Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кеше һәлак булган


Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300, ике республикага кимендә 4300 кеше һәлак булган.

Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.

Бүген 2024 елның 25 июне, сугышның 853нче көне. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 2000 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2300 кешенең һәлак булганы расланган. Ике республикага кимендә 4300 кеше.

Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Татарстан

Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Балтач, Алабуга, Чистай, Мамадыш, Кукмара районнары килә (2024 елның 25 июненә булган саннар):

  • Казан — 341 кеше
  • Чаллы — 237 кеше
  • Түбән Кама районы — 126 кеше
  • Әлмәт районы — 98 кеше
  • Бөгелмә районы — 72 кеше
  • Яшел Үзән районы — 69 кеше
  • Балтач районы — 53 кеше
  • Алабуга районы — 51 кеше
  • Чистай районы — 51 кеше
  • Азнакай районы — 45 кеше
  • Мамадыш районы — 43 кеше
  • Кукмара районы — 42 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Татарстан районнары. 2024 елның 25 июненә сугышта үлүчеләр саны
Татарстан районнары. 2024 елның 25 июненә сугышта үлүчеләр саны

Башкортстан

Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннан соң Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Балтач, Ишембай, Иглин, Мәләвез, Туймазы районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә (2024 елның 25 июненә булган саннар):

  • Уфа шәһәре — 225 кеше
  • Стәрлетамак шәһәре — 104 кеше
  • Белорет районы — 91 кеше
  • Учалы районы — 80 кеше
  • Әбҗәлил районы —59 кеше
  • Балтач районы — 53 кеше
  • Ишембай районы — 52 кеше
  • Иглин районы — 50 кеше
  • Мәләвез районы — 48 кеше
  • Туймазы районы — 48 кеше
  • Салават шәһәре — 44 кеше
  • Нефтекама шәһәре — 44 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Башкортстан районнары. 2024 елның 25 июненә сугышта үлүчеләр саны
Башкортстан районнары. 2024 елның 25 июненә сугышта үлүчеләр саны

Мобилизация

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 318е (7.4%) — 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп китүчеләр.

Ихтыяри батальоннар

2022 елның җәендә ике республикада да ихтыярилар батальоннары төзелгән иде. Анда язылып сугышка китүчеләр арасында да үлеп кайтучылар саны шактый. Без теркәгән саннар мондый:

Башкортстан

  • Шәйморатов исемендәге батальоннан — 50 кеше
  • Доставалов исемендәге батальоннан — 17 кеше

Татарстан

  • "Алга" батальоныннан — 82 кеше
  • "Тимер" батальоныннан — 3 кеше

Күптән түгел Татарстанда "Батыр" дигән өченче батальонның төзеләчәге игълан ителде.

"Вагнер" ширкәте

Украинадагы сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып китеп үлүчеләр саны да зур. Безнең хисапка күрә, Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 374 кеше "Вагнер"га ялланып китеп сугышта башын салган.

Русия күләмендә

Украинадагы сугышта Русия төбәкләреннән һәлак булучылар санын BBC һәм "Медиазона"ның уртак тикшеренү төркеме барлый. Аларның 21 июндә чыккан соңгы хисабына күрә, бу сугышта Русия күләмендә кимендә 56 858 хәрбинең үлгәне расланган. Шул исәптән, Татарстаннан — кимендә 1611 кеше, Башкортстаннан кимендә 2110 кеше һәлак булган диелә. Башкортстан бу сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып кала.

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG