Ачык микрофон: Яңа ел бәйрәм көннәренә күпме акча тотарга җыенасыз?

- Ун көн бәйрәм итүгә гаиләгә 10 мең сум акча тотарбыз инде. Балалар белән шугалакка, кинога барырбыз. Аннан туганнарга кунакка җыенабыз.

- Мин бер төзелеш оешмасының җитәкчесе. Декабрь аена эшчеләргә хезмәт хакы бирер өчен акча табу юлын эзлим. 15 миллион бирергә тиешләр. Әмма әлегә андый акчалар табып булмады. Яңа ел бәйрәмен гаилә белән өйдә каршыларга җыенам.

- Яңа ел бәйрәме өстәленә 5 мең сум китәр дип уйлыйм.Калган көннәргә дә акча калдырырга кирәк, балалар килерләр.

- Яңа ел бәйрәме өстәленә ит, җиләк җимеш, яшелчә кирәк. Барлыгы 5 мең сум акча кирәк булачак. Тагын әти янына кунакка барырга кирәк. Барысына шул бер 10 мең сум акча китә торгандыр.

- Хатынга, балаларга бүләкләр алырга кирәк булачак. Яңа елны әти-әниләрдә каршылаячакбыз. Дуслар чакырса, аларга барырга да акча кирәк. 20 мең китә торгандыр.

- Җәлил исемендәге опера балет театрына, татар театрына барабыз. Туганнар кунакка чакырды. Анда уылдык, каз, чәк-чәк үзебез алып барабыз. Гөбәдия алардан була инде. Шулай ук алар мунчаларын ягып көтеп торалар. Шул 10 мең сумлап китә торгандыр.

- Яңа елны каршыларга дуслар белән берәр клубта җыелышабыз. Анда 2 мең сум китә. Аннан соң Казахстанга әниләр янына кайтырга кирәк. Юлга поездга гына 6 мең сум акча кирәк.