Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткыннар белән алмашуда Русия Украинага шымчылыкта гаепләнгән кырымтатар Ление Умерованы тапшырган


Ление Умерова
Ление Умерова

Украинага әсирләр алмашында 49 кеше кайткан.

Украина Русия әсирлегеннән 49 украинны кире кайтарган. Алар арасында шымчылыкта гаепләнеп Русиядә тоткарланган кырымтатар кызы Ление Умерова да бар. Бу хакта президент Владимир Зеленский хәбәр итте.

Украинага украин хәрбиләре, Дәүләт гвардиясе, Дәүләт полициясе, Дәүләт чик буе хезмәте хезмәткәрләре һәм сивилләр кайткан диелә.

Шулай ук "Азовсталь"не яклаучыларны да азат итә алдык, дип җиткерде Зеленский.

Русия ягы алмашу турында рәсми мәгълүмат бирмәде. Русиянең Украинада алып барган сугышы турында язучы блогер Борис Рожин әсирләр"49га 49" схемасы нигезендә алмаштырылды дип язды. Азат ителгән русияләр арасында Курски өлкәсендә әсирлеккә алынган срочниклар да бар дип белдерә.

25 яшьлек Ление Умерованы 2022 елның декабрендә тоткарладылар. Ул чакта аңа Киевтан Кырымга - яман шеш белән авыручы әтисе янына барырга кирәк була. Русия куәт оешмалары вәкилләре кызны Грузия-Русия чиген үтеп чыккач тоткарлады. Янәсе ул тәртип зонасы кагыйдәләрен бозган.

Өч ай узгач Умерованы җибәрәләр, әмма аны документлары булмау аркасында шунда ук полиция патруле тоткарлаган. Аңа "полиция хезмәткәрләренә буйсынмау" турында беркетмә төзелде. Ленин районы мәхкәмәсе кырымтатар кызына 15 тәүлек административ сак бирде. Шуннан соң Ление Умеровага тагын ике беркетмә төзеделәр.

"Административ сак билгеләгән булып, кызны җибәрмичә тотып торалар. Бу тупас рәвештә хокук бозу, анда сәяси эзәрлекләү һәм ялган административ эшләр ачу билгеләре дә бар. Сак астында тотып, кызга җинаять эше ачарга әзерләнүләре бар, дип сагаям", дигән иде ул чакта "Кырым хокук яклау төркеме" идарә рәисе Ольга Скрипник.

2023 елның 5 маендаМәскәүнең Лефортов мәхкәмәсе Умерованы шымчылыкта гаепләп кулга алды.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Милли Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

Быел июльдә Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы урынбасары Нариман Джелялның гаиләсе аннексияләнгән Кырымнан Киевка күченде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG