Күпләр республикада президент халык тарафыннан сайланырга тиеш ди. Медведев Шәймиевне, Метшинны, Миңнехановны, я булмаса көтелмәгән башка берәүне дә тәкъдим итәргә мөмкин дигән фикерләр дә бар.
- Медведев кемне билгеләр икән инде? Әлегә ул турыда уйлаган да юк. Бер караганда, халык президентны үзе сайларга тиеш. Мондагы хәлләрнең ничек икәнен Медведев каян белеп бетерә инде. Берничә намзәт арасыннан халык үз күңеленә хуш килгән кешене сайлап алырга тиеш, минемчә.
- Билгеләп кую ул унитар дәүләтләр ысулы. Без бит федерация эчендәге республика. Президентны турыдан-туры сайлаулар иң демократик юл булачак.
- Мин үзем президент итеп Шәймиевне күрәм. Аны тагын бер вакытка куярлар дип уйлыйм.
- Миңа калса, Медведев Шәймиевне калдырачак. Әмма без республика булганга, президент сайланырга тиеш.
- Мин үзем Илсур Метшин президент булса, әйбәт булыр иде дип уйлыйм. Ул яшь һәм бөтен кешегә дә яхшы булыр иде дип өмет итәм. Ә инде билгеләп куюга килгәндә, мин аны бөтенләй дөрес түгел дип уйлыйм. Халык үзе сайласа, әйбәтрәк булыр иде.
- Медведевнең кемне билгеләвен әйтә алмыйм. Мин үзем тәҗрибәле кеше булсын дип телим. Без элек президентны сайлый идек, ә хәзер билгелиләр. Бу дөрес әйбер түгел. Минемчә, республика президентын халык сайларга тиеш.
- Иң мөһиме, татар кешесе булсын. Миңтимер Шәймиев үзе калса да, яман булмас, чөнки әлегә аның сәламәтлеге бар.
- Мәскәү ягыннан Рәшит Нургалиевны кебекләрне тәкъдим итәрләр дигән фикерләр ишетелә. Кемне генә билгеләсәләр дә, татар халкының мәнфәгатен саклый торган, мәктәпләребездә татар телен яклап кала торган кеше булсын иде.
- Медведев Миңтимер Шәймиевне билгеләр дип уйлыйм. Чөнки “Универсиада-2013”не аннан да яхшы үткәрүче булмас.
- Фәрит Мөхәммәтшинны билгеләргә мөмкин, чөнки ул бик тәҗрибәле җитәкче.
- Казан шәһәре җитәкчесе Илсур Метшинны билгеләргә мөмкин, чөнки ул иң яшь һәм бик хәрәкәтчән кеше. Инде яшьрәк кешене куярга да вакыт җиткәндер.
- Рәсәйдә беркемгә дә билгеле булмаган президентлар пәйдә булды. Владимир Путин, Дмитрий Медведев. Татарстанда да шулай булырга мөмкин. Ләкин Шәймиевнең сәламәтлеге, тазалыгы булып, көче җитеп үзе калса, яхшырак булыр иде дип уйлыйм. Чөнки “өйрәнгән яу сугышырга яхшы” ди халык мәкале.
- Рөстәм Миңнехановны билгеләр дип уйлыйм. Чөнки ул бик яшь, бик чибәр. Киләчәктә бөтен өмет аңарда.
- Шәймиев калачактыр, яки Метшин. Чөнки ул әле үзе китәм димәде. Китәм дисә дә, Медведев аның үзеннән сорар, кемне калдырасың дип. Ул Метшинны калдырыр дип уйлыйм.
- Барыбер билгеләнеп куелачак. Шәймиев кемне күрсәтә шул кеше аның алмашчысы булачак.
- Президентның кем буласы өстә хәл ителгән инде. Халык кына белми. Хәзер бит башка тормыш, элекке кебек түгел. Үзләренә кирәк кешене генә куялар. Дөреслектә президентны халык “куярга” тиеш. Әмма халыкны тыңлап тормыйлар, барыбер үзләренекен куялар. Кайсы гына сайлауны алма, сайлау үтте диләр, әмма ул үтмәде. Үзләре теләгәнчә куялар. Мин үзем үзләре өчен генә, машина алып котедж төзи торган, Германиягә, Төркиягә барып ял итә торганны түгел, ә халык өчен эшли торган кешенең президент булуын теләр идем.