9 май көнне Җиңүнең 65 еллыгы бик зурлап уздырыла. Соңгы елларда дәүләт ветераннарга күп ярдәм күрсәтә башлады. Әмма аларның күбесе бу хөрмәтне күрә алмады. Ә кайбер ветераннарга игътибар бүген дә җитенкерәми.
- Минем бабайлар сугышта булганнар, берсе Волховтагы сугышта катнашкан, икенчесе кайдадыр әсирлектә булган. Калган бабайлар исән булсыннар инде. Бәйрәмдә күңел күтәрелә инде.
- 25 апрель көнне “Казан - Түбән Новгород” дип аталган поезд Казан тимер юлына килеп туктады. Шул поездның ике вагонында бик күп ветераннар Казанга кунакка килделәр. Ике шәһәр арасындагы бу очрашуны ветераннарга ике шәһәрнең ветераннар шурасы оештырган. Казанда аларны бик матур итеп каршы алу оештырылган иде. Ветераннар бик шатландылар.
- Бик кызгандым әтиемнең шушы көннәрне күрә алмавына. Ул да бит Оренбурда туып-үсеп, Дүшәнбе шәһәреннән сугышка алынган. Германиягә кадәр барып җитеп, ике медаль алган кеше. Хәзер ветераннарга фатирлар бирәләр, пенсияләрен бик күпкә арттырдылар.
- Бу ихтирамны ветераннарга 10-15 ел элегрәк күрсәтергә кирәк иде. Чөнки алар хәзер бик аз калды. Алар менә миңа фатир бирделәр, мунчага бушка барып юына алам, төрле җиргә юлым бушлай, дип горурланып яши алырлар иде. Ә хәзер аларның күбесе ястык өстендә.
- Без яшьләр өчен мондый бәйрәмнәр бик кирәк. Чөнки без сугышны күрмәгән яшьләр. Үземнең илем белән, халкым белән мин бик горурланам.
- Мин 47 ел тимерьюлда эшләдем. Сугыш вакытында 1944 -1945 елларда телефончы булдым. Бөтен тимер юлы безнең карамакта иде. Бар нәрсә безнең аша үтә иде. Ач, ялангач утырган чаклар бик еш булды. Хәзер сәламәтлек юк инде. Безне төрле мәҗлесләргә чакыралар, тәмле ризыклар ашаталар, бүләкләр бирәләр, бик шатбыз, рәхмәт.
- Без бик шатбыз ветераннарга шундый хөрмәт күрсәтелүгә.
- Мәскәүдәге Җиңү парадына бик күп акча туздырдылар. Ә аерым ветераннарга игътибар җитеп бетми.
- Без Башкортстанның Архангель районыннан. Бабабызның берсе генерал Шәйморатов дивизиясендә катнашкан. Камалышта да калган булганнар. Берсе бер кулсыз кайтты. Һәйкәлләр янына барып, чәчәкләр салып, аларны искә алабыз. Соңгы елларда дәүләт ветераннарга күп ярдәм күрсәтә башлады. Ә безнең бабайлар шушы хөрмәтне күрә алмыйча үлеп киттеләр.