Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең корылтае үтте

Галишан Нуриәхмәт (с) Чаллы делегаты Анурбәк Гобәйдуллин белән фикерләшә

Милли җыенның игътибар үзәгендә тел һәм милли мәктәпнең бетеп бару мәсьәләсе торды.

Җомга көнне 14 октябрьдә Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Х корылтае үтте. "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган бу корылтайга 161 делегат катнашты. Алар Татарстанның төрле төбәкләреннән һәм күрше өлкәләрдән Мәскәү, Уфа, Оренбур шәһәрләреннән килгәннәр иде.

М.Мөлеков исемендәге БТИҮнең соңгы еллардагы эш нәтиҗәләре турында хисап чыгышын Нуриәхмәт Галишан ясады.

Җыенда шулай ук татар милләтенең бүгенге хәле, милли хәрәкәтнең эшчәнлеге, дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.

Корылтайда милли хәрәкәтнең вәкилләре Юныс Камалетдинов, Фәндәс Сафиуллин, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Нәҗибә Сафина, Наил Нәбиуллин һәм башка делегатлар чыгыш ясады.

Татарстан рәсми оешмалары исеменнән Дәүләт Шурасының милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев килгән иде.

Ул үзенең чыгышында милли сәясәт турында Концепция кабул ителүе һәм телләр турындагы канунның яңадан карала башлавы хакында хәбәр итте. Һәм ул милли хәрәкәт вәкилләрен бу эшкә катнашырга чакырды.

Татар иҗтимагый үзәген төзүчеләрнең берсе Илдус Садыйков: “Милли хәрәкәттән китеп булмый. Милләтебез телсез калмасын өчен тырышырга кирәк. Мәчеткә барган саен сөенеп кайтам: яшьләр күп йөри. Ләкин анда русча сөйләшәләр. Мине дулкынландырган нәрсә шул: үзеңнең телеңне, мәдәниятеңне, тарихыңны ниндидер мәхкәмәләр аша таләп итеп йөрергә туры килә”, диде.

Төшке аштан соң фикер алышулар дәвам итте. Корылтай карары кабул ителде. Анда "2004-2013 елларга Татарстан республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан республикасы дәүләт программасы" үтәлүе турында Татарстан Дәүләт Шурасында парламент тыңлаулары оештырырга тәкъдим ителә. Шулай ук "Дәүләт Думасыннан “Төбәк телләренең Европа хартиясен” ратификацияләүне таләп итәбез" дип әйтелә әлеге карарда.

Европа хартиясенә нигезләнеп, балалар бакчасыннан алып югары белем бирүгә кадәр татар мәгариф системасын төзү мәсьәләсе дә куела.