Татарстанда эшчеләр җитми. Аеруча, Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле. Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә. Шуңа да Татарстан хәзер кадрлар җәлеп итүнең төрле юлларын барлый. Шул исәптән 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итәргә җыеналар.
Татарстан кадрлар кытлыгын хәл итүнең бер юлы буларак 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итүдә күрә. Республика хакимияте махсус програм әзерләгән.
Документ өлгесеннән күренгәнчә, 14-18 яшьлек үсмерләргә эшкә урнашуны җиңеләйтәчәкләр һәм укудан тыш буш вакытларында заводларда эшләргә рөхсәт итәчәкләр. Яңа тәкъдим тормышка ашырылса, 15-19 яшьлекләр арасында эшсезлек җиде процентка кадәр кимиячәк, дип искәртелә.
Бу Татарстанда кадрлар белән вазгыять елдан-ел кискенләшәчәк дигән сүз. Татарстан хезмәт министрлыгы фаразынча, киләсе елларда халыкның 30-39 яшьтә хезмәт итүче эшчеләр 241 мең кешегә кимиячәк, 40-49 яшьлекләр саны — артачак.
Ел башында Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова республикада 49 меңнән артык буш вакансия бар дип белдергән иде. Татарстанның сәнәгать оешмаларына 11 мең эшче җитми. Шуларның — 80 проценты гади эшчеләр.
Хәрби заводларда инженерлар җитми
Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган өч дистә завод бар, боларга өстәп тагын ике меңләп оешма әлеге заводлар белән бәйле яки хәрби заказлар үти. Казанның үзендә генә 25ләп хәрби җитештерү оешмасы эшли. Бүген республикада сугыш өчен киемнән башлап очкычларга кадәр ясала. Күп өлеше радиоэлектроника, авиация җиһазлары белән бәйле.
Узган ел августта Татарстанның саклану сәнәгате оешмаларына 3,5 мең кеше җитмәве әйтелде. Аларда барлыгы 47 мең кеше эшли. Мондый заводларда эшләүчеләргә мобилизация дә янамый.
HeadHunter эш эзләү һәм вакансияләр хезмәтендә Русия хәрбиләренә сугыш өчен җиһаз, коралларны җитештерүче оешмаларга 1,3 меңләп вакансия тәкъдим ителгән. Әйтергә кирәк, барлык оешмалар да HeadHunter сервисына эш игъланнары элми.
Шулай да хәрби заводлар бүген гади эшчеләргә генә түгел, квалификацияле белгечләргә зур кытлык кичерүен күрергә була. 1,3 мең тирәсе вакансиянең 220дән артыгы инженер һәм технологларга туры килә. Бу исәпкә сугыш өчен дроннар ясаучы "Алабуга" махсус икътисади зонасы алынмады, чөнки әлеге җитештерү мәйданында сугышка бәйле булмаган оешмалар да шактый. Гәрчә, биредә 610 инженерга кытлык булуын күрергә мөмкин.
Хәрби заводларда буш вакансияләр һәм инженерларга кытлык
Заводлар |
Вакансия |
Инженер, технолог |
Инженерларның уртача хезмәт хакы, сум |
"Элекон заводы" |
86 |
13 |
50-100 мең |
Казан оптика-механика заводы, КОМЗ |
20 |
5 |
50-65 мең |
"Радиоприбор" |
34 |
10 |
45-85 мең |
"Электроприбор" Казан заводы |
14 |
4 |
35-50 мең |
"Радиоэлектроника" фәнни-җитештерү берләшмәсе |
46 |
23 |
40-130 мең |
"Казан приборлар төзү конструктор бюросы" (КПКБ) |
6 |
1 |
80 мең |
Казан боралак заводы |
181 |
28 |
35-65 мең |
Казан авиация заводы |
61 |
11 |
40-70 мең |
Казан дары заводы |
7 |
3 |
65-95 мең |
Казан моторлар төзү берләшмәсе |
41 |
6 |
58-120 мең |
Казан Гипронииавиапром оешмасы |
32 |
15 |
70-90 мең |
"Эникс" ширкәте |
10 |
3 |
50-57 мең |
ГосНИИХП |
14 |
3 |
35-43 мең |
"Позис" оешмасы |
20 |
2 |
30-50 мең |
* Камаз |
611 |
87 |
25-85 мең |
* "Ремдизель" ширкәте |
89 |
13 |
50-90 мең |
* "Алабуга" махсус икътисад зонасы |
2 974 |
610 |
50-250 мең |
* Әлеге заводлар өлешчә Русия саклану министрлыгы заказларын үти
Чыганак: hh.ru
Хәрби заводлар эшчеләрне ничек җәлеп итә һәм күпме түлиләр?
Казан авиация заводы социаль пакет белән җәлеп итмәкче
Ту-160 стратегик ракет йөртүче очкыч җитештерүче, Ту-22М бомбалау очкычын заманчалаштыручы, Ту-214 ясаучы завод HeadHunter-да 61 вакансия тәкъдим иткән.
Заводта иң зур ихтыяҗ гади эшчеләргә икәне күренә: машина йөртүче (хезмәт хакы 33 мең сумнан башлана), штукатурчы (33 мең сумнан башлап), сантехник (44 һәм 70 мең сумнан башлап), электрик (45 меңнән) һәм башкалар. Токарьлар һәм фрезеровщикларга 69-150 мең сум вәгъдә итәләр.
Шул ук вакытта квалификацияле белгечләргә дә сорау зур. Авиация заводына 7 технолог кирәк. Аларга 38 200 сумнан — 77 000 меңгә кадәр (әйдәп баручы технолог) хезмәт хакы түләргә ышандыралар. Аудиторның айлык кереме — 150 мең сумнан башлана.
IT белгеләргә — 46-74 мең сум, станок операторы аена 140 мең сумга кадәр өмет итә ала.
Казан авиация заводы турыдан-туры Русия хәрбиләре өчен хезмәт итсә дә, хезмәт хакы зур дип әйтеп булмый. Шул ук вакытта аларның кадрларны социаль пакет белән җәлеп итәргә теләве күренә. Эшчеләргә тулай торакта урын тәкъдим ителә. Фатир арендалаучыларга чыгымнарның 2-10 мең сумын капларга әзерләр. Ипотека процентларының яртысын түләргә, социаль ипотека програмында катнашу мөмкинлегенә ия булачакларын вәгъдә итәләр. Шулай ук туклану өчен 100 сум бүлеп бирәчәкләрен әйтәләр.
Өйләнешкән һәм бала туган очракта 10 мең сум, балаларга ай саен 1 мең сум бирергә әзерләр. Шулай ук шифаханә, җәйге аланнарга ташламалы юлламалар бирәләр.
Казан боралак заводы: эшчеләргә Камал театры, фитнес үзәкләргә ташламалы билет
Завод Ми-8/17, "Ансат" боралаклары җитештерә. АКШ, Европа берлеге һәм башка кайбер илләр санкциясе астында. Заводка бүген ким дигәндә 170 эшче кирәк.
Алар арасында инженерларга ихтыяҗ зур. Әлеге белгечлеккә бәйле 26 эш урыны тәкъдим ителә, аеруча инженер-конструктор һәм проектлаучыга сорау зур. Аларның хезмәт хакы зур түгел — уртача 40-60 мең сум. Смена җитәкчесенә исә 120 мең сумга кадәр керем вәгъдә итәләр. Заводка 4 машина йөртүче, 5 йөк ташучы, 17 сантехник-слесарь, токарь кирәк.
Боралак заводы эшчеләрне шулай ук социаль пакет белән җәлеп итәргә тели: торак белән тәэмин итүдә ярдәм, шифаханәләргә ташламалы юллама. Монна тыш, завод эшчеләренә фитнес үзәктә шөгыльләнергә, Камал театрына йөрергә, Додо Пицца кебек кафеда пицца ашарга һәм башка ташламалар тәкъдим итәләр.
"Элекон заводы": технологларга кытлык
АКШ санкцияләре исемлегенә кертелгән заводта кимендә 86 буш вакансия бар. Русиядә электр тоташтыргычлары һәм кабель җитештерүче зур ширкәтләрнең берсе ул. Завод авиация, тимер юл һәм җир өсте техникасы өчен 75 меңнән артык тоташтыргыч җитештерә.
Слесарь һәм сантехникларга берьюлы 8 вакансия тәкъдим ителгән. Уртача хезмәт хакы 35 меңнән 90 мең сумга кадәр тәкшкил итә.
Инженерларга кытлык булуын күренә. HeadHunter-да 11 буш эш урыны күрсәтелгән. Инженер-конструктор 40-100 мең сум, әйдәп баручы инженер-конструкторның айлык кереме 91,8 мең сумнан башлана.
Бүлек җитәкчесенә 98 мең сумга кадәр хезмәт хакы ышандыралар.
Шулай ук машина йөртүче, йөк ташучы, келәтче, пешекче, эретеп ябыштыручы һөнәрләренә дә ихтыяҗ зур.
"Элекон" заводы социаль пакет вәгъдә итсә дә, өстәмә нинди мөмкинлекләр булуы турында әйтми.
"Алабуга": иң югары хезмәт хаклары
Махсус икътисад зонасына бүген 3 меңгә якын кадр кирәк. Биредәге җитештерүчеләр югары квалификацияле белгечләр эзли. Аеруча IT өлкәсендә 161 вакансия урнаштырылган. Аларга 120-300 мең сум хезмәт хакы, кайбер эш урыннарында айлык керем 600 мең сумга җитә. Мондый акчага радиотехник җиһазлар өчен програм язучыларны чакыралар.
"Алабуга" икътисади зонасында Украинага һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерелә. Элегрәк журналистлар "Алабуга Политех" көллияте студентларын аерым икътисади зонада Shahed иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр дип ышандырды журналистлар.
"Алабуга Политех" өчен генә дә 40лап инженер вакансиясе эленгән. "Инженер-наставник"ларга 250 мең сум түләргә вәгъдә итәләр. Алардан робот техникасы турында теорияне аңлату һәм практик дәресләр үткәрү сорала.
2 апрель иртәсендә сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр дроннар нәкъ "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә һөҗүм итте.
Украинадагы сугыш һәм анда катнашучы Русия хәрбиләренә корал ясаучы Татарстан заводларында җитештерү артуы республика икътисадында булган балансны киметте. Эшчеләр яхшырак хезмәт хакына кызыгып башка өлкәләрдән хәрби заводларга эшкә урнашты. Узган елда гына да Татарстанның хәрби сәнәгать заводларына 23 мең кешене җәлеп итә алганнар. Шулай да бу кадрлар кытлыгын хәл итәргә ярдәм итәгән.
Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов ел башында икътисад хәзерге рәвештә дәвам итә алмаячак дип Азатлыкка сөйләгән иде.
"Хезмәт хакы да 2023 елдагы кебек үсүенә шикләнәм. Бу эш бирүченең эшләргә кеше җитмәгәнлектән һәм табыш китерергә кеше булмаганлыктан эшләгән эше иде. Моны беренче реакция дип әйтергә була. Шуңа да алар рәттән эшкә алдылар. Эш бирүчедә беренче реакция тәмамланыр һәм аңарда сорау туар: мондый хезмәт хакы алучы хезмәткәрләр табыш китерәме? Алар оптимизация ясаячак һәм җитештерүне киметәчәк", дип белдергән иде ул.
Икътисадчы хезмәт хакы да узган елдагы тизлек белән артмаячак, хәтта акырынаячак дип сөйләгән иде. 2024 ел башында Татарстан оешмаларында уртача хезмәт хакы 63 410 сум тәшкил иткән. Бу узган елның декабреннән 22,5 процентка кимрәк.
Татарстанда кадрлар җитмәү мәсьәләсе елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
- 2023 елның көзендә Татарстан парламенты зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә үсмерләр хезмәтен кулланырга тәкъдим итте. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр. "Хәзерге заман икътисади чынбарлыгында бу өлкәләрдә югары квалификацияле эшчеләрне әзерләү бик кирәк", дип искәртте депутатлар.
- Ә быел мартта Татарстан Дәүләт шурасы үсмерләргә зарарлы җитештерүдә эшләргә рөхсәт итү тәкъдимен карауны кичектерде.
- Татарстанда мигрантлар саны да кими башлады. Татарстанстат мәгълүматына караганда, 2023 елда Татарстанга 86,5 мең мигрант килгән, шуларның 8 меңе республикада калган. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 20 процентка азрак.
- Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Татарстанда мигрантларга басым арта. Полиция "миграция канунын бозучыларны ачыклау өчен" 566 тапкыр "тикшерү чаралары" үткәргән дип хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум