"Тһе New York Times" газеты талибанның югары җитәкчесе Мулла Габгел Гани Барадарның кулга алынуын хәбәр итте. Газет аның берничә көн элек АКШ һәм Пакстан күзләү идәрәсе хезмәткәрләре тарафыннан табылуын яза.
Aмериканың "Тһе New York Times" газеты хәбәренә караганда, АКШ рәсмиләренең талибан югары җитәкчесе Mулла Габгел Гани Барадарның Пакстанда кулга алыну хәбәрен раслаган. Газет Пакстан һәм АКШ күзләү хезмәткәрләренең Барадардан төркем һәм аның планнары турында сораштыру алуын язды.
Талибан ягында исә бу хәбәр төрле реакция уятты. Талибан сүзчесе Барадарның кулга алыну хәбәрен кире какты. Сүзче төркемнең баш Барaдарның мөһим сәяси карар һәм планнар башкаруын белдергәндә, элекке кыр сугышчыларының берсе аның кулга алынуын рәсми таныды.
Барадарның кулга алыну хәбәре АКШ, Британия һәм Әфган көчләренең уртак чаралар башлаган вакытка туры килә. АВС ТВ каналында чыгыш ясаган бер американ рәсмие: "Пакстандагы чаралар бик уңышлы булды. Талибан башлыгының кулга алынуы мөһим бер яңалык", дип әйтте.
Югары дәрәҗәле күзләү хезмәткәрләре Мулла Барадарның Талибан башлыгы Мулла Гөмәр хакында мөһим мәгълүматлар тапшыруына өмет белдерә.
"The New York Times" газеты Mулла Барaдарның 2001 елдан бирле кулга алынган иң мөһим талибан әгъзасы булуын яза.
Барaдар Талибанның рухи җитәкчесе Mулла Мөхәммәд Гөмәрдән соң, төркем сәясәтен билгеләгән икенче җитәкче булуы исәпләнә.
Хәрби җитәкчелектән кала Барадаp, Куэтта Шурасы башлыгы вазыйфасын башкара. Талибан җитәкчелегендәге әлеге шурага сугышчыларның ышанычы зур. Барадаp төркемнең сәяси, хәрби, икътисади һәм идеологик юнәлешен билгеләгән җитәкчеләрнең берсе. Шул исәптән, аның талибан сугышчылары эчендәге тәэсире дә зур.
Бервакыт Талибан хакимияте эчендә эшләп алган әфган депутаты Маулави Арсала Рахмани, Барадарның кулга алынуы талибанга зур тәэсир ясый, ләкин бу сугышның туктавына ишарә түгел ди:
"Ул җитәкче урынында иде. Тәҗрибәсе зур булган Барадар Әфганстанда барган чараларны бик яхшы белә. Ләкин аның кулга алынуы Талибан хәрәкәтенең бетәчәген, яисә сугышның туктавын аңлатмый. Чөнки мәгълүм булганча, Талибанның башка мөһим башлыклары да кулга алынып, төрмәгә утыртылган иде", ди.
Рахмани, Талибан хакимияте вакытында Мулла Гөмәр яисә Талибандагы башка мөһим шәхесләр белән чагыштырганда Барадарның бик карыс булмавын искә төшерә. Шул исәптән, Талибан сугыш башлаганда аның башлыгы итеп, Mулла Барадар сайланмавын Рахмани, аның бу сыйфаты белән аңлата.