Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Югары радага вазифасыннан китү турында гариза тапшырган. Бу хакта "РБК Украина" хәбәр итә. Басма Украина парламенты рәисе Руслан Стефанчукка сылтана.
Элегрәк "Украинская правда" басмасы да Кулебаның эшеннән китәчәген хәбәр иткән иде. Басма президент Владимир Зеленский даирәсендәге чыганакларына сылтанды, Кулеба урынына мөгаен аның беренче урынбасары Андрей Сибига килер, диелде.
Кулеба үзе вазифасыннан китүенә фикер белдермәде. Ул Украинаның тышкы эшләр министры булып 2020 елның мартыннан эшләде.
3 сентябрьдә Украина Югары радасына өч министрдан эштән китүләре турында гаризалар керде. Бу: Украина сәнәгатенең стратегик тармаклары мәсьәләләре министры Александр Камышин, юстиция министры Денис Малюська һәм әйләнә-тирә мохитне һәм табигать ресурсларын саклау министры Руслан Стрелец иде.
Шундый ук гаризаны Дәүләт милке фонды рәисе Виталий Коваль да та тапшырды.
Соңрак премьер-министрның Европа һәм Евроатлантик интеграция мәсьәләләре урынбасары Ольга Стефанишина һәм вице-премьер, вакытлыча басып алынган җирләрнең реинтеграция мәсьәләләре министры Ирина Верещук та эшләреннән китү турында Радага гариза тапшыруы билгеле булды.
"Суспильне" язуынча, Украина Югары радасы аларның вазифаларыннан китүен бүген, 4 сентябрьдә үк расларга мөмкин.
Как пишет "Суспильне", Верховная Рада Украины может утвердить отставки уже 4 сентября.
- 27 августтагы матбугат очрашуында Украина президенты Владимир Зеленский премьер-министр Денис Шмыгаль белән хөкүмәттә булырдай үзгәрешләр турында фикер алышуын белдерде.
- Җәй көне "Украинская правда" һәм "РБК-Украина" басмалары президент даирәсендәге чыганакларына сылтама белән, Зеленскийның премьер-министр Шмыгальдан "арган" булуы бар, ул аны куарга мөмкин дип язган иде.
- Шмыгаль Украина хөкүмәтен дүрт ел ярымлап җитәкли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум