Accessibility links

Кайнар хәбәр

USAGM Азатлык Радиосына грантның бер өлешен күчерергә ризалашкан


АКШның Глобаль медиалар агентлыгы (USAGM) Азат Европа / Азатлык Радиосына Конгресс тарафыннан бүленеп биргән акчаларның бер өлешен күчерергә ризалашкан. Азатлык Радиосы USAGMны акчаларны бирмәгәне өчен мәхкәмәгә биргән иде — агентлык грантның бер өлешен мәхкәмә утырышы алдыннан күчерергә ризалык биргән.

24 мартта кабул ителгән әлеге карар нигезендә Азатлык Радиосы 7,46 млн доллар күләмендә сумма алачак. Бу акчага 1-14 март эшчәнлеге финансланырга тиеш иде. 15 мартта USAGM Азатлык Радиосының финаславы туктатыла дип хәбәр итте.

"Агентлык түләүне башкарыр өчен кирәкле гамәлләрне кичекмәстән башкарды" — диелә USAGMның мәхкәмә процессына җибәрелгән хатында. Бу акчалар 26 мартка кадәр күчәргә тиеш, Азатлык Радиосы бу сумманы март азагына алыр дип көтелә.

24 мартта булган мәхкәмә утырышында Юстиция министрлыгы вәкиле Әбигейл Стоут (ул USAGM исеменнән чыгыш ясады) агентлык белән Азатлык Радиосы арасында төзелгән килешү нигезендә USAGM Азатлык Радиосы килешү шартларын үтәмәгән очракта финанслауны туктата да ала дип белдерде. "Шулай итеп, канун нигезендә агентлык грантны бирмәскә дә мөмкин", — диде ул.

Бу сүзләргә җавап итеп Азатлык Радиосының адвокаты Дэвид Зионтс "болай булган булса, Конгрессның бу акчаларны хуплавында бернинди мәгънә калмас иде" дип белдерде.

Азатлык Радиосы 2025 елга бүленеп биргән акчаларны алу өчен көрәшне дәвам итә. Бу акчаларның АКШның Конгрессы бүлеп биргән иде, алар 2025 финанс елын тулысынча капларга тиеш иде. АКШта финанс елы 30 сентябрьдә тәмамлана. Калган акчаларны алу мәсьәләсе буенча беренче мәхкәмә утырышы якын арада булырга тиеш. Бу эшне хөкемдар Ройс Ламберт караячак.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG