татарстанның берләштерелгән бюджеты (бөтен муниципалитетларны да исәпкә алганда) керемнәре ягыннан 512,1 млрд сум, чыгымнары ягыннан - 526,6 млрд сумга җитәчәк, дип җиткерде Татарстан финанс министры Радик Гайзәтуллин.

Керемнән салымнар 128 млрд сум, физик затларның кеременә салымнар (НДФЛ) - 186 млрд сум бирәчәк, ди ул. Шул ук вакытта быел керемнән салымнар 140 млрд сумга җитәргә тиеш. Министр искәртүенчә, быел нефть оешмаларыннан керемнәр кимергә мөмкин.

Татарстан салым реформасы аркасында салым салуның гадиләштергән системыннан (УСН) да өч миллиард сум югалтачак, ди Гайзәтуллин.

— Федераль дәрәҗәдә кертелгән бөтен үзгәрешләр аларның керем базасын шактый арттыра, дип аңлата министр.

Гайзәтуллин әйтүенчә, бу елның сигез ае нәтиҗәләренә күрә, салымнардан керемнәр болай бүленгән: 71 проценты Мәскәүгә киткән, 29 проценты республиканың берләштерелгән бюджетында калган.

— Киләсе елга ничек булачак? Күбрәк федераль якка булыр дип уйлыйм, ди министр.

Бюджет өлгесен КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов тәнкыйтьләп чыкты. Ул милли икътисадка, әйләнә-тирәне саклауга һәм яшьләр сәясәтенә чыгымнар кимүенә игътибар итә.

Нәтиҗәдә биш депутат бу бюджетка каршы тавыш бирде, 77се хуплады. Татарстан бюджетын икенче укылышта бер айдан соң карарга мөмкиннәр.

  • Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Киләсе елда республика икътисад үсеше акырынаер, нефтьчеләр кереме кимер дип фаразлый рәсмиләр.
  • Шуңа да карамастан, Татарстан дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттыра. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметә. Моннан тыш, Мәскәүнең икътисади-финанс сәясәте дә республиканың керемнәрен азайтыр дип көтелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG