Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама мэры урам чистартучылар җитмәгәнгә шәһәр халкын кар нык яумасын өчен"Аллаһка ялварырга" чакырган


Рамил Муллин
Рамил Муллин

Кар былтырга кебек яуса, "шактый катлаулы булыр" дигән ул.

Татарстанның Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин киңәшмә вакытында шәһәр урамнарын чистартырга эшчеләр җитми дигән һәм шәһәр халкын кар артык күп яумасын өчен "Аллаһы Тәгаләгә ялварырга" чакырган.

"Ярый инде шәһәрне чистартып торабыз, әмма алга таба ничек булачак? Әлбәттә, кар ни кадәр явуга бәйле булачак. Былтыргы кебек булса, шактый катлаулы булыр. Шуңа күрә безгә карны әз-әз генә бирсен дип Аллаһы Тәгаләдән ялварачакбыз. Аллаһы Тәгаләгә ялварабыз. Хәзрәт тә, атакай да монда. Гөнаһны азрак кылырга, күбрәк сорарга", - дигән Муллин.

Түрә әйтүенчә, Түбән Камага урамнарны чистарту өчен 50 процентлап кеше җитми. Икътисади авырлыкларны ул Украинадагы сугыш белән бәйләп аңлаткан. "Катлаулы вакытта яшәвебезне онытмаска тиешбез. Егетләребез җиңү белән кайтсын", дигән ул.

Былтыр Түбән Камада урамнарны чистартуга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәрне җәлеп иткәннәр иде. Ул чакта Рамил Муллин вазгыять катлаулы булса да, коммуналь хуҗалык эшчеләре карны чистарту бурычын үти алды, әмма эшчеләр җитмәү җитди проблем булып кала дигән иде.

  • Урам җыештыручылар җитмәү проблемы Татарстан башкаласында да күзәтелә. Казанда шәһәрне кардан чистарту хезмәтендә эшләргә 291 кеше җитми.
  • Быел гыйнварда булган бураннардан соң Казанның беричә районы шәһәр урамнарын кардан чистарту өчен якынча 2 атналап вакыт кирәк булачагын әйткән иде.
  • Көчле кар яуганнан соң Казанның кайбер районнары чүпкә батты. Кайбер урыннарда күпкатлы йортларда яшәүчеләр чүп ташучы машиналарның эшен җиңеләйтү өчен үзләре карны чистартып караган, тик файдасы булмаган. Четаев урамындагы хәл мисал итеп китерелде: анда чүпләр белән шыплап тулган контейнерлар янына килгәннән соң машина йөртүче вазгыятьне бәяләп караган да, кире китеп барган. Кар нык яуган чакта чүп җыючылар барлык калдыкларның ниятләгәннән 52 процентын гына чыгара алган.
  • Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында кайбер урамнарда кар көртләренең биеклеге шәхси йорт биеклеге кадәр булды. Карның моның кадәр булуы су басу куркынычы тудырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG