Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы митингларны куып таратуда катнашкан элекке полиция хезмәткәре шәһәр хакимияте идарәсен җитәкләячәк


Уфада Алексей Навальныйны хуплау митингы. 23 гыйнвар, 2021 ел
Уфада Алексей Навальныйны хуплау митингы. 23 гыйнвар, 2021 ел

38 яшьлек Илдус Шәңгәрәевне Сивил җәмгыять институтлары белән багланышлар идарәсенә җитәкче итеп куйганнар.

Элек Русия эчке эшләр министрлыгының Уфадагы идарәсен җитәкләгән Илдус Шәңгәрәевне Сивил җәмгыять институтлары белән багланышлар идарәсенә җитәкче итеп куйганнар. Бу хакта Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза "Аспекты".

Илдус Шәңгәрәевкә 38 яшь, ул Башкортстанның Кушнарен районында туган. Русия эчке эшләр минитрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган, "Тәртип саклау эшчәнлеге" белгечлеген үзләштергән.

Эчке эшләр оешмаларында 20 елдан артык эшләгән. "Аспекты" язуынча, Шәңгәрәев экстремизмга каршы көрәш идарәсе җитәкчесе булган. Уфадагы протест чараларын куып таратуда катнашкан.

Шәңгәрәев җитәкләгән яңа идарә иҗтимагый-сәяси контроль һәм сивил җәмгыять институтлары белән багланышлар өчен җавап бирә. Элек бу вазифада Михаил Закомалдин эшләгән: ул да куәт оешмасы вәкиле — Башкортстанның эчке эшләр министры вазифасында эшләгән кеше.

2021 елның 23 гыйнварында Уфада митинг башланыр алдыннан, Уфадагы "Эхо Москвы"ның элекке мөхәррире Руслан Вәлиев тоткарланган иде.

— Минем тоткарлануым белән Илдус Шәңгәрәев шәхсән үзе җитәкчелек итте, әле чара башланырга да өлгермәгән иде. Сәбәпләрне дә уйлап табып кына торды. Башта мәйданчыктан китүемне таләп итте, аннары миңа охшаган карак турында хәбәр бар, дигән булды, ахыр чиктә битлек кию тәртибен бозган өчен беркетмә төзеде, дип сөйләгән иде ул.

  • 2021 елның 23 гыйнварында Уфада каршылык чарасына чыгучы халык Конгресс-холлга таба юл тотты. Алар "Долой царя", "Путин карак" дигән шигарләр кычкырды. Соңрак халык хөкүмәт бинасы янына таба китте. Урам чарасында яшьләр күп катнашты. Каршылык чарасында ким дигәндә 90 кешенең тоткарлануы хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG