Телепрограммада 20 ел элек татар телендә дә тапшырулар барлыкка килде. Быелның гыйнварында “Хәерле кич” тапшыруы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Телестудиядә эшләүче милләттәшләребез шактый. Аларның күбесе экранда күренми, кадр артында кала, ә алар тапшыруларның эфирга чыгуын тәэмин итүче хезмәткәрләр.
Телестудиянең беренче көненнән үк анда милләттәшләребез дә хезмәт итә. Удмуртия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Ильяс Нурмөхәммәтов студиягә эшкә алынган беренче төркем хезмәткәрләр исемлегендә. Ильяс студияне эфирга әзерләүче. Аның картиналары әле бүген дә студия бүлмәләрен бизи. Шулай ук телестудиядә рәссам Вәли Тахтаровны да хәтерлиләр. Бүген аларның эшен Розалия Шәфиева дәвам итә.
Розалия Шәфиева үткән ел Удмуртия телевидениесенең “Россия” каналында “Россия-24 – Удмуртия” студиясенең проектын ачты һәм аны тулысынча башкарып та чыкты. Бүген дә аның тәртиптә торуын күзәтеп тора.
Телеоператор Равил Аитов, Шамил Нигъмәтуллин, Ринат Гобәйдуллин, Ленар Кадыйров Удмуртиянең барлык төбәкләрендә дә булып, күп кенә кызыклы хәлләр турында төшергән. Алар “Хәерле кич” татар тапшыруын да эфирга әзерләүдә актив катнаштылар. Аларның күбесе инде студиядә эшләми, ә менә бүген дә хезмәттәшлек итә.
Ленар Кадыйров телевидениедә егерме елдан артык эшли. Үзенең эшенә бик җаваплы карый. Төрле тапшырулар төшерә. Ул күп еллар “Опасная зона” – юл һәлакәтләре турында тапшыруларны төшерде. Яңалыклар бүлеге белән дә хезмәттәшлек итте. Татар тапшыруларын төшерергә әле дә ярдәм итә. Ленар Удмуртия телевидениесендә тәҗрибә алып, Мәскәүдә “ВИД” студиясе белән дә хезмәттәшлек итте. Ул Влад Листьев белән “Поле чудес”, “Тема” кебек тапшыруларны төшерүдә катнашты. “Ул елларда танышкан күп кенә шәхесләр белән әле дә дустанә мөнәсәбәттә торам”, дип уртаклашты танылган оператор.
Ленар Кадыров оператор хезмәтеннән тыш, башка эшләрдә дә катнаша. Күп еллар ул алыштыргысыз Кыш бабай да. Яңа ел алдыннан аны телевидениедә генә түгел, шәһәрнең төрле мәдәният йортларында Кыш бабай ролендә күрергә мөмкин.
Үткән гасырның җитмешенче елларында яңалыклар бүлегендә Закуан Нуретдинов эшли башлый.
Ул елларда кулланышта булган видеокамераларны бүгенге заман техникасы белән чагыштырып булмый. Тапшырулар өчен зур камералар сурәтләрне төшерсә, тавышны аерым магнитофонга тавыш режиссерлары яза. Бу эштә дә милләттәшләребез читтә калмаган. Хатыйп Мингазов күп еллар тавыш режиссеры булып эшләде. Ул шулай ук “Хәерле кич” тапшыруларын музыка белән бизәүне дә башкарды.
60-70нче елларда камерага төшергән сурәтләр кимчелекләр белән килеп чыга торган була. Шуңа да оператор белән беррәттән фотограф та сурәтләр төшереп йөри. Кинотасма эфирга бирерлек булмаса, хәбәрләрне фотосурәтләр белән дәлилләргә туры килә. Бу вазифаны милләттәшебез Хәбир Усманов бик оста башкарган.
Бүген дә телевидениедә татар тапшыруларыннан тыш, башка тармакларда да милләттәшләребезнең өлеше зур. Көн кадагына суккан хәбәрләр, сәясәт һәм мәдәният яңалыклары, төрле вакыйгалар турында тамашачыга аңлаешлы итеп җиткерүче журналистлар арасында милләттәшебез, Барда кызы Лилия Кариева аерылып тора. Ул “Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясендә өч кенә ел эшли. Әмма Лилия Кариева әзерләгән хәбәрләр тамашачы күңеленә уелып кала.
Лилиянең исеме тамашачыга социаль темаларга багышланган, низаглы ситуацияләрне хәл итүгә юнәлтелгән сәхифәләрдән яхшы таныш. Мисал итеп Пугачево поселогындагы шартлаулардан соңгы вазгыятьне милләттәшебез беренчеләрдән булып күзәтте һәм бу турыда тамашачыларга җиткерүен китерергә мөмкин.
Хәзер яңалыклар белән беррәттән “Лада новости” программасын да алып бара. “Әлеге тапшыруда иҗат өчен мөмкинлекләр күбрәк. Яңалыкларда мөхәррир соңгы сүзен әйтсә, бу чыгарылышларда җаваплылык тулысынча үземдә. Сәхифәләрне дә тулырак, киңрәк итеп эшләве кызыклы”, диде журналист.
Журналистлардан тыш, телевидениенең башка тармакларында да милләттәшләребез хезмәт куя. Илья Бәхтиев күп еллар киноцех белән җитәкчелек итте.
Тапшыруларның сыйфатын тикшерүче булып Мөнҗия Яппарова озак еллар эшләде. 20 елга якын Әхтәм Әүхәдиев видеопрограммаларны яздырды. Беренчеләрдән булып яңа техниканы үзләштерде.
Бүген тапшыруларның сыйфатын тикшереп, эфирга бирүдә милләттәшебез Таһир Танашевның өлеше зур. Ул программаларның үз вакытында эфирга чыгарылуы өчен дә җаваплы.
Таһир телевидениегә танышлары чакыруы буенча килә. Игътибарлы, җаваплы инженер тиз арада яңа эшне үзләштереп, җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре арасында абруй яулый. “Туры эфирда, телекүперләр вакытында төрле хәлләр була, аны сабыр гына төзәтергә тырышам. Шулай ук инженерлар барлык техниканы карап, тикшереп торырга тиеш. Миңа үз эшем бик ошый, бик яратып башкарам”, дип уртаклашты Таһир Танашев.
Милләттәшебез Ләйсирә Касимова “Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясенең реклама бүлегендә әле күптән түгел генә эшли башлады. Җитезлеге, тәвәккәллеге, клиентлар белән уртак тел табып, тиешле карар кабул итә белүе нәтиҗәсендә хезмәттәшләре арасында аның да абруе югары.
Шулай итеп, республика телевидениесенең үсешендә, аның бүгенге эшчәнлегендә милләттәшләребезнең хезмәте бар. Ә инде телевидениенең бүгенге программасындагы татар тапшырулары аңа милли рух бирә.
“Удмуртия телевидениесе дөреслекне якласын, тынычлык өчен көрәшсен, халыклар дуслыгын ныгытуга көчен кызганмасын”, дигән теләктә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов.
Тапшыруларның эфир вакыты артуын да тели тамашачылар. Шул вакытта аларны тагын да мавыктыргыч һәм кызыклы итеп әзерләп булыр иде дигән фикердә Фнүн Мирзаянов.
Тамашачылар теләге – Удмуртия телевидениесе озак еллар төрле-төрле кызыклы тапшырулар белән сөендерсен.