Ерак Көнчыгыш төбәкләрдә Сабантуйлар үтте

Амурдагы Комсомольски Сабантуеннан күренеш

10 июнь көнне халкыбызның милли бәйрәме Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесе үзәге Хабаровски шәһәрендә, 12 июньдә Амурдагы Комсомольски шәһәрендә үтте. Хабаровски Сабантуенда якынча алты мең кеше катнашса, Амурдагы Комсомольскидагы бәйрәмгә ун мең кеше килгән иде.
Русиянең Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә быелгы Сабантуйлары Хабаровскидан башланып китте. Шәһәр тарихында бу быел тугызынчы Сабантуй булды. Гадәттәгечә, бәйрәм шәһәрнең Ленин исемендәге стадионында үтте.

Хабаровскида узган Сабантуе хакында шәһәрнең милли-мәдәни автономия рәисе Сәрвәр Туктаров сөйләде.:

“Край үзәгенең быелгы Сабантуена әзерлек алдан һәм җитди алып барылды. Хабаровски Сабантуен оештыру һәм үткәрүдә татар яшьләре актив катнашты. Милли көрәш, гер күтәрүдә ярышу, капчык белән бәрешү, аркан тартышу, баганага менү кебек ярышлар белән беррәттән, бәйрәмгә килгән гаиләләр һәм балалар арасында да төрле бәйгеләр үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләр дә бик күп әзерләнгән иде. Сабантуйның барлык чыгымнарын милләттәшләребез үз өстенә алды. Хабаровскида үткән Сабантуйның химаячеләре татар эшкуарлары булды. Көне дә матур торды, халык та бик күп җыелды”.

Хабаровски Сабантуе тәэсирләре белән Казан кунаклары да бүлеште. “Бик күп Сабантуйларда булабыз. Тормыш безне төрле җирләрдә йөртә. Менә Хабаровскида бәйрәм бик күңелле үтте. Мондагы Сабантуй бик охшады. Анда булган халык безне искиткеч җылы кабул итте. Безнең белән бергә җырладылар, биеделәр. Чыгышлардан соң яныбызга килеп кочаклап, рәхмәтләрен белдерделәр. Сабантуй бик матур үтте, көне дә кояшлы иде. Быелгы бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре катнашты. Сабантуй шулай төрле милләт кешеләрен бергә җыя торган бәйрәм. Алдагы елларда Хабаровски Сабантуенда тагын да күбрәк халык җыелсын.

Сабантуй – көчле бәйрәм, дөрес бәйрәм ул, әби-бабалардан килгән бәйрәмебез. Аны сакларга кирәк. Мин инде үземнең татар булуым белән, Сабантуйларга кечкенә өлешемне кертә алуым белән үземне бик бәхетле саныйм”, диде "Казан егетләре" төркеме җырчысы Артур Минһаҗев.

Хабаровски Сабантуе


“Мин Хабаровски Сабантуена зур бәя бирәм. Бу шундый көчле бәйрәм булды, чөнки Хабаровски татарлары милли бәйрәмне үз акчаларын тотып, үз вакытларын сарыф итеп, дәүләт ярдәменнән башка оештырган. Бигрәк тә 18-20 яшьлек егет-кызларның хуҗа булып, 3-4 яшьлек балаларның биеп кунак булып йөрүе охшады. Шул ук вакытта дәүләт кешеләре, край җитәкчеләре Сабантуйга игътибарын арттырсын иде дигән теләктә калам.

Хабаровски крае һәм Татарстан арасында икътисади элемтәләр урнаштыру теләгебез бар. Үзем белән “Казан ярминкәсе” хезмәткәрен алып килдем. Хабаровски крае белән берлектә ярминкә оештырып үткәрергә иде. Безнең Сабантуйларда очрашу, аралашу файдага булсын”, диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эшләр идарәчесе Фәрит Кәлимуллин.

Амурдагы Комсомольски Сабантуе

Быелгы Сабантуйлар да бер-бер артлы Хабаровски краеның ике шәһәрендә үтте. Амурдагы Комсомольски шәһәрендә Сабантуе 12 июнь көнне булды. Ерак Көнчыгышта милли бәйрәмнең болай иртә үткәне юк иде. Быел Сабантуй Амурдагы Комсомольски шәһәренең 80 еллык юбилее кысаларында оештырылган бәйрәмнәр исемлегенә кертелде һәм атна уртасында узды.

Комсомольски Сабантуен мәдәни җәмгыятькә нигез салучыларның берсе, Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе, эшкуар Рөстәм Абдуллин һәм аның ярдәмчесе Рөстәм Сөләйманов оештырды.

Менә җиденче ел рәттән Сабантуе Комсомольскиның ике бистә уртасыннан аккан Силинка елга буе аланында, шушы ук елга исемен йөрткән табигый паркта уза. Быелгы бәйрәм, гадәттәгечә, шәһәрдә яшәүче төрле милләт, дин вәкилләрен, яшен дә, картын да бергә җыйды.

Комсомольски Сабантуена кунаклар якын-тирә шәһәрләрдән, Хабаровскидан, Владивостоктан, Сахалин утравыннан, шулай ук күрше Япониядән дә килгән иде. Мәйданга җыелган халыкны хәтта җырчы Авраам Руссо да котлады. Ә инде Русиянең башлап кояш чыккан төбәгендә, Татар бугазы ярларында яшәүче татар-башкорт халкын иң шатландырганы - быелгы Сабантуенда Казан кунаклары катнашуы булды. Татарстан вәкилләре бәйрәмгә Хабаровски Сабантуеннан соң килде.

Бәйрәмгә килүчеләргә Фәрит Кәлимуллин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды. Җирле хакимият, милли оешма вәкилләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Рәсми котлаулардан соң, аз санлы җирле нанай халкы ут тукландыру йоласын башкарды. Аннары мәйданга Татарстанның атказанган артистлары - “Казан егетләре” чыкты. Алар башкаруында яңгыраган татар җырлары бөтен бәйрәмгә ямь бирде. Сабантуйда шәһәрнең төрле сәнгатькәрләре дә чыгыш ясады.

Амурдагы Комсомольски Сабантуе


Соңрак исә бәйрәмгә килүчеләр катыклы чүлмәк төбеннән алтын балдак эзләп, баганага менеп, гер күтәреп, чүлмәк ватып, көрәшеп һәм башка шундый бәйгеләрдә катнашып, төрле бүләкләргә ия булды.

Сабантуй батыры булып Евгений Марусев калды. Аңарга бәйрәмнең иң зур бүләге – тәкә һәм плазма экранлы телевизор тапшырылды.

Сабантуйда шулай ук теләгән кешеләр милли ризыклардан авыз иттеләр. Сатуда татарча аудио-видео язмалар, милли сувенирлар, татар түбәтәйләре дә бар иде. Аларны татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә яратып алды.

Бәйрәмдә катнашкан Сахалин кунагы Венера Фәррәхова сүзләренә караганда, Амурдагы Комсомольски шәһәрендә Сабантуе бик күңелле үтте. Аны оештыручылар Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче татарларга үрнәк булып тора.

“Комсомольски Сабантуенда без икенче кат чыгыш ясыйбыз. Монда Сабантуй бик күңелле үтә. Халык бик күп, алар үзара дус яши. Бәйрәмне оештырган Рөстәмгә “5” билгесе куябыз. Гореф-гадәтләрне онытмый, татарларны күтәрүе өчен рәхмәт аңа. Мондагы татарлар Казан кешесен, җырларны бик сагыналар. Алар үз милләтен яратуы, телне, бәйрәмнәрне саклап яшәүләре белән сокландыра.
Федераль Сабантуй да монда үтсен иде”, дип фикерләре белән уртаклашты Казан артистлары.

“Комсомольскида Сабантуй дәвамында бер көн эчендә күп нәрсәләрне ачыкладым. Камо шәһәре белән дуслыгыбыз, җирле хакимият вәкилләре белән мөнәсәбәтләр бар икән. Эшләр бар, планнар бар... Барысы белән танышып чыктым. Мин әбиләр, эшкуарлар, завод хуҗалары, чит ил кешеләре белән дә сөйләштем. Мәгълүмат бирдек. Эшләргә теләкләре бар. Барысын Казанда көтәбез.

Монда халык бик ачык. Сабантуйда әбиләрнең мин Буа районынан, мин Чаллыдан, мин Апастан дип килеп әйтүләре, мин инде улым кайта алмыйм, син кайтып безнең авылларга сәләмнәр әйт диюләре бер яктан күңелле, икенчедән миңа зур бурычлар йөкли. Мин кайтып ул авылларда, зияратларда булырга тиеш. Менә бу халыкның эшли алмаган эшләрен мин эшли алам икән, бу зур куаныч”, дип әйтте Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эшләр идарәчесе Фәрит Кәлимуллин.

Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә үткән Сабантуйлар күптән инде милләтара бәйрәмгә әйләнгән. Мондагы халык ел да Сабантуй бәйрәмен көтеп ала. Хабаровски краенда узган бәйрәмгә җыелган халык кичкә кадәр җырлап-биеп күңел ачты.