Freedom House: Русиядә матбугат иреге тагын да кимеде

Матбугат иреге көне алдыннан чыккан хисапта Freedom House телевидениене контрольдә тоткан Русия хакимиятен интернетта да ирекне чикләүгә керешүдә гаепли.
Дөньяда сәяси һәм сивиль иреклекләр торышын күзәтеп баручы Freedom House оешмасы 3 Май -- Халыкара матбугат иреге көне алдыннан дөньяда матбугат иреге торышы турында еллык хисабын чыгарды. Бу хисапка караганда, былтыр тулысынча ирекле матбугат булган илләрдә яшәүчеләр саны соңгы ун елдагы иң түбән дәрәҗәсенә төшкән.

Бу хисапта Русия дә матбугат ирекле булмаган илләр төркеменә кертелә. "Матбугат иреге моңарчы да репрессияләнгән Русиядә 2012 елда Владимир Путин президент вазифасына кайту белән вәзгыять тагын да начарайды, хакимиятләр матбугат иреген чикләү өчен тупас ысулларны да, хәйләкәр ысулларны да кулланды диелә анда. Freedom House язуынча, хөкүмәт былтыр телевидениене үз контролендә калдыру белән бергә интернетка да контрольне көчәйткән.

Хисап Конституциясе сүз иреген һәм матбугат иреген гарантияләгән Русиядәге рәсмиләрне хакимиятнең канун бозуларын тәнкыйтьләүче азсанлы журналистларның авызын сәясиләшкән мәхкәмәләр белән томалауда гаепли. "Конституция һәм 2009 елгы канун мәгълүмат иреген гарантияли, әмма хөкүмәт эшчәнлеге турында, мәхкәмләр эшчәнлеге турында мәгълүмат алу яки хөкүмәтнең интернет сәхифәләре аша мәгълүмат алу чынлыкта бик нык авыр", диелә анда. Экстремизм төшенчәсенең канунда ачык итеп билгеләнмәве сәбәпле хакимиятләрнең җитәкчеләрне тәнкыйтьләүчеләрне, шул исәптән журналистларны экстремизм гаепләүләре белән тыюы, нәтиҗәдә журналистлар арасында үзцензура дигән нәрсәнең көчәягәннән-көчәя баруы да Freedom House хисабында игътибардан читтә калмаган.

Былтыр Путин президент вазифасына кайтканнан соң Бердәм Русия фиркасе контролендәге Дума кабул иткән репрессив кануннарның протест белдерүләрне чикләүне генә түгел, журналистларны чикләү максатын да куюы, хакимиятнең яңа кануннар нигезендә интернеттагы күп кенә сәхифәләрне тыюы турында да әйтелә быелгы хисапта. "Интернет башка төр медиадан иреклерәк булып калса да, күпкә төрлерәк хәбәрләр һәм фикерләр бирсә дә, хакимият интернетның популярлыгы арту нәтиҗәсендә дәүләт контролендәге медианың тәэсире кимүен аңлый һәм бәйсез фикерле блогерларны агрессиврак рәвештә куркыту, интернеттагы язмаларны бетерү, интернетта фикер белдерүләрне манипуляцияләү белән җавап бирә. Кремльнең беректәшләре берничә бәйсез онлайн газетны сатып алды яки үзләренең хөкүмәт яклы яңалыклар сәхифәләрен булдырды һәм, хәбәрләргә караганда, алар Кремль яклы пропаганда, бәйсез хәбәр сәхифәләрен һәм блогларны бетерү өчен акча алучы блогерлар һәм хакерлар челтәрен үстерә. Танылган бәйсез медиа чараларының, шул исәптән "Новая Газета", "Коммерсант" газетлары, "Эхо Москвы" радиосы һәм "Дождь" телевидениесе, Slon.ru сәхифәләре 2012 елда хакерлар һөҗүмнәренә дучар булды. Бу хәлләр бигрәк тә президент сайлау һәм июнь аенда Путинга каршы протестлар чорында күзәтелде", диелә Freedom House хисабында.

Дөньядагы матбугат иреге торышына багышланган еллык хисапта шулай ук Би-Би-СИ, Азатлык радиоларының тапшыруларын чикләү, ретрансляция мөмкинлекләрен бетерү дә тәнкыйтьләнә, чит ил радиоларының тапшыруларын тыючы 2011 елгы канун нигезендә былтыр Азатлык радиосының урыс телле тапшыруларының урта дулкыннардагы ешлыклардан колак кагуы да телгә алына.