Уйгыр җитәкчесе Кытайны ассимиляциядә гаепли

Рәбига Кадир

Бөтендөнья уйгыр конгрессы җитәкчесе Рәбига Кадир Синҗандагы сәясәт уйгырларның юкка чыгуына китерә ала дип кисәтә.
Бөтендөнья уйгыр конгрессының сөргендәге җитәкчесе Рәбига Кадир дүшәмбе көнне Токиода үтүче уйгыр конференциясендә чыгыш ясап, Кытай систематик рәвештә уйгырларны көч белән ассимиляцияләргә тырыша, диде.

Ул халыкара җәмәгатьчелекне Кытай белән мөнәсәбәтләрдә сәүдә мәнфәгатьләрен генә кайгыртмаска, кеше хокуклары торышына да игътибар итәргә чакырды.

“Без иреклекләр һәм кеше хокуклары өчен көрәш алып барганда Кытай хөкүмәте систематик рәвештә уйгыр халкын ассимиляцияли һәм хәзер безгә юкка чыгу куркынычы яный. Кытайның куәте арта барганда, халыкара җәмәгатьчелекне кеше хокукларыннан бигрәк Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләре кызыксындырганда, без яшәү белән үлем арасында көрәш алып барабыз”, диде Рәбига Кадир.

Токиода уйгыр бәйсезлеге мәсьәләсенә багышланган биш көнлек конференциягә 20-ләп илдән уйгыр активистлары һәм аларның тарафдарлары җыелды.

Уйгырлар үз җирләренә хан кытайларын миллионлап күчереп уйгырларны изоляциядә калдыру тырышлыгы баруы турында сөйли.

Уйгырлар белән хан кытайлары арасындагы милләтара киеренкелек соңгы елларда канлы бәрелешләргә дә китерде.

Синҗанда барлыгы 8 миллионнан артык уйгыр яши.

Пекиң исә уйгырларның гаепләүләрен кире кагып төбәкнең икътисадын һәм андагы халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен Синҗанга күпләп акча керткәнлеген белдерә.

Синҗан хакимиятләре шулай ук яңа эш урыннары булдыру өчен төрле чаралар програмын игълан итте. Хәтта, эшкә күбрәк милли азчылык вәкилләрен алырга кушучы күрсәтмә булуы да хәбәр ителде. Әмма уйгырлар бу таләп һәркайда да үтәлми, ди.

Рәбига Кадир Тибет һәм Эчке Монголиядә яшәүче азчылык халыкларга да Синҗандагы куркынычлар яный ди.

“Тибеттә дистәләрчә кешенең үзләрен интихар итүен, монголларның да ничек интегүен күреп торасыз. Уйгырларның бернинди хөкемсез үтерелүен, эзәрлекләнүен, көч белән депортацияләнүен, икътисади изелүен, мәдәниятләренең бозылуын күреп торасыз” ди Рәбига Кадир.

Кытай Бөтендөнья уйгыр конгрессын сепаратист оешма дип атый һәм Япониянең Кадирга виза бирүен хөкем итә.

Мандарин телендә “яңа чик” дигәнне аңлатучы Синҗан автоном төбәге 1930 елларда һәм 1944-49 елларда ике мәртәбә кыска вакытлы бәйсезлеккә ирешә. Күп кенә уйгырлар әле дә бу төбәкне бәйсез чактагы исеме белән Көнчыгыш Төркестан Республикасы дип атый.