2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән Украинага каршы башланган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 8009 кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлек сугыш башыннан бирле төзелеп килә.
15 гыйнварга Татарстаннан — кимендә 3814, ә Башкортстаннан кимендә 4195 хәрби үлеме турында мәгълүмат табылды. Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 88, Татарстан исемлегенә 60 исем өстәлде.
Ике республика өчен узган "рекорд" — 7 мең үлем — 3 декабрь көнне теркәлгән иде.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан - рәсми белдерүләрдән, социаль челтәрләрдән, сугышка бәйле башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Үлгән хәрбиләр саны белән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу һәлак булган хәрбиләр исемлеген бар Русия буйлап туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Башкортстан белән Татарстан шушы беренчелекне мобилизациягә эләгүчеләр дә, ихтыярилар арасында да тота.
Азатлык Радиосы җыя торган исемлек нигезендә кайбер статистик мәгълүматка күз салыйк:
БАШКОРТСТАН
Республикада иң күп үлүчеләр — Уфадан, кимендә 412 кеше. Районнардан, кече авыллардан үлүчеләр саны аеруча арта бара, моны авыл җирлегендәге халыкны контракт төзәргә өндәү җиңелрәк булу белән аңлатып була. Үлүчеләр саны районлап харитада болай урнашкан:
Башкортстанда иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:
- Уфа – кимендә 412 кеше.
- Белорет районы – кимендә 190 кеше.
- Стәрлетамак – кимендә 168 кеше.
- Учалы районы – кимендә 144 кеше.
- Баймак районы – кимендә 112 кеше.
- Мәләвез районы – кимендә 111 кеше.
Узган статистика белән чагыштырганда, үлемнәр саны белән "алдынгылар" рәтенә Мәләвез районының менүе күренә. Бер ай чамасы вакыт эчендә биредә 25 үле хәрби турында билгеле булды. Әбҗәлил районыннан исә үлемнәр турында хәбәрләр сирәгрәк килде, аннан 11 хәбәр ачыкланды.
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр элеккечә — 35-44 яшь төркемендә:
- 35-44 яшь: кимендә 932 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 722 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 691 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 276 кеше.
Исемлектә Башкортстаннан иң яшь кеше – Благовещен шәһәреннән Кирилл Пермяков. Аның турында контрактны үз теләге белән имзалаган диелә, 15нче мотоукчы бригадасында булуы әйтелә. 2024 елның сентябрендә әнисе Вконтакте челтәрендә улын эзләү турында пост урнаштырган, аннан аңлашылганча, соңгы тапкыр элемтәгә ул 16 августта чыккан.
Кирилл 28 август көнне Русия басып алган Донецки өлкәсендә үлгән. Интернетта Кириллның контрактны СИЗОда утырганда имзалавы турында мәгълүмат бар, әмма Азатлык Радиосы моны әлегә тулысынча раслый алмый.
Кирилл әнисе дип фаразланган Евгения Пермякова үзенең Вконтакте сәхифәсендә яшьләрнең сугышка китүе һәм улын югалту турындагы сыкраулы шигырьләр белән уртаклаша. Шул ук вакытта, ул сугышның нигә һәм кем гаебе белән башлануы, аның сәбәпләре, яшь егетләрнең нинди максатта үлүләре турында сораулар куймый. Ул "Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре" һәм "Башкортстан башлыгы идарәсе" кебек төркемнәргә язылган.
Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булучылар арасында кимендә 368се — мобилизациягә эләгүчеләр. Кимендә 816 кеше — Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр. Ачык чыганакларда еш кына кешеләрнең сугышка ни рәвешле китүе турында мәгълүмат әйтелми, яшерелә, шуңа бу саннарның чынлыкта күпкә зуррак булуын фаразлап була.
ТАТАРСТАН
Татарстанда да иң күп үлүчеләр — элеккечә башкала Казаннан, кимендә 578 кеше. Чаллыдан үлүчеләр саны да ныклап арта бара, бүгенгә 407 кеше турында хәбәр табылды. Районлап үлүчеләр түбәндәгечә:
- Казан – кимендә 578 кеше.
- Чаллы – кимендә 407 кеше.
- Түбән Кама районы – кимендә 217 кеше.
- Әлмәт районы – кимендә 165 кеше.
- Бөгелмә районы – кимендә 135 кеше.
- Яшел Үзән районы – кимендә 126 кеше.
Бер ай элек булган статистика белән чагыштырганда, Бөгелмә районыннан сугышта үлүчеләр саны арта бара, ул Яшел Үзән районын узып китте. Соңгы айда гына да 34 мондый очрак турында мәгълүмат табылды.
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, күрше республикадагы кебек үк, иң күп үлүчеләр — 35-44 яшь төркемендә:
- 35-44 яшь: кимендә 1225 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 860 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 817 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 257 кеше.
Исемлектәге иң олы кеше — Казаннан Наил Исанов, аңа 66 яшь булган. Аның вагнерчы булуы билгеле. Азатлык мәхкәмә карарлары системында тулысынча аның исеме күрсәтелгән бер хөкем карарын тапты, зур ихтимал белән бу шул ук кеше - 2018 елда Яшел Үзәндә ике кеше үтерүдә гаепле дип табылган, һәм 18 ел колониягә хөкем ителгән. Сугышта 2023 елның 15 маенда үлгән, Казанның Коры елга зиратында җирләнгән.
Шунысы кызык - үлүчеләр турында Татарстанда ачык чыганакларда сугышка ни рәвешле китүе турында мәгълүмат бирелми диярлек, ул яшерелә. Шуңа күрә дә күпме хәрбинең мобилизациягә эләгеп, йә инде контракт төзеп үлүен төгәл әйтеп булмый.
Украинага һөҗүм иткәннән бирле сугышта Русиянең кимендә 88 055 хәрбие һәлак булган
Бу хәрбиләрнең исемнәрен ачык чыганаклардан волонтерлар белән берлектә ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары ачыклаган.
Чын югалтулар саны ачык чыганакларда табылганнардан күпкә күбрәк дип фаразлап була. ВВС сорашкан хәрби белгечләр исемнәре ачыкланган исемлектә чынында үлгән бар хәрбиләрнең 45%-65% гына булуы ихтимал, ди. Бу соңгы айларда үлгән күп кенә хәрбиләрнең мәетләре әле һаман сугыш корында ятуына да бәйле. Шуңа күрә мәетләрне кайтару вакыты айларга сузылырга мөмкин.
Шуңа нигезләнеп, BBC бүгенге көнгә сугышта Русиядән якынча 135 меңнән алып 195 меңгә кадәр хәрби үлүен фаразлый.
Журналистлар сугышта элитар белгечләрнең дә күпләп үлүенә игътибар итә. 3 елда кимендә 6083 мондый белгеч һәлак булган, аларны әзерләүгә елларча тырышлык һәм миллионнарча акча сарыф ителгән диелә.
Ихтыярилар арасында да югалтуларның нык артуы дәвам итә. Журналистлар белдерүенчә, аларның күбесе фронтка киткәннән соң 2-4 атна эчендә үлә.
Югалтулар саны ягыннан Русия буйлап беренче урыннарда Башкортстан, Татарстан һәм Свердлау өлкәсе бара.
2024 ел сугышның иң канкоешлы елы булган. Саннар әле тагын да артыр дип көтелә
Үз саннарына нигезләнеп, "Медиазона" 2024 ел, мөгаен, сугышның иң күп кан коелган елыдыр дип фаразлый. Үлүчеләр турында мәгълүмат соңарып килү сәбәпле, моны әлегә төгәл белдереп булмый, ди журналистлар, әмма тенденция шуны күрсәтә.
Үлүчеләр турында некрологлар шактый соңарып килә, димәк, 2024 елның соңгы айларында үлгәннәр турында мәгълүмат әле 2025 елда да озак килеп торачак. Хәзер дә "Медиазона" 7 меңнән артык некрологны карап чыгу кирәк дип белдерә, алар арасында күпме мәгълүмат расланачак — билгесез.
— 2024 елның төп тенденциясе — некрологлар санының чамасыз күп булуы, бу агымны эшкәртеп өлгереп булмый. Һәм монда тагын бер мөһим фактор бар: эзсез югалучылар турында да хәбәрләр бик күп. Бу кешеләрнең күпчелеге, иртәме-соңмы, һәлак булучылар булып танылачак һәм алар турында да некрологлар чыгачак. Димәк, без хәзер күргән мәгълүмат — тулы булмаган вазгыятьне чагылдыра, — дип уйлый "Медиазона" журналисты Дмитрий Трещанин.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум