Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Washington Post Трамп белән Путинның телефоннан сөйләшүен хәбәр итте


Доналд Трамп һәм Владимир Путин. Архив фотосы
Доналд Трамп һәм Владимир Путин. Архив фотосы

Алар Украинадагы сугыш турында фикер алышкан, диелә.

Узган атнаның пәнҗешәмбесе, 7 ноябрьдә АКШның яңа сайланган президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән. Алар Украинадагы сугыш турында фикер алышкан, дип хәбәр итте кичә, 10 ноябрьдә, The Washington Post газеты. Басма моннан хәбәрдар булган чыганакларына сылтана.

Басма язмасында әйтелгәнчә, Трамп Путинны низаг алга таба да киеренкеләшмәсен өчен чаралар күрергә чакырган, шулай ук аңа "Вашингтонның Европада хәрби көчләре шактый булуын" хәтерләткән.

Аңарчы бер көн алдан, 6 ноябрьдә, Доналд Трамп Украина президенты Владимир Зеленский белән сөйләшкән иде һәм медиа хәбәрләренә күрә, Трамп Киевны хуплаячагын әйткән, дип искәртелә Reuters хәбәрендә.

Сайлау алды кампаниясе ваккытында Трамп әгәр президент булып сайланса, бер көн эчендә Украинадагы сугышны бетерергә мөмкинлек бирә торган карар табачагын берничә мәртәбә әйткән иде. Шул ук вакытта ул төгәл генә нинди адымнар ясаячагы турында сөйләмәде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Мәскәү. Кремль. Путин" тапшыруының авторы һәм алып баручысы Павел Зарубинга 10 ноябрьдә биргән әңгәмәсендә Трамп үзенең сайлау кампаниясендә "һичьюгы тынычлык турында әйткән иде", дип искәртте.

"Ул Русиягә стратегик җиңелү китерергә теләве турында сөйләми, һәм бу аны хәзерге хакимияттән отышлы рәвештә аерып тора", дигән Песков. Аның сүзләрен "Интерфакс" китерә.

Ә 11 ноябрьдә Песков Трамп Путин белән сөйләшкән дигән хәбәрне уйдырма диде.

"Чагыштырмача хөрмәт ителә торган басмаларда да дөнья күрә торган мәгълүмат сыйфатының күзгә ташланып тора торган үрнәге бу. Бу — чеп-чи уйдырма, ялган мәгълүмат" дип китерде Песков сүзләрен яңалык агентлыклары.

  • 7 ноябрьдә Валдай форумындагы матбугат конференциясендә Владимир Путин җәмәгатьчелек алдында Доналд Трампны АКШ президенты вазифасына сайлануы белән котлады.
  • Ул аны батыр кеше дип атады һәм аңа шалтыратырга каршы булмавын әйтте. Аңа кадәр Путин Трампның сайлауларда җиңүенә бернинди фикер дә белдермәгән иде. Сүзчесе Дмитрий Песков кына Путин Трампны сайлауларда җиңүе белән котларга ниятләми, диде. "АКШ – "дус булмаган" ил , ул Русиягә каршы сугышка җәлеп ителгән", дип тә искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG