Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада башкорт радиосы ветераны, җырлар авторы Нурия Абдуллина вафат булган


Нурия Абдуллина
Нурия Абдуллина

Ул озак еллар авыр чир белән көрәште.

Уфада башкорт радиосы ветераны, журналист, җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Абдуллина вафат булган. Бу хакта аның "Юлдаш" радиосында эшләүче хезмәттәшләре җиткерде.

Ул озак еллар авыр чир белән көрәште.

"Башинформ" хәбәренчә, аның белән хушлашу 1 ноябрьдә Телеүзәктә, иртәнге сәгать унда булыр дип ниятләнә.

Нурия Абдуллина 1957 елның 15 мартында Әлшәй районы Баязит авылында туган. Уфада музыка-педагогия училищесын тәмамлый. 1996 елда "Башкортстан" теле-радио ширкәтенә кабул ителә. Радиода бик күп уңышлы проектлар алып бара.

Нурия Абдуллина җырчы, һәвәскәр композитор буларак та таныла, башкорт халык җырларын башкара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG