Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский: Будапешт меморандумы авторларын төрмәгә утыртырга кирәк


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Будапешт меморандумы әгъзалары Украинага "төкереп тә бирмәде", дигән ул.

Украина президенты Владимир Зеленский өч сәгать буе Америка блогеры Лекс Фридман белән сөйләште. Әңгәмәсендә ул Русия агрессиясенә каршы тору өчен Украинага ярдәм итүче Көнбатыш илләренә карата кайбер тәнкыйди белдерүләр ясады.

Аерым алганда Зеленский Украина җирләренең бөтенлеге гарантлары буларак чыгыш ясаган һәм 1944 елда Русия катнашында Будапешт меморандумы имзалаган зур дөнья державаларын, АКШ һәм Британияне тәнкыйтьләгән. Алар Украинага "төкереп тә бирмәде", диде ул.

"Без моның бернинди дә иминлек гарантияләре булмавын хәзер генә аңлыйбыз. Моны уйлап чыгарган кешеләрне табып, бөтенесен төрмәгә утыртырга иде... Донбасс белән Кырымның бер өлеше басып алынганнан соң Украина бөтен иминлек гарантларына, Будапешт меморандумының бөтен әгъзаларына да рәсми хатлар юллады... Берәрсе җавап бирдеме? Юк. Нигәме? Чөнки төкереп бирәләр".

Бүгенге көн турында сөйләгәндә Зеленский Украинага сугышны туктату өчен хәзер "кәгазьдәге иминлек гарантияләре генә кирәкми" диде.

Украина президенты Будапешт меморандумы турында АКШның күптән түгел сайланган президенты Дональд Трамп белән сөйләшүен әйтте. "Без бу сөйләшүне бетермәдек әле, без аны дәвам итәчәкбез", диде Зеленский һәм "Путин Трамптан курка", Русия җитәкчелегенең хәзер төп максаты — украин җирләрен "басып алуны туктату өчен" мине Америка президенты белән талаштыру, дип фикер белдерде.

Зеленский АКШ президенты вазифасыннан китүче Джо Байден хакимиятен дә тәнкыйтьләгән. Русия гаскәрләре бәреп кергән чакта Украинага кирәкле хәрби ярдәм бирелмәде диде.

"Без ярдәм алмадык. Әмма әгәр сүзләрне ярдәм дип санасак, аны бик күп алдык. Чөнки сүз күп булды, артык күп".

Аерым алганда, Зеленский Русиягә каршы санкцияләрне ул Украинага бәреп керергә әзерләнгән чакта, алдан ук кертергә тиешләр иде, аннан соң гына түгел, дип саный.

Русия белән солых турындагы сөйләшүләрнең шартлары турындагы сорауларга җавап биргәндә Зеленский Владимир Путинны "саңгырау" дип атады һәм "аның белән бары тик көч позициясеннән генә сөйләшергә кирәк", дип белдерде. Ул Американың сәяси элитасын Украинаны Путин белән "дуслаштырырга" омтылуда гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG