Уфада Украинага каршы сугышта катнашу өчен Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәргә яңа ярдәм чарасы керткәннәр. Аларга яңа фатир алганда ярты миллион сум күләмендә ташлама бирергә вәгъдә итәләр. Бу хакта шәһәр мэриясенә сылтама белән "РБК" яза.
Ташламаны 2024 елның 1 ноябреннән 31 декабренә кадәр вакыт аралыгында шәһәрдәге берәр хәрби комиссариатка барып контракт имзалаучыларга бирәчәкләр.
Шәһәр хакимияте контрактчыларга ташлама бирә торган төзүче ширкәтләрнең исемлеген дә чыгарган. Анда исемнәре һәм торак комплекслары белән тугыз ширкәт бар, алар сугышка киткәннәргә ташлама бирәчәк тә.
- Русия Украинага бәреп кергән көннән бирле Башкортстан хакимияте бу һөҗүмне хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.
- Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.
- Миңлегали Шәйморатов батальоны — Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Башкортстанда иң беренче булып төзелгән батальон иде. Кайбер белгечләр батальонны төзүне Радий Хәбиров тәкъдим иткән диде.
- Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
- Хәзер Башкортстанда сугышка җибәрергә ирләрне танышлары аша да җыялар. Танышын китергән кешегә 50 мең сум акча түлиләр. Быел сентябрьнең ун көне эчендә генә дә танышлары 200 кешене контракт төзергә алып килгән.
- Сентябрь ахырында Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республиканың акча түләячәге хәбәр ителгән иде.
- Хакимиятләр Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
- Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3248 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум