Төркиянең Истанбул шәһәре баш прокуратурасы "Ислам дәүләте" оешмасының әгъзасы дип шикләнелүче биш кешегә гаепләүләр белдергән. Тикшерү фаразынча аларның узган ел 22 мартта Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концерт залына һөҗүм итүгә катнашы бар. Ул чакта 145 кеше үлгән иде, һөҗүм итүдә шикләнелүчеләр тоткарланды.
Тикшерү фаразынча, Хофизҗон Усмонов, Мутеулло Асоев, Рахматулло Саликов, Мөхәммәдрәхим Файзов һәм Хәмзә Мөхәммәд "Крокус"ка һөҗүм итүчеләр белән элемтәдә торган һәм аларның берсе концерт залына күрше генә бер сәүдә үзәгенә бомба куярга тәкъдим иткән, моны өчен 800 мең сум түләргә вәгъдә биргән. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.
Гаепләнүчеләрне террорчы оешмада әгъза булган өчен хөкем итәчәкләр. Күпчелек илләрнең, шул исәптән Төркиянең дә хакимиятләре "Ислам дәүләте"н террорчы оешма дип таныды. Гаепләнүчеләрне 7,5 елдан алып 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Бер шикләнелүченең — Файзовның Таҗикстан ватандашы булуы билгеле. Усмонов исә "Крокус"ка һөҗүмдә гаепләнүчеләрнең берсе — Шәмсидин Фаридуни белән бергә "Ислам дәүләте"нең яшерен фатирында яшәгән диелә.
Асоев үзенең телефоныннан Мәскәүдәге "Вегас" сәүдә үзәгендә шартлау оештырырга тәкъдим итеп язган һәм бу эшне башкарырга тиеш булган кешегә Беларус чигенә кадәр илтеп куячаклар, анда яңа документлар һәм вакытлы яшәү урыны бирәчәкләр дип ышандырган диелә.
"Анадолу"да чыккан хәбәрдә "Вегас" сәүдә йортының кайда урнашуы әйтелми, әмма "Крокус Сити Холл" белән бер үк биналар комплексында шундый исемдә сәүдә үзәге бар һәм һөҗүм булгач аннан да кешеләрне эвакуацияләгәннәр иде.
Бу җинаять эшендә гаепләнүчеләрнең нинди карашта булулары әлегә билгеле түгел. ФСБ Русиядә 20дән артык кешенең тоткарлануын хәбәр иткән иде. Һөҗүмне башкаручыларга һәм аларның булышчылары дип шикләнелүчеләргә террорчылык турында гаепләүләр белдерелде.
- "Крокус Сити Холл" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Гаепләнелүчеләрнең күбесе Таҗикстан ватандашлары.
- Мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, бу елның гыйнварыннан июленә кадәр илдә мигрантларның миграция кануннарын бозу-бозмавын ачыклау өчен "176 мең чара" — тикшерүләр, рейдлар үткәрелгән.
- Аларның нәтиҗәсендә Русиядән чит ил ватандашларын административ депортацияләү турындагы карарлар былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда 53,2 процентка арткан. Мондый тикшерүләр Татарстанда һәм Башкортстанда да узды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум