Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яндекста татар телендә тавышны тану һәм тавыш синтезы хезмәте барлыкка киләчәк


Аның аша күп кенә хезмәтләрне тавыш ярдәмендә кулланып булачак.

Русиядә популяр саналган Яндекс ширкәте нейрочелтәр аша татар телендә тавышны тану һәм тавыш синтезы хезмәтен булдырачак. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге технология ярдәмендә Яндексның төрле хезмәтләрен файдаланып булачак. Эзләү системында, харитада, Яндекс клавиатура аша мессенджерларда текстны язмыйча, тавыш белән кулланырга мөмкинлек туачак, диелә.

Шулай ук сайтларны татар теленә тәрҗемә итәргә, тәрҗемә мобиль әсбабы аша диалог корырга мөмкин булачак диелә.

Алиса виртуаль ассиситенты Русия халыклары телләрендә әкиятләр сөйләргә өйрәнәчәк, дип хәбәр ителә.

Алга таба бу технология Русия халыкларының уннан артык телендә кулланылачак. Беренче итеп аны татар телендә сынап карарга телиләр. Яндекс китергән саннарга караганда, кулланучылар татар телендә Русия халыкларының башка телләренә караганда ешрак эзлиләр. Икенче урында — башкорт теле, өченчедә — чуаш теле, диелә.

  • 2024 ел башында Татарстанда татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Аны Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты эшләде.
  • Алга таба шушы хезмәтләрне үстерү һәм камилләштерү планлаштырыла. Сөйләм интерфейсы күп кенә башка проектларда нигез булыр дип көтелә: әйтик, тавышлы тәрҗеман (Татсофт тәрҗемә хезмәтен тавышлы итү), татар һәм рус телләрендә чыгышларны синхрон тәрҗемә итү, татар телендә әйтелеш тренажеры, татар телендә заманча әдәби портал (татар телендә аудиокитаплар ясау мөмкинлеге), тавышны башка телләргә клонлау системы, телевидение тапшыруларын субтитрлау, татар телендә аудио хәбәрләрне һәм аудио файлларны текстка әйләндерү кебек хезмәтләр.
  • Моннан тыш, институт Tatar Speech онлайн хезмәтенең дә эшли башлавын хәбәр итте. Бу хезмәт YouTubeта булган урыс телле видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итеп яңгырата.
  • Русиядә популяр булган Яндекс тәрҗемәчегә татар һәм башкорт телләре 2015 елда өстәлде.
  • Татар теле Google Translate хезмәтенә 2020 елда өстәлгән иде. Моңа кадәр аерым активистлар тарафыннан Google Translate хезмәтенә татар телен өстәү тырышлыкларын ясады. Күптән түгел Google Translate тәрҗемәчесенә башкорт, кырымтатар, чуаш телләре өстәлде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG