«Идел белән Урал арасында» тапшыруы хәбәрчеләре Ижауда киңәште

Киңәшмәдә катнашучылар

Удмуртия телевидениесенең 55 еллыгы билгеләнгән көннәрдә Ижауда «Идел белән Урал арасында» радиожурналын әзерләүче хәбәрчеләрнең җыены узды.

10-11 ноябрь көннәрендә Ижауда Удмуртия телевидениесенең 55 еллыгы зурлап билгеләнде. Удмуртиянең беренче телестудиясен котларга күрше регион һәм республикаларның телерадиокомпания башлыклары, журналистлар килгән иде.

Тантаналар белән беррәттән, төрле семинарлар, җыеннар да уздырылды. Ярты гасырдан артык тарихы булган «Идел белән Урал арасында» радиожурналын әзерләүче хәбәрчеләрнең дә чираттагы җыены узды. “Түгәрәк өстәл” сөйләшүенә, гадәттә, журналның баш редакциясе – “Татарстан” телерадиокомпаниясенең җитәкчеләре һәм хәбәрчеләр генә җыелса, әлеге әңгәмәдә Идел белән Урал арасындагы алты региональ телерадиокомпанияләре башлыклары катнашты.

Тәүфикъ Сәгыйтов

Ел дәвамында радиожурналда күтәрелгән темалар, аларның сыйфаты, мөһимлеге хакында “Татарстан” телерадиокомпаниясенең мөдир ярдәмчесе Тәүфикъ Сәгыйтов хисап тотты. Совет чорында шундый тапшырулар саны сигез булган. Хәзер бу бердәнбер төбәкара тапшыру булуын җиткерде Тәүфикъ Сәгыйтов. “Бу тапшыру әлеге регионда яшәүче халыкларның дуслыгын, бердәмлеген саклап калуда өлеше зур”, диде ул.

Шул ук вакытта радиожурналда шушы регионда яшәүче милләтләрнең телен саклауга, мәдәниятен үстерүгә багышланган сәхифәләр, тематик тапшырулар да еш яңгырый. Бу төрле милләт вәкилләренә туган телләрендә әңгәмәләр ишетү, җырлар тыңлау өчен дә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта тапшыруның күбрәк вакытын проблемаларга да бирергә кирәклегенә басым ясалды. Аеруча экология мәсьәләләрен күтәрә, регионнарның икътисади хәлен ачыклау, шул ук вакытта эшче профессияләргә ия булган һәм уңышларга ирешкән кешеләр турында сөйләргә тәкъдим булды.

Фирдүс Гыймалтдинов

“Татарстан” телерадиокомпаниясе мөдире Фирдүс Гыймалтдинов тиздән радиожурналны “Татарстан” телерадиокомпаниясенең интернет сайтында он-лайн режимында тыңлау мөмкинлеге дә ачылачак дип әйтте. Әлегә тапшыруларны “Татарстан” телерадиокомпаниясенең сайтында “Идел белән Урал радиожурналы” бүлегенә кереп тыңлап була иде. Димәк тапшыруларны тыңлаучылар саны артыр дигән ышаныч бар.

Бу мәсьәләдә башка телерадиокомпанияләр дә интернет сайтын даими тулыландырып торуда финанс ярдәм итәргә ышандырды. “Башкортостан” телерадиокомпаниясе мөдире Рәмис Дәүләтбаев техник яктан яңартуны хуплап чыкты.

Рәмис Дәүләтбаев үзе дә журналистикага тәүге юлын шушы тапшырулардан башлавын җиткерде һәм радиожурналның бүген дә тыңлаучылары күп булуын, алар белән элемтәдә торуларын сөйләде.

Павел Рыков (у), Вера Кадырова, Рәмис Дәүләтбаев һәм Азамат Хуҗәмәтов

“Идел белән Урал арасында” радиожурналы белән Оренбур дәүләт телерадиокомпаниясе дә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде. Телекомпания мөдире Павел Рыков ул төбәктә Идел буендагы республикалардан килеп урнашкан кешеләр саны байтак булуын әйтте. “Татар-башкорт һәм башка милләт вәкилләре дә күп санда исәпләнә, шуңа да оренбурлылар өчен бу региондагы тормыш турында мәгълүмат кызыклы булыр, ә үз чиратында Оренбурдан сәхифәләр тапшыруларны баетыр”, дигән фикердә ул.

Элек “Идел белән Урал арасында” радиожурналын алты республика – Башкортстан, Татарстан, Мари Иле, Мордовия, Удмуртия, Чувашиядә яшәүче халыклар тыңласа, ун елдан артык аңа Коми республикасы килеп кушылган иде. Хәзер Оренбур өлкәсе дә кушылса, тапшыруларның эфир вакытын арттырырга тәкъдим булды. Әлегә радиожурнал бер сәгать яңгырый, һәр якшәмбе “Россия” каналында эфирга чыга. “Идел белән Урал радиожурналы” заман таләпләреннән калышмыйча, яңа форматта да яшәешен дәвам итәчәк дигән ышаныч зур.