Башкортстанда бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган хәтер чаралары дәвам итә. Шундый бәйрәмнең зурысы 26 апрель көнне Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсе тарафыннан оештырылган иде. 25 май көнне Уфадагы Милли яшьләр театрында Тукайга багышланган тантана үтте.
Быелгы Тукай бәйрәме чаралары Башкортстан җәмәгатьчелеге өчен аеруча истәлекле. 100 ел элек, апрель аенда Габдулла Тукай Казаннан беренче һәм соңгы тапкыр Уфага сәяхәткә килә. Шуңа күрә дә быелгы мәдәни-әдәби чаралар шул мөһим вакыйга белән дә бәйләп карала.
Бәйрәм кичәсе башлану алдыннан без Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Марис Нәзиров белән әңгәмә кордык. Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары ел азагына кадәр дәвам итәчәк, ди Марис әфәнде.
Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында оештырылган “И мөкатдәс моңлы сазым” исемле тантананы Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгынов белән татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Марис Нәзиров ача. Риф Тойгынов Габдулла Тукайның татар һәм башкорт халыкларына гына түгел, ә бар төрки дөнья өчен дә бөек һәм кадерле шәхес булуын әйтә.
Бәйрәмгә Казаннан да хөрмәтле кунаклар килгән. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең яңа гына сайланган рәисе Рафис Корбан, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ һәм драматург Данил Салихов сәхнәгә чыгып әлеге бәйрәм уңаеннан үз фикерләре белән уртаклашты һәм Тукайга багышланган әсәрләрен укып ишеттерде.
Тукай бәйрәмендә катнашкан башка әдипләр һәм әдәбият белгечләре дә Тукайга багышланган шигырьләрен укып ишеттерә, аның тормышы турында сөйли. Уфаның югары уку йортлары талиплары һәм татар гимназияләре укучылары Тукай шигырьләрен сөйләде һәм җырлар башкарды. Күренекле сәхнә осталары чыгышлары да бәйрәмгә аерым ямь өстәде.