Узган тапшыруыбызның берсендә Дүртөйледә яшәүче милләттәшләребезнең “Татарстан Яңа гасыр” каналын карый алмаулары турында хәбәр иткән идек. Мондый проблема Мәскәүлеләрдә дә бар икән. Әмма мәсьәләнең эченә кергән саен, проблемалар күбәя генә. Чөнки“Татарстан Яңа гасыр” каналының тапшырулары “бушлай күрсәтелә, канал һәр кешегә ачык” булуы турында мәгълүмат яңгыраган иде. Әмма аның бушлай булуыннан гади телевизор караучылар файдалана алмыйлар икән шул. Моның белән тик реклама бирүчеләр файдалана икән. ТНВ каналының сигналларын кабельле телевидение операторлары тотып алалар һәм халыкка саталар икән.
Дүртөйледә яшәгән радио механик Илдус Фатхуллин “Татарстан Яңа гасыр” телевидениесенең күрсәтү ысуллары турында менә ничек уйлый, һәм ул нинди мәгълүматта:
“Элек аларның Орион Экспресс кампаниясе аша тапшырган сигналлары 80 градуста күрсәтелә иде. Һәм аларның тапшыруларын төрле төбәкләрдә карый алалар иде. Ә 36 градуста гына күрсәтә торган Eutelsat W4 спутник сигналына алыштырганнан соң , Үзбәкстанда , Казахстанда бөтенләй карый алмыйлар. Ә Русиянең Европа өлешендә һәм Себер якларында өстәмә акча түләп кенә карап була”,- диде ул.
Тапшыру әзерләнгәндә, Казан бюросына Мәскәүдә яшәүче Мәскәү шәһәренең региональ татар милли- мәдәни автономиясенең матбугат сәркәтибе Тимур Сөләйманов килеп керде.Ул, “бу проблема бездә дә бар”, диде.
“Кызганычка каршы без Мәскәүдә гади телевизорны ачып, ТНВ каналын карый алмыйбыз. Безнең Мәскәү өлкәсендә Татарстанның милли мәдәнияте белән танышуга мохтаҗ миллионнан артык татарлар булуга карамастан, ТНВ каналының Мәскәүдә ретрансляторлары юк. Карарга теләгән кешеләр аны тик бик кыйммәт булган спутник аша, яисә бик кыйммәт интернет аша гына карый алалар. Без бу мәсьәләне чишүне таләп итеп, хөкүмәткә берничә тапкыр хатлар да язып карадык. Ләкин әлегә кадәр уңай якка чишелгән бер җавап та ала алмадык.
Элек без спутник аша НТВ+ каналын алып, ТНВ каналын бер чикләүсез карый алган булсак, хәзер ТНВ каналын тоташтырып карар өчен өстәмә акча түләргә кирәк.
Шунсы бик гаҗәпләндерә, НТВ+ каналының гадәттә карый алырлык исемлегендә хәтта Украина һәм Америка каналлары да бар. Ә безнең Русия федерациясенең субъекты булган ТНВ каналы юк. Ни өчендер безнең илдә хөкүмәт тарафыннан үзенең җирле халкына шундый гаделсезлек, бу безгә аңлашылмый һәм бик сәер”,- диде Тимур Сөләйманов.
Шуннан соң без “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең техник җиһазлар буенча баш белгече Владирмир Сафроновка мөрәҗәгать иттек.Ул болай диде:
“ТНВ каналының спутнигы үзгәрмәде, тапшырулар шул ук параметрларда тапшырыла. Без каналны япмыйбыз, аны үз шәһәрләрендәге кабель телевидениесе аша трансляция ясаган операторлар гына яба ала. Мондый проблемалар бар.
ТНВ каналын төрле төбәкләрдә күрсәтүне яхшыртыр өчен, бу проблемалар буенча төрле операторлар белән ике якка да файдалы шартларда килешү төзеп, хокук мәсьәләләрен дә күз алдында тотып, телерадиокомпания җитәкчеләре сөйләшүләр алып бара. Килешү июнь аена тәмамланырга мөмкин”, -диде Владимир Сафронов.
“Татарстан яңа гасыр” каналын, бигрәк тә аның татарча тапшыруларын карарга теләүчеләр төрле төбәкләрдә шактый. Әмма аны карый алу шартлары уңайланырмы, яхшырырмы, юкмы, ансын вакыт күрсәтер.