Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңгәрдә кичке Сабантуй заманча үтте


Миңгәр Сабантуенда мотофристайл-шоу
Миңгәр Сабантуенда мотофристайл-шоу

Казан арты районнары төп Сабантуйны һәрвакыттагыча Саба районының Миңгәр авылында бәйрәм итте. 11 июнь көнне Миңгәрдә үткән кичке Сабантуйга быел заманча ярышлар да кертелде.


Башка берәр көнне Миңгәр яныннан узып киткән кеше бу кечкенә авылда Татарстанның иң зур Сабантуе үтүен сизмәс тә мөгаен. Ике йөз кешелек кечкенә авыл шулар белән данлыклы: беренчедән, бу авылда Советлар берлегенең халык артисты Шәүкәт Биктимеров туган, икенчедән, Миңгәрдә ел саен купшы Сабантуй уздыралар.

Данның икенчесенә күп өлешне Татарстан хакимиятендәге Саба районы вәкилләре керткән. Шуларның иң активлары арасында танылган автоузышчы, татарча көрәш федерациясе рәисе һәм Татарстанның газификация фонды баш мөдире Җәүдәт Миңнәхмәтов бар. Халык аның хакында күп сөйләргә яратмый, ләкин Сабантуйга килүчеләр аңа күп рәхмәтләр укырга әзер.

Сабантуй көнендә халык икегә бүленгән төсле булды: берәүләр Болгар җыенына китте, икенчеләр туган авылларының Сабантуен сайлады. Иң купшы һәм заманча Сабантуйны күрер өчен сигез чакрымлык машина тыгынын үтәргә кирәк иде. Сәгать саен бу машиналар арта гына барды. Өстәвенә, аларның бер-берсенә бик якын терәлеп бару аркасында казалар да күп булды. Әрсезрәк машина йөртүчеләр юл кырында үскән печәнне санга сукмыйча тыгынны узып китәргә ашыкты. Оештыручыларга икенче елга машина кую урыннарын арттырасы булыр, ахры.

Бәйрәмгә килгән кунакларны “Рио Карнавал” бию төркеме каршы алды. Бу кара тәнле егетләргә Миңгәр һавасы чит-ят түгел. Алар Татарстан якларына ел саен килеп чыгалар. Килгән тамашачылар аларны “Саба кояшында кызынган татар егетләре” дип атарга өлгерде.

Миңгәр Сабантуенда
Миңгәр Сабантуенда


Миңгәргә килүчеләр өчен кара тәнле биючеләрне күрү яңалык түгел, әмма мотофристайл-шоу һәм ТНА кагыйдәләре буенча тукмашу зур кызыксыну уятты. Беренчеләре бер-бер артлы мотоциклларда һавага ыргылдылар, ә икенчеләре татар халкы өчен сәламәтлекләрен дә кызганмады. Рингта барган шоуга 6 боксчы тәкъдим ителгән иде. Шуларның өчесе Русиянеке, калганнары – чит ил спортчылары.

Миңгәр Сабантуенда бокс ярышы
Миңгәр Сабантуенда бокс ярышы


Квадрацикллар ярышы, гадәттәгечә, күп халыкны җәлеп итте. Инеш ярлары буйлап очып баручы машиналар ярышы Миңгәрнең йөзек кашына әверелеп бара. Саба якларында автоузышларны яраталар, шуңа күрә бу ярыш төренә бөтенләй аерым караш.

Миңгәр Сабантуенда
Миңгәр Сабантуенда


Сабантуй өч мәйданда барды. Яшьләр өчен аерым, урта яшьтәгеләргә аерым сәхнә бүленеп бирелгән иде. Ә бәйрәмнең төп чаралары Сабантуй мәйданында барды.

Тантаналы рәвештә һавага салют җибәргәннән соң, тамашачылар алдына данлыклы "Boney M" төркеме чыкты. Алар үзләренең “Daddy Cool”, “Sunny”, “Rasputin” кебек данлыклы хитларын башкардылар. Ләкин аларның чын "Boney M" төркеме булганлыгына шик-шөбһәләр калды.

Яшьләрне "Болгар"лар кыздырды

Яшьләр сәхнәсен “Болгар" радиосы алып баручылары кыздырды. Гомумән алганда, Татарстанның барлык киң масштаблы чаралары “Болгар” сүзе белән үрелеп бара. Сабантуйның төп спонсоры Җәүдәт Миңнәхмәтов Болгар чоры тарихы белән кызыксынганы мәгълүм. “Болгар радиосы” ребрендингы уңай нәтиҗәләргә китергән, күрәсең. Бүгенге көндә алар зур тизлек белән популярлаша. Күптән түгел радиоэфирда Миңтимер Шәймиевнең булып китүе дә шуны исбатлый.

Сәхнәдә “Болгар" радиосы пиарлаган йолдызлардан тыш, татар яшьләренең башка кумирлары да чыгыш ясады. Иң көтеп алынганнары арасында Саба егете, җырчы Зөлфәт Зиннуров та бар иде. Миңгәр Сабантуе хакында аның фикерләрен сораштык.

– Зөлфәт, Сабантуйга заманча элементлар кертү кирәклеме?

Зөлфәт Зиннуров
Зөлфәт Зиннуров
​– Дөнья үзгәрә, халык үзгәрә. Әгәр Сабантуйга яңалык кертмәсәң, аның кызыгы да бетәр иде. Миңгәрнең бөтен кызыгы шунда, аңа бөтен республикадан киләләр. Республика гына түгел, башка регионнар да килә. Шәһәрдән кайтучылар бар. Быел, мәсәлән, башкорт номерлары бар иде, тагын хатын-кызлар көрәше һәм сумо да үзенчә кызык. Шулай ук квадрацикллар ярышын гына алыйк. Сабантуй карарга килгән һәрбер ир-атка кызыклы.

– Миңгәр Сабантуен шоу буларак кабул итәргә кирәкме? Сабантуй үзенең асылын югалтмыймы?

– Югалта дип әйтмәс идем мин. Бөтен уеннар кала бит. Шулай ук милли көрәш тә. Бары тик яңалары гына өстәлә.

– Сабантуйдан канәгать калдыңмы?

– Күп кеше булган җирдә авыррак инде ул. Мин канәгатен канәгать инде ул, иң мөһиме – халык канәгать калсын. Мин бит халык өчен эшләргә бардым. Ял итәргә түгел. Халык бара икән, димәк, аңа кызык, чөнки машиналар урман буеннан ук тезелеп төшкән иде.

– Зур бәйрәм чараларында хәмер һәм дуңгыз итеннән ясалган шашлык сатуга ничек карыйсың?

– Нишләтәсең инде, бөтен Сабантуйда аның ише әйберләр күрергә мөмкин. Узган ел Самар якларындамы шунда, хәмерсез Сабантуй оештырып караганын ишеткәнем бар. Бик матур узган дип ишеттем. Шундый Сабантуйлар өчен ике куллап риза. Миңа калса, шәп булыр иде.

Хәзер шушы Сабантуй аркасында Сабаны, Миңгәрне яхшырак беләләр. Кечкенә генә бер авылга бөтен кеше яратып килә. Уздыру урыны матур, килгән кеше яраткан артистларын, җырчыларын тыңлый ала. Башка җирдә күрә алмаса, Миңгәрдә бәхеткә ирешә. Бүләкләр дә кыйммәтле. Әгәр син яхшы көрәшче икәнсен, лаеклы бүләк ала аласың.

Миңгәр Сабантуенда
Миңгәр Сабантуенда
XS
SM
MD
LG