Русиянең Украинага каршы инде өч ел диярлек дәвам иткән сугышта Татарстаннан кимендә 4039 кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлек сугыш башыннан бирле тупланып килә.
Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Башкортстаннан да кимендә 4471 үлем очрагы турында хәбәр таба алды. Ике республикада 12 февральгә кимендә 8510 үлем турында билгеле.
Соңгы айда Азатлык Радиосы ике республикадан сугышка китеп үлгән 500ләп кеше турында хәбәр тапты.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан — рәсми белдерүләрдән, социаль челтәрләрдән, сугышка бәйле башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак та булырга мөмкин.
Үлгән хәрбиләр саны белән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — беренче урында, Татарстан һаман да икенче урында бара. Бу һәлак булган хәрбиләр исемлеген бар Русия буйлап туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Күпләп үлүчеләр мобилизациягә эләгеп китүчеләргә дә, ихтыяриларга да карый.
Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә районнары — "алдынгы" сафта
Татарстан географиясенә күз салсак, иң күп үлүчеләр — эре шәһәрләрдән. Башкала Казаннан инде 600дән артык үлем турында билгеле. Чаллы шәһәре дә сугышка кешеләр җибәрү ягыннан актив — Азатлык Радиосы кимендә 436 үлем турында хәбәр таба алды.
Үлүчеләр саннары районнарга караганда түбәндәгечә:
Иң күп кешеләре үлгән шәһәр-районнар:
- Казан — кимендә 618 кеше.
- Чаллы — кимендә 436 кеше.
- Түбән Кама районы — кимендә 231 кеше.
- Әлмәт районы — кимендә 180 кеше.
- Бөгелмә районы — кимендә 144 кеше.
- Яшел Үзән районы — кимендә 140 кеше.
Ә менә Әтнә, Кама Тамагы, Мөслим, Апас һәм Баулы районнарыннан үлемнәр турында хәбәрләр элеккечә әз килә. Аларда сугышка китеп һәлак булучылар саны өч дистәдән артмый.
Урта һәм олы яшьтә сугышка китеп үлүчеләр арта
Исемлектәге үлгән хәрбиләрнең күпчелегенең туган елы билгеле, димәк, якынча яшьләре турында нәтиҗә ясау мөмкинлеге бар. Русия армиясе соңгы елда төп көч итеп үз теләге белән контракт имзалаучы хәрбиләрне куллана, мондый контрактны, нигездә, 40 яшьтән олырак булган ир-атлар имзалый.
Азатлык Радиосы җыйган статистикада да иң күп үлүчеләрнең 35-44 яшь төркемендә булуы күренә. 45 яшьтән олырак булган һәлак ирләрнең күләме дә бераз артты:
- 35-44 яшь: кимендә 1323 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 897 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 892 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 270 кеше.
Татарстаннан үлгән хәрбиләр турында мәгълүмат тулы түгел
Ачык чыганакларда Азатлык Радиосы тапкан хәбәрләрдә, нигездә, үлгән хәрбиләрнең туу һәм үлү датасы, аларның кайсы район-авылдан булуы турында мәгълүмат бар. Шул ук вакытта, үлгән хәрбиләрнең сугышка нинди статуста китүләре (әйтик, контракт төзү яки мобилизацияме), хәрби дәрәҗәләре, гаилә хәлләре һәм башка төрле мәгълүматны табу бик кыен.
Азатлык Радиосы белән параллель рәвештә үз исемлеген җыю белән шөгыльләнгән Медиазона проекты Татарстаннан 3805 үлем очрагын таба алган. Алар арасында:
- кимендә 496 кеше — мобилизациягә эләгеп, сугышта үлгән,
- кимендә 1073 кеше — үз теләге белән контракт имзалаучылар,
- кимендә 452 кеше — контрактны төрмәдән имзалаучылар.
Бу саннар да тулы түгел, журналистлар ачыклый алган очраклар гына.
Башкортстан — Русия буйлап элеккечә "беренче урын"да
Башкортстан республикасыннан сугышка китеп үлүчеләр саны — Русия күләмендә элеккечә иң күбе. 12 февральгә Азатлык Радиосы кимендә 4471 үлем очрагы турында хәбәр таба алды.
Районнарга күз салсак, узган хисаптан бирле вазгыять үзгәрмәде. Туймазы районыннан үлүчеләр саны бераз артып, районны иң күп үлүчеләр рәтенә кертте.
- Уфа — кимендә 437 кеше.
- Белорет районы — кимендә 201 кеше.
- Стәрлетамак — кимендә 184 кеше.
- Учалы районы — кимендә 155 кеше.
- Баймак районы — кимендә 122 кеше.
- Мәләвез районы — кимендә 118 кеше.
- Туймазы районы — кимендә 118 кеше.
Башкортстаннан да иң күп үлүчеләр — 35-44 яшь төркемендә:
- 35-44 яшь: кимендә 1031 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 787 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 764 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 299 кеше.
Украинага һөҗүм иткәннән бирле сугышта Русиянең кимендә 91 059 хәрбие һәлак булган
Бу хәрбиләрнең исемнәрен ачык чыганаклардан волонтерлар белән берлектә ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары ачыклаган.
Чын югалтулар саны ачык чыганакларда табылганнардан күпкә күбрәк дип фаразлап була.
2025 елда Русия төбәкләре узыша-узыша сугышка яңа ихтыяриларны җәлеп итә. Өстәмә түләүләрнең уртача күрсәткече 2 миллион сумга якынлаша, дип яза ВВС. Күптән түгел яңа түләүләр турында Ямал төбәге, Мари Иле һәм Приморье төбәгендә игълан иттеләр. Самар өлкәсендә исә яңа контракт төзүчеләр өчен гомум түләү рекордлы 4 миллион сумга җиткән.
Муниципалитетларны алганда, иң күп акчаны Башкортстан башкаласы Уфа тәкъдим итә, ди ВВС.
Югалтулар саны ягыннан Русия буйлап беренче урыннарда Башкортстан, Татарстан һәм Свердлау өлкәсе бара.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум