Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышка хезмәт итүче балалар. Алабугада студентларны дрон җыюга җәлеп итәләр


Элегрәк американ хакимиятләре Татарстанның "Алабуга" махсус икътисади зонасында иран дроннарын җитештерү планнары турында хәбәр иткән иде
Элегрәк американ хакимиятләре Татарстанның "Алабуга" махсус икътисади зонасында иран дроннарын җитештерү планнары турында хәбәр иткән иде

Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында дроннар җитештерү эше җәелдерелә. Бу дроннар Украинага һөҗүм итү өчен кулланыла. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла. Бу хәлләрнең яңа нечкәлекләре ачыкланды.

Азатлык бу хакта язган иде инде. Ә аңа кадәр "Протокол" белән "РЗВРТ" YouTube-каналы ике өлештән торган зур журналистик тикшерү чыгарды. "Алабуга" икътисади зонасында иран дроннарын ясауда уку йортында белем алучы балаларның хезмәтен файдаланалар һәм аларны авыр, сәламәтлеккә зарарлы җитештерүгә җәлеп ителүе дә ачыкланды. "Idel.Реалии" исә "Алабуга Политех"та укыган студентларның аналарын тапты, алар белән сөйләште, ата-аналар аралашкан чатларны, аудиоязмаларны өйрәнде.

"Алабуга Политех" тирәсендә гауга купса да әле һаман да аның сәхифәсендә реклам тора. Яшьләрне аларда укырга кыстаган язулар. Яшүсмерләрне "дуаль програм" нигезендә белем алуга кызыктыралар. Уку йорты бу проект кысаларында сыйфатлы белем эстәү белән беррәттән 70 мең сумга кадәр хезмәт хакы алып яшәүне дә вәгъдә итә.

Нәкъ шул хезмәт хакына кызыгып кармакка эләгүчеләр шактый. Шундыйларның берсе - Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче Жанна ханым. 2022 елда ул улының Татарстанда белем алуы хәерлерәк булачак дип карар иткән һәм "Алабуга Политех"ка улының документларын тапшырганнар.

"Алабуга Политех" кешеләрне ничек алдый?

— Улым укырга керде, әмма ике ай ярым вакыттан соң, ноябрьдә мин аны кире үзебезгә алып кайттым,— дип сөйли яшүсмернең әнисе.

Җете реклам - ялган, ди ул. Аның сүзләренчә, бу алдакка ышанган балалар кармакка эләгеп, аннан ычкына алмый.

— Башта улым укыйм, диде, аннары мине моннан алмасаң, мин үләчәкмен, дип кырт кисте. Барып алдым, — дип искә төшерә Жанна.

24 июль "Протокол" "РЗВРТ" YouTube-канал белән берлектә "Алабуга" икътисади зонасында иран дроннары җитештерелүе турында тикшеренүләренең икенче өлешен чыгарды. Анда "Алабуга Политех" чит ил студентларын үзләренә чакыру схемаларын да, яшьләргә "акыл өйрәтү", тәрбияләү ысуллары турында да, уку йорты җитәкчеләре студентларның хезмәтен җитештерүдә куллануы хакында тасвирланды.

"Idel.Реалии" ул тикшеренү авторларның берсе - Сергей Подсытник белән дә сөйләште һәм ул яшүсмерләнең хезмәт итүен, аларга тудырылган шартларны "эксплуатация" дип атады.

"Бу чын-чынлап эксплуатация. Балалар дроннар җыя. Бу уку сәгатьләре хисабына башкарыла. Алар бит белем алырга дип килгән балалар", ди ул.

Жанна да журналист белән килешә һәм ул да шартлар коточкыч икәнен раслый.

Балаларның психикасын сындыралар

— Бу - эксплуатация, 100 процент! Танышым да баласын бу уку йортыннан алды. Ул да бүтән сабырлыгым да, көчем калмады, диде. Аның баласы да укуны дәвам итә алмыйм дигән. Июньдә ул да баласын барып алды. Килешүне өзәр өчен аларны 200 мең сум акча түләргә мәҗбүриләгәннәр. Мәхкәмәгә бирде, чөнки бу күзгә карап хокукларны бозу, җиргә салып таптау. Баласын алырга килгәч, башка балалалар шулкадәр үзәк өзгеч итеп карадылар ди, чөнки күбесе килешүне өзәр иде, әмма мөмкинлекләре юк. Алардан штраф түләтәләр, кая барсыннар, түзүен дәвам итәләр. Балаларның психикаларын сындыралар, моны берни белән дә чагыштырырлык түгел, — ди ана кеше.

Башка әни дә, аны Марина дип атыйк, чөнки ул исемен атамауны үтенде, "Алабуга Политех" уку йортындагы хәлләр түзә алмаслык дип сөйли. Ул да Түбән Новгород якларыннан. Татарстандагы бу уку йортында аның кызы белем алган. Аның сүзләренә караганда, хезмәт килешүендә атнасына эш вакыты 8 сәгать дип язылган булса да, чынында бу килешү бозыла.

Балаларны атнасына 5 көн эшләткәннәр

— Балам озак кына сер бирмәде, берни сөйләмәде. Кызыма июнь аенда ник миңа берни сөйләмәдең, аңлатмадың дигәч, булдыксыз дип уйламасыннар өчен түздем, диде. Балаларны атнасына 5 көн эшләткәннәр. Кызым эшкә иртәнге 7.45тә барган һәм аларны сәгать көндезге 3тә генә өйләренә кайтарганнар, — дип бүлешә ул. — Бу гына түгел, киңәшмә дигән булып кичке 10да да балаларны эшкә чакыртканнар. "Килмәсәң, берсен дә җибәрмәячәкбез, барысы да сине төне буе көтәчәк" дип куркытканнар. Бу - басым ясау.

Мондый төнге "җыелышлар", чакыртуларга башкалар да зарланган, чатларда бу хакта язышканнар. Чатлардагы фикер алышулар, фактлар турында сөйләшүләр - барысы да редакция карамагында бар.

Жаннаның улын гомумән ниндидер язу эшләрен башкарырга мәҗбүр иткәннәр.

— Акчаны түләмәс өчен төрле юллар тапканнар. Мәсәлән, балага ике көн кала ниндидер эш биргәннәр, план тутырырга кирәк. Бермәл карыйм - бала интернетта дип күрсәтә, ә вакыт төнге 2. "Нишләп йокламыйсың син?", дим. "Миңа эшләрне төгәлләргә кирәк", ди. "Ник аны әле соңгы минутларда ясыйсың?" дигәч, улым: "Ике көн элек кенә куштылар", диде. Бала өлгерми.


Куелган план 65%ка кына ябыла, әмма моңа карамастан, аңа нинди дә булса акча түләнергә тиеш, әмма ай башында премияләрне кешесенә карап бирү башланган. Күрәсең, яраткан, якын иткән студентлар бар, менә аларга түлиләр. Ә минем улым ике ай акча ала алмаган. Менә шундый рандом бүленеш.

Балаларның күпчелеге - бушлай эшләүче хезмәтчеләр

Гәрчә барысына да бер үк шартлар тудырылырга тиеш. Сентябрь аенда килеп килешү төзедек, әмма аннан соң ул өч тапкыр үзгәрде. Тулай торак аена 500 сум дип язылган иде, үзгәрде, 1500 сум түләттерәләр. 3 500 сум хезмәт хакыннан тотып калына иде. Аерым кешеләргә бәхет елмаядыр, әмма күпчелеге - бушлай эшләүче хезмәтчеләр. Миңа калса, алар балаларны махсус туплыйлар, үзләренә кирәгенчә кулланалар, аннары махсус шартларны катлаундыралар, кырыслаталар да кеше түзә алмаслык хәлгә җитеп укуны ташлыйм дигән карарга килә. Баланың гаиләсе әле "неустойка"ны да түләргә мәҗбүр була, — дип сөйли хатын.

Кемдер "Алабуга Политех"ка 200 мең сум "неустойка" түләгән. Журналистлар белән сөйләшкән ата-аналар сөйләвенчә, балалар мыскыл итүләргә түзә, ата-аналарына әйтми, чөнки күбесе аз керемле гаиләләрдән.

Алабуга прокуратурасы "Алабуга Политех" студентына карата Хезмәт кодексының кануннарын бозу очрагын ачыклады. Эш һәм ял итү режимы бозылган дигән карар чыгарылды. "Алабуга" икътисади зонага канунны бозу очрагы хакында әйтелгән. Прокуратура шулай ук санитар-эпидемиология кануннарына карата таләпләр үтәлмәвен, белем алу, лицензия кануннары бозылуын да теркәгән. Ике административ эш ачылган. Әмма прокуратура балаларны эксплуатацияләү турында ләм-мим бер сүз дәшми. Бу хакта бернинди дә тикшерү дә юк.

РФ КоАП, 6.7 маддә. Балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү, тәрбияләү һәм укыту шартларына карата санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу өчен вазифаи затларга өч меңнән алып җиде мең сумга кадәр, юридик затларга - утыз меңнән алып җитмеш мең сумга кадәр административ штраф каралган.

РФ КоАП, 14.1 маддә. Эшкуарлык эшчәнлеген дәүләт теркәвеннән башка яисә махсус рөхсәттән (лицензиядән) башка гамәлгә ашыру өчен биш йөз сумнан алып ике мең сумга кадәр административ штраф каралган.


Балаларны дроннар ясарга мәҗбүр итәләр

Жанна сүзләренә караганда, балалар төрле такымнарга бүленгән булган - һәрберсенә аерым максат, план куелган. Һәр такымның үз эше. Начар эшләгән яки нәрсәдәдер гаепле дип тапканнарны композитлар җитештерүгә куйганнар. Дроннарны җыюга беркетелгәннәр дә булган.

Мәсәлән, Марина ханымның кызын да шулай иткәннәр, нәкъ шушы эш аны чыгарыннан чыгарган да һәм ул әнисенә уку йортындагы хәлләрне сөйләп биргән.

— Балалар өзлегеп беткән анда, хәлдән тайган. Чынында бу - куркыныч җитештерү, алар нидер ябыштыра, ниндидер химик матдә, ул да куркыныч, сәламәтлеккә зарарлы. Андый эшкә өлкәннәр дә бармый. Балаларга әти-әниләренә нидер сөйләүне тыялар. Нык каты кисәтәләр. Дәшмәскә таләп итәләр. Ата-аналар андагы хәлләрне ничек беләдер - аңламыйм, әмма барыбер нидер чыга, димәк кемдер сөйли һәм ата-аналар чатка бу хакта яза. Укысаң, ул хәлләрдән чәчләр үрә торырлык, — ди ана кеше.

Марина кызының 13 июньдә шалтыратып, дроннарны җыярга җибәрүләре хакында әйткән.

Кем баш тарта, аларны ялсыз калдырачаклар дип куркытканнар

— Дроннар өчен композитларны ябыштырырга дип аңладым, бу - химия белән бәйле җитештерү, яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли, — ди ул, — Кем баш тарта, аларны ялсыз калдырачаклар дип куркытканнар. Моны да кызым сөйләде. Кызым минем композитлар җитештерүендә эшлисем килми дигәч, аңа басым ясый башлаганнар. "Кайда синең патриотизмың?" дип мыскыллаганнар.

2022 елның көзендә The Washington Post газеты Русия үз территориясендә иран дроннарын җитештерүне башларга планлаштыра, дип язды. Басмада "дроннар җитештерү заводы Татарстанда урнашачак" диелде.

Русия Украинага каршы сугышта Иранда җитештерелүче Shahed-131 һәм Shahed-136 дроннар куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте.

Америка ягы мәгълүматынча, Тәһран Мәскәүгә йөзләрчә дрон тапшырган, Русия аларны Украинадагы хәрби һәм сивил һәдәфләрне утка тоту өчен кулланган. Русия үзе бу гаепләүләрне кире кага.

2022 елның елның ноябрендә Иран беренче тапкыр Русиягә дроннар тапшырганын таныды, ләкин алар чикләнгән күләмдә генә һәм сугышка кадәр үк җибәрелде, дип тәкрарлады.

Элегрәк Американың иминлек шурасы вәкиле Джон Кирби Русия белән Иран арасында хезмәттәшлекнең активлашуы турында хәбәр итте. Кирби Русиянең Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында иран дроннарын җитештерә башлау ниятенә аеруча борчылуын белдерде.

Патриотизм дип акылга өйрәтү ысуллары

Патриот булу хакында балалар белән сөйләшүләр еш булган. Кайбер сөйләшүләр аудио итеп тә сакланган, алар да редакциядә бар. Мәсәлән, шундый бер акыл сату очрашуының аудиосында бер ир 2011 елда ук НАТОның Русиягә каршы гибрид сугышын башлавы турында лекция сөйли, аннары инде бу сугыш ачыктан-ачыкка әйләнде дип аңлата. Тик ир Русиянең Украинага бәреп керүе турында бер сүз дәшми. Марина сүзләренә караганда, бу җыелыш 2023 елның 16 июнендә булган һәм аудиодагы ир тавышы "Алабуга" ААҖ баш мөдире Тимур Шаһивәлиевныкы, җыелышны ул уздырган.

Шул ук аудиода ир технологик өстенлек НАТО ягында икәнен әйтә, әмма "Алабуга"да дөньяның иң шәп технологиясенә ия булуына басым ясый.

— Бездә заманча җитешетерү! Безнең ил һәм халыкның киләчәк язмышы безгә бәйле. Хәзер илнең үсешенә өлеш кертүнең иң уңай вакыты. Бу җәй илебезгә, "Алабуга"га ярдәм итеп була. Эш респираторлар, перчаткалар киеп башкарылачак, смена 12шәр сәгать дәвам итәчәк, ике көн эшлисең, ике көн ял итәсең,— дип әйтә аудиодагы ир тавышы.

Җыелышны алып баручы каникуллардан баш тартырга, әнинең туган көне булуына карамастан, эшләргә кыстый. Аудионың ахырында ир: "Яшәсен безнең бөек илебез!" дип әйтә һәм балалар аңа кушылып өч тапкыр "Ура!" дип кычкыра.

Башка аудиолар да бар. Мәсәлән, берсендә кыз бала эштән баш тартуын, чөнки аллергия чиреннән интеккәнен әйтсә бер хатын: "җитештерү бармаклар моторикасына уңай тәэсир итә" дип каршы төшеп аңлаты. Марина ханым бу киңәшне биргән ханым "Алабуга Политех"ның белем бирү кластерының хезмәт башлыгы Эльвира Фомина дип әйтә. Аудиода ишетелгәнчә, ул композит җитештерүдә катнашудан баш тартучыларга басым ясый.

Уку йорты хезмәткәрләренең студентларны дроннар җитештерудә катнашырга "үгетләвенә" берничә сәбәп була ала. Элегрәк Украинаның хәрби белгече Олег Жданов Украина бу җитештерүне булдырмас өчен превентив чаралар күрергә мөмкин дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, әгәр Русия аена 500дән алып меңгә кадәр дрон җитештерә алса, бу сугыш барышына көчле йогынты ясарга мөмкин.

Узган елның 5-6 декабрендә Саратов өлкәсендәге Энгельс-2 һәм Рязань өлкәсендәге Дягилево ныгытмасында шартлаулар яңгырады. Украинаның сивил инфраструктурасын утка тотучы Русия очкычлары урнашкан бу һава аланнарына ясалган һөҗүмнәрне Русия сакланк министрлыгы террор гамәле дип атады. Украина хакимияте моңа катнашы барлыгын рәсми рәвештә расламады.

"Idel.Реалии" "Алабуга Политех"ка бу хәлләр турында сораулар юллады, әмма җавап бирүче булмады. Тикшерүче Сергей Подсытник шулай ук уку йортыннан аңлатмалар алу нияте белән сорауларын юллаган, әмма аңа да җавап кайтаручы табылмаган.

— Без дә Эльвира Фоминадан комментар алырга тырыштык. Ул мине блокка гына куйды. Тимур Шаһивәлиев та журналист Дарья Литвишконың хәбәренә комментар бирмәде, "Алабуга" икътисади зонасы мөдиренең урынбасары да җавап белән сузып йөрде. Әмма шуннан соң "Алабуга Политех"ның Telegram каналында бер-берсенә охшаган ике видеоролик чыкты, анда студентлар безне берсе дә мәҗбүриләми, без үз теләк белән 12 сәгать эшлибез дип сөйли, — ди тикшерүче.

Язманың оригиналы: Idel.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG