Быелгы Тукай бәйрәме чаралары Башкортстан җәмәгатьчелеге өчен аеруча истәлекле. Нәкъ 100 ел элек, апрель аенда Габдулла Тукай Казаннан беренче һәм соңгы тапкыр Уфага сәяхәткә килә. Шуңа күрә дә быелгы мәдәни-әдәби чаралар шул мөһим вакыйга белән дә бәйләп карала. Һәрбер очрашуда, кичәләрдә Тукайның Уфада үткәргән көннәре, аның кемнәр белән очрашулары хакында мәгълүматлар бирелә.
Габдулла Тукай Уфада нибары бер тапкыр – 1912 елның апрель-май айларында була. Бирегә кымыз эчеп дәвалану өчен дигән максат белән килә ул. Шуңа да киң җәмәгатьчелек белән очрашуларда булмый. Үзе туктаган “Сабах” китап кибете һәм китапханәсе бинасының бер бүлмәсендә яшәп, Уфа үзәгендәге ял бакчаларында йөрергә ярата ул. Күбрәк танылган шагыйрь Мәҗит Гафури белән очрашып ял итә, рәхәтләнеп аралаша Тукай. Бу хакта ике әдипнең дә истәлекләрендә һәм хатларында язылган. Күренекле шагыйрь Сәйфи Кудашның “Язны каршылаганда” исемле повестендә дә кызыклы итеп сурәтләнә Тукай белән Мәҗит Гафуриның Уфадагы күрешүләре турында.
Ике әдипнең дуслык күперләре салуы хакында Уфада 26 апрель көнне үткән бәйрәмдә дә күп фикерләр яңгырады. Бу бәйрәмне Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсе оештырды. Башта бер төркем әдипләр, милләт зыялылары, талиплар һәм мәктәпләр, татар гимназияләре укучылары Габдулла Тукай яшәп алган элекке “Сабах” китапханәсе бинасы янына сәяхәт кылды. Биредә Тукайга истәлек тактасы эленгән. Бәйрәмдә катнашучылар аның алдына чәчкәләр салды.
Тантананы Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгынов белән татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Марис Нәзиров ача. Риф Тойгынов Габдулла Тукайның татар һәм башкорт халыкларына гына түгел, ә бар төрки дөнья өчен дә бөек һәм кадерле шәхес булуын ассызыклый. Марис Нәзиров та үз чыгышында Тукайның бүгенге көндә дә каләм әһелләре өчен үрнәк һәм рухландыргыч талант иясе булуын әйтә һәм Тукайга багышланган шигырен сөйли
Тукай бәйрәмендә катнашкан танылган әдипләр Халисә Мөдәрисова, Мөхәммәт Закиров, Марсель Сәлимов, галим, филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров һәм башкалар Тукайга багышланган шигырьләрен укып ишеттерә, аның тормышы турында сөйли. Уфаның югары уку йортлары талиплары һәм татар гимназияләре укучылары Тукай шигырьләрен сөйли һәм җырлар башкара.
Тантананың икенче өлеше Язучылар берлегенең тамашалар залында дәвам итә. Анда да берлек рәисе Риф Тойгынның ялкынлы чыгышы тыңланды. Ә аннан соң тагын бай мәдәни программа тәкъдим ителде. Шагыйрьләр соңгы вакытларда язган әсәрләрен укып ишеттерсә, талиплар һәм укучы балалар әдәби-музыкаль тамаша күрсәтте.
Тукайга багышланган чаралар әле озак дәвам итәчәк. Ә иң зур тантана 22 май көнне Башкорт дәүләт филармониясендә оештырыла. Анда Казаннан да кунаклар көтелә.