АКШның яңа президенты Обама, Әфганстан һәм Пакыстан төбәгенә вәкил итеп, заманында Балканда тынычлык урнашуга зур өлеш керткән Ричард Һолбрукны билгеләде.
AКШның яңа дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Ричард Һолбрукның илнең тышкы сәясәтендә мөһим вазифа алып барачагын белдерде.
Клинтон әйтүенчә, АКШның Әфганстан стратегиясендә яңа чор башлана:
"Әфганстандагы вәзгыять белән идарә итү өчен күрше Пакыстан белән бергә эшләүнең кирәклеген аңлыйбыз. Бу стратегияне ныгыту өчен әлбәттә НАТО белән бергә башка мөһим беректәш һәм дус илләрнең ярдәменә ихтыяҗ бар", диде.
Һолбрук: "Вазыйфа авыр"
Һолбрук 1992-95 елларда Балкан сугышына нокта куйган Дайтон килешүендә арадашчылык вазифасын башкарган иде.
Вазыйфаны кабул итү чыгышында Һолбрук, тарихи яктан бөтеләй башка язмышы булган ике ил - Пакыстан белән Әфганстанны географик, этник уртаклык белән бергә соңгы аяныч хәлләр дә берләштерә, дип белдерде.
"Бу вазыйфа чыннан да бик авыр һәм әһәмиятле, моны барыбыз да аңлыйбыз. Әфганстанда гыйсьянчы көчләргә каршы башланган сугыш яхшы бара дип беркем дә әйтә алмый. Американ хәрбиләре һәм аларның Әфганстандагы беректәшләре, мәктәпкә барган кыз балаларны уку хокукыннан мәхрүм иткән һәм акылга сыймаган гамәлне эшләгән дошманга каршы көрәшә. Ләкин бу көрәш бик зур кыенлык белән бара. Ә чикнең икенче ягында вәзгыять тагын да аяныч. Анда исә 2001 елның сентябрендәге вәхшилекне кылган дошман урнашкан", диде Һолбрук.
Әфганстан һәм Пакыстанга кисәтү
Һолбрук Пакыстан мәсьәләсеә тукталганда, андагы бетмәс низагның бик катлаулы тарихы булуына басым ясады.
Төбәк белгече Пакыстанлы язучы Әхмәт Рәшит исә, вәкил итеп Һолбрукның сайлануы, Вашингтон хакимиятеннән Әфганстанга һәм Пакыстанга үзенчә кисәтү булып тора, ди:
"АКШ-та демократларның Карзаи хакимиятендәге җитешсезлекләргә һәм коррупциягә карата тәнкыйте арта башлады. Бу тәнкыйть Һолбрук вакытында тагын да артачак. Шул ук вакытта Пакыстан гаскәре дә Һолбрук вакытында бик уңайсыз хәлдә калачак. Гомумән алганда, аның каты куллылыгы ике тараф өчен дә авыр булачак".
Рәшит: "Һолбрук алдан әзерләнә башлаган иде"
Һолбрукны бик күптәннән яхшы белгән Әхмәт Рәшит, аның эшен оста башкаруын, ләкин шул ук вакытта үз фикерендә каты торуын әйтә:
"Һолбрукның җанга якын булу сәләте белән бергә, агрессив ягы да бар. Сәясәттә аның тәҗрибәсе бик зур, ул барлык эшләрен җиренә җиткереп башкара. Яңа вазифага керешкәч тә, ул барлык игътибарын Әфганстан һәм Пакыстан сәясәтенә юнәлдерәчәк", диде Әхмәт Рәшит.
Күренекле АКШ сәясәтчеләренең берсе булган Һолбрукка 67 яшь. Ричард Һолбрук шул ук вакытта язучы, журнал мөхәррире, профессор, банк инвесторы һәм 7 тапкыр Нобель бүләгенә намзәт булган шәхес.