Югалсам да, көт син мине! (19)

Үзбәкстаннан Юсупов Равильне,Таҗикстаннан Якупов Мөдәрисне эзлиләр. Казахстаннан Җәмил кызы Татьянаны Казанда яшәгән гаиләсе каршылый.
20 елга якын үзләренең туганнарын, әтиләрен, әниләрен, дусларын ахирәтләрен эзләгән, әмма тапмасалар да, күңелләрендә өмет чаткыларын югалтмаган кешеләр арасыннан берсе 1989елдан бирле бер егет әтисен эзли. 2006 елның гыйнварында ул интернетка тагын үзенең әтисен эзләве турында хат язып элә. Ул аның турында менә нәрсә дип яза:
Үзбәкстанда Ташкент өлкәсендә Газалкент шәһәрендә туган Юсупов Равиль Владимир улын аның үзенең улы Юсупов Равиль Дмитрий улы эзли. Юсупов Дмитрий хатка болай дип яза:
Юсупов Равиль Владимир улы -ул 1956елның 29 февралендә туган. Ул минем әтием. Мин аны инде 1989елдан бирле эзлим.Мин 1978елда 13ноябрьдә туганмын. Әти-әниләр аерылышканнан соң, әтием Русиягә, Татарстанга киткән, бәлки ул Чаллы шәһәрендә яшидер.:Әтием 1989елда килгән иде безгә, әмма әнием миңа аның белән очрашырга рөхсәт итмәде. Чөнки ул башка кешегә кияүгә чыккан иде инде ул вакытта.,-дип яза хатка.
Икенче хат:
Гөлсинә Тимербикова Юсуф кызы 1956елдан бирле Таҗикстанда, Дүшәмбе шәһәрендә туган Якупов Мөдәрис Йосыф улын Татарстанның Лениногорский районы Бөгелмә шәһәреннән эзләтә. Ул 1938-1939 елларда туган. 3 яшеннән Татарстанның Шөгер районы, хәзерге Лениногорский районының Сара-Биккул балалар бакчасында тәрбияләнгән. 1956елда Бөгелмәгә укырга киткән. Картатасының фамилиясе Мөхәммәтҗанов”,- дип яза Гөлсинә Тимербикова Юсуф кызы.
Өченче хат:
2000елдан бирле Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә яшәгән Исимбитова Венера Ренат кызы үзенең әнисен Исимбитова (Файзрахманова) Нелля Раил кызын эзли.
Ул, “Жди меня” тапшыруына әниемне эзләп табарга ярдәм итегезче, дип яза. Әнисе Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә 1960 елда 4 июльдә туган. Шулай ук сеңелләрен, 1986 елның 10октябрендә туган Альбина Ренат кызын һәм 1995елның 3февралендә туган Исимбитова Альмира Рафик кызын эзли.
Әнисенең Чирчик шәһәрендә яшәгәнен белә. 2000 елда аларның Татарстанга күчеп китүләре турында яза.Ә аның соңгы яшәгән урыны Татарстанның Яшел үзән районының Васильево бистәсе” дип яза Исимбитова Венера Ринат кызы. Күчеп киткәннән соң элемтә өзелде, бик табасым килә аларны, дип яза ул.
Дүртенче хат:
Нигматуллина Алсу Мансур кызын 2001елдан бирле эзлиләр. Аны аспирантурада, Казандагы әдәбият сәнгать, тел һәм тарих институтында бергә укыган ахирәте эзли.
Ул Яшел Үзән шәһәрендә 1967елда туган. Яшәгән урыны шул ук Яшел Үзәндә “Тынычлык” урамында, - дип яза хатны аны эзләүче Аскарова (Ахмәтҗанова) Лилия Рәис кызы.
Бәлки бу кешеләр сезнең яныгызда яшиләрдер. Ишетсәгез “Азатлык” радиосына хәбәр итә аласыз шушы телефон белән: 843 5.705.247
Бер-берсен табышканнар турында

“Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шарафутдинов:
"Казахстаннан Татьяна исемле кыз яза .Ул үзенең әтисен Җәмил Галимов Әхмәт улын Казаннан эзләткән. Аның әтисе армиядә хезмәт иткәндә әнисе белән танышалар. Кызның ата-анасы егет татар булганга , кызлары урыс милләтеннән булганга, аларга өйләнешергә рөхсәт бирмәгәннәр. Ә әтисе әнисенең йөкле икәнен белгәч, аның әнисен алып качарга уйлаган, әмма әнисе курыккан . Ә әтисе . хезмәтен тәмамлагач, Казанга кайтып киткән . Шуннан бирле алар очрашмаганнар Әмма башта аның әти әнисе хат алышкан булганнар. Минем барлыгым турында әтием белә. Миңа 1-2 яшь чакта әнием белән төшкән фотомны аңа әнием җибәргән булган. Хатка җавап килгән һәм анда әтием фотоны икегә бүлеп, әни булган ягын кире җибәргән , ә мин төшкән якны үзенә калдырган булган. Мин әлбәттә аңлыйм , аның хәзер үзенең гаиләсе бардыр , балалары бардыр. Әмма ләкин минем әтиемне бик күрәсем килә. Аның балаларын, туганннарымны күрәсем килә”дип язган Татьяна",- диде Илгизәр Шарафутдинов.
Җәмил Галимовның гаиләсен аның кызы Татьяна эзләп тапкан. Азатлык радиосына Җәмил Галимовның хатыны Сания апа менә нәрсә диде:
“Минем дә бик күрәсем килә Татьянаны. Мин аны телефон аша эзләп таптым. Без аның белән бик озак кына сөйләштек Әмма 15ел элек аның әтисе инде вафат булды..Ике улым бар. Аларның да Татьяна белән очрашырга теләкләре бик зур”,-диде Сания апа.
Безнең сәхифәбезнең адресы www.Azatliq.org. Интернетка кереп бу сүзне язуга безнең сәхифәбезнең албите ачылып китә. Анда сез “шәлкемнәр” дип аталган төймәгә басып ике атна саен радиодан ишетелгән тапшыруларны да тыңлый аласыз, яки аларның текстын укый аласыз.