Американың Украинада 30 көнгә атышларны туктату тәкъдименә Русия президенты Владимир Путин "әйе, ләкин" дип җавап бирде. АКШ президенты үз чиратында Путин бу планга кушылмаса, "күңелем кайтачак" дип белдерде әмма конкрет нинди басым кулланачагын әйтмәде. Трамп нишли ала? Өч вариант бар кебек. Аларны Азатлык Радиосының инглиз телле сайты журналисты Рэй Фурлонг санап чыкты.
Санкцияләр
Трамп "Русия өчен финанс ягыннан бик начар нәтиҗәләргә китерәчәк эшләр башкара алам" дип кисәтте. Бу өстәмә санкцияләргә ишарә булырга мөмкин.
Финанс министры Скотт Бессент һәм Дәүләт икътисады шурасы рәисе Кевин Хакетт Трампның фикерләрен хуплады, әмма санкцияләрнең нинди булачагы турында анык кына мәгълүмат бирмәде.
13 мартта администрация Русиянең нефть һәм газ түләүләре өчен кулланылган кайбер банкларын санкцияләрдән саклап тору тәртибен озайтмаска булды. Бу башка илләргә ягулык чималын сатып алуны кыенлата. Әлеге тәртипне торгызу һәм Мәскәү килешүләргә барган очракта гомумән санкцияләрне алу перспективасы үзенә күрә "прәннек" булыр иде. Әмма Путин зуррак "прәннекләр": Украинаны коралсызландыру, АКШның Киевка корал бирүен туктату кирәклегенә ишарә ясады.
Кевин Хакетт исә "камчы" тәкъдим итә: Русиягә зыян салырдай "әллә ниләр эшләргә була" диде, әмма берне дә атамады. Сөйләшенгән вариантлардан Русия нефтен Көнбатыш чикләгән 60 доллардан артыкка сатып алган өчен өченче илләргә икенчел чикләүләр кертүне әйтеп була. Әлеге вакытта базар бәясе - 70 доллар.
Иң зур сатып алучылар — Кытай, Һиндстан һәм Төркия.
Шулай ук нефть бәясен тагын да ныграк чикләү мөмкинлеге бар, бу Русиянең табышын тагын да киметер итәр иде. Әмма мондый санкция, үз чиратында, Көнбатыш беректәшләр белән сөйләшеп эшләүне таләп итә.
Тагын бер чикләү өченче илләрдә эшкәртелгән Русия нефте таурлары имортын тыю була ала. Әмма бу да тиз генә яхшы нәтиҗә бирмәскә мөмкиин.
Тарифлар
Башка халыкара бәхәсләрдә Трамп корал буларак импорт өчен тарифлар куллана. Һәм моны ул Русиягә карата да кертә алыр иде. Ләкин моның нәтиҗәсе чикле булачак. Русия АКШка берни сатмый диярлек. Узган елны Русиянең АКШка экспорты сугышка кадәр чоргыдан 80%ка кимегән һәм 3 млрд доллар тәшкил иткән. "Бу 1992 елдан бирле иң түбән күрсәткеч, - дип язды аналитик Александр Коляндр. - Бу 2024 елда Русиянең Кытайга 10 көнлек экспортына тиң".
Гыйнварда Трамп тагын бер чара тәкъдим итеп карады: Согуд Гарәбстанын нефтьне күбрәк табып, аның бәясен төшертергә күндерү. Әмма Согуд Гарәбстаны мәнфәгатьләренә бу туры киләме?
Корал
Трампның Россия һәм Украина эшләре белән шөгыльләнүче махсус вәкиле Кит Келлог Вашингтон куллана алырлык өченче юлны тәкъдим итте. Былтыр июньдә ул ике якны да ничек итеп тиз арада сөйләшүләр өстәленә утыртып булуын сөйләгән иде: "Без украиннарга болай дибез: сез сөйләшүләр башларга тиеш, әгәр моны эшләмәсәгез, АКШның ярдәме бетәчәк. Ә Путинга болай диячәкбез: әгәр сез сөйләшүләр өстәленә утырмасагыз, без сезне үтерер өчен украиннарга бөтенесен дә бирәбез", диде Келлог.
Әлегә бу сценарийны беренче өлешен күрдек. Ул бик тиз тормышка ашты. Арзанга да төште. Ә менә икенче өлешенә килгәндә, күп сораулар туа. Келлог үзе дә сөйләшүләрдә әлегә зур роль уйнамады.
Украинаны корал белән тутыру АКШ президентына кыйммәткә чыгар иде, Трамп бу сугыш американнарга бик кыйммәткә төшә дип кабатлап килә. Вашингтон Келлог стратегиясенең икенче өлеше артык куркыныч дип санарга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!