Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия шәһәрләрендә Истанбул мэры Әкърәм Имамоглуның тоткарлануына каршы протестлар башланды


Имамоглу ил президенты Рәҗәб Тайип Эрдоганның төп сәяси көндәше булып санала.

Полиция протестка чыккан халыкка каршы махсус чаралар куллана дип хәбәр ителә.

Истанбулда протест акциясе шәһәр мэриясе, Имамоглу утырган полиция бүлеге янында уза. Мэрия янында җыелган халык каршында оппозиция лидерларының берсе Өзгүр Өзәл чыгыш ясады, ул Истанбул мэрын тоткарлауны түнтәрелеш омтылышы буларак бәяләде.

Хәзерге вакытта Истанбул провинциясендә демонстрацияләр һәм митинглар үткәрү тыелган, шуңа да карамастан протестлар уза, алар Төркия Җөмһүриятенең башка шәһәрләре, шул исәптән башкала Әнкарада да бара.

Әкърәм Имамоглу кичә иртән тоткарланды. Ул һәм тагын 100гә якын кеше ришвәтчелектә гаепләнә. Төркиянең юстиция министрлыгы бу эш сәясәт белән бәйле түгел дип белдерә. Имамоглу үзенең эзәрлекләнүен халык ихтыярына һөҗүм буларак бәяләде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG