Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткыннар алмашында азат ителгән Эван Гершкович, Пол Уилан һәм Алсу Кормашева АКШка кайтты


Алсу Кормашева АКШ президенты Джо Байден белән
Алсу Кормашева АКШ президенты Джо Байден белән

Шулай ук 1 август кичендә 13 кеше, шул исәптән сәясәтчеләр Владимир Кара-Мурза белән Илья Яшин, Уфадагы Навальный штабының элеккке җитәкчесе Лилия Чанышева Германиянең Кельн шәһәренә китерелде.

The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович, Америка диңгез пехотасында хезмәт иткән Пол Уилан һәм Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева тоткыннар алмашында азат ителеп АКШка кайтты.

Аларны алып кайткан очкыч Вашингтон янындагы Эндрюс һава ныгытмасына төшеп утырды. Каршы алырга АКШ президенты Джо Байден, вице-президент Камала Һаррис, туганнары һәм хезмәттәшләре килде.

"Моны эшли алачагыбызга ышанычым нык иде", диде Байден журналистларга.

Эван Гершкович хәзерге вакытта Русиядә ирегеннән мәхрүм ителгән башка сәяси тоткыннар турында да онытмаска чакырды.

Русия һәм Беларус АКШ белән Германиягә барлыгы 16 кешене тапшырды, алар изоляторларда, колонияләрдә һәм төрмәләрдә утыра иде.

Кичә, 1 август кичендә 13 кеше: сәясәтчеләр Владимир Кара-Мурза белән Илья Яшин, "Ачык Русия" хәрәкәтенең элекке башкарма мөдире Андрей Пивоваров, "Мемориал" рәистәше һәм хокук яклаучы Олег Орлов, рәссам Александра Скочиленко, Навальныйның Уфадагы һәм Томскидагы штабларының элекке җитәкчеләре Лилия Чанышева белән Ксения Фадеева, үсмер Кевин Лик, Иван Сафронов эшендә гаепләнүче Демури Воронин, Барнаулдагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Вадим Останин, велоактивист Германа Мойжес, Патрик Шебель һәм Рико Кригер Германиянең Кельн шәһәренә очып килде.

"Медуза" һәм "Дождь" мәгълүматынча, аларны хастаханәгә алып киткәннәр, дүртенче августка кадәр алар карантинда булачак. Яшин үзенең Telegram-каналында иректәге беренче фотосын чыгарды. "Тиздән барысын да сөйләрмен. Ә әлегә борчылган һәркемгә рәхмәт. Барыгызны да кочам", дип язган ул.

АКШ, Германия, Польша, Словения һәм Норвегия Русиягә сигез Русия ватандашын тапшырды. Алар арасында ФСБ хезмәткәре дип фаразланучы Вадим Красиков та бар. Красиков 2019 елның августында чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен 2021 елның декабрендә Германиядә гомерлеккә төрмәгә утыртылды.

Шулай ук Русия үзенә Артем һәм Анна Дульцевларны кайтарды, алар белән бергә ике балалары да кайтты. Дульцевларны Словениядә Русия файдасына шымчылык иткән өчен хөкем иттеләр.

Русиягә Михаил Микушин белән Павел Рубцовны (Норвегиядә һәм Польшада Русия файдасына шымчылык иткән өчен хөкем ителгәннәр иде), Русия һакеры Роман Селезневны (АКШта һакер һөҗүмнәре өчен утырттылар), М-13 мәгълүмати технологияләр ширкәтенә нигез салган Владислав Клюшинны (АКШта кибермошенниклык өчен хөкем ителде), ФСБ офицеры дип фаразланучы Вадим Конощенокны да тапшырдылар.

Кремль яклы Mash Telegram-каналы язуынча, тоткыннар алмашының беренче этабы Калининградта үткән. Биредә Русиягә Дульцевларны тапшырганнар. Аларны махсус очкыч белән Мурманскига алып киткәннәр. Алмашның төп өлеше Төркиянең Әнкара шәһәрендә үтте. Русиягә тапшырылган тоткыннар Мәскәүнең Внуково һава аланына кайтты, аларны анда Владимир Путин каршы алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG