АКШ-Русия килешүе аксый

АКШ башлыгы Обама белән Русия президенты Медведев очрашуы, һәм анда кул куелган килешү ике ил арасындагы стратегик хезмәттәшлекне ныгытуда зур адым буларак бәяләнгән иде. Ләкин алга куелган иң гади бурыч әлегә үтәлми.
Русия президенты Дмитрий Медведев һәм АКШ башлыгы Барак Обаманың июль аенда Мәскәүдә булган очрашуында Атом коралсызлану килешүенә кадәр, бер генә килешүгә кул куйган иде. Һәм бу хакта 2009 елның ахырына кадәр конкрет адымнар булдыру күз алдында тотыла иде. Ләкин алга куелган максатлар моңа кадәр кичектерелеп килде.

Русия өстеннән Әфганстанга хәрби йөк очкычын җибәрүне рөхсәт иткән бу килешү, Әфганстан иминлеген арттыруда ике ил өчен мөһим адым буларак бәяләнде. Хәтта очрашудан соң ике көн узгач, Русия тышкы эшләр министры килешүнең әһәмиятенә тагын бер кат тукталды:

"Әфганстанга хәрби ярдәмнәр ташыган очкычларның Русия һава киңлегеннән узуына рөхсәт итү турында сөйләшү булды. Килешү нигезендә Әфганстанга булган хәрби яисә цивил очышларга рөхсәт ителәчәк", диде.

Килешүдән соң алты ай узды. Ләкин аның нәтиҗәсе әле дә күренми. Икенче яктан, төбәктә булган киеренкелекнең артуы белән АКШның моңа ихтыяҗы тагын да әһәмиятләнә бара.

АКШ Пентагон сүзчесе Алмара Белк, килешү булганнан бирле сынау рәвешендә нибары ике тапкыр очышлар булуын әйтте.

Ләкин килешүдә көненә 12 очышка рөхсәт итү каралган. Ләкин бу шарт гамәлгә ашмый.

Ике ил мәнфәгатьләрне дәвам иттерү мәсьәләсенә килгәндә, Европа Шурасының Тышкы эшләр мөнәсәбәтләре буенча элекке сәясәтчесе Даниел Корски болай диде:

"Ике ил дә үти алырлык конкрет килешү төзүне тели иде. Килешү дәвам итә, ләкин катлаулырак. Хәрби яисә ракета калканы килешүләре кебек катлаулы килешүләргә караганда, Әфганстанга хәрби йөк ташуда Русия һава чиген куллануны рөхсәт итү алар арасында иң кулае. Шулай да ниндидер аңлашылмаган сәбәпләр аркылы бу үтәлми кала".

Обама хакимиятенең беренче елында Мәскәү һәм Вашингтон рәсмиләре ике ил арасында уртак мәнфәгатьләр ярдәмендә хезмәттәшлекнең артачагына ышаныч зур иде. Алга куелган уртак максатларда бергә эш итү кулайрак булыр дигән өмет туды. Бигрәк тә, атом кораллануны туктату, халыкара террор белән көрәш кебек мәсьәләләрдә ике як килешә алыр дигән фаразлар арткан иде.

Ләкин ике ил арасында бик гади генә саналган һава чиген куллану килешүенә 6 ай узуына карамастан, нәтиҗәсе булмады. Бу исә моның бик ансат эш булмавын тагын бер кат расланды.