Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке телевидение йолдызы троллейбуста билет сата


Александр Зверьков троллейбуста билет сата
Александр Зверьков троллейбуста билет сата

Телевидение йолдызыннан троллейбуста билет сатучыга әверелгән Зверьков төбәкләрдәге журналистика язмышын чагылдыра.

Заманында телевидение йолдызы булган Александр Зверьков хәзер Идел буендагы 220 мең кешелек Рыбински шәһәрендә 18-нче санлы кызыл троллейбуста билет сатучы булып эшли.

Үзенең журналистикадагы язмышын ул Чехов әсәре белән сурәтли.

“Хикәя бик шәп гыйбарә белән башлана: “Фәкыйрьлекне, мәхәббәтне һәм сугышны кичермәгән кеше – тулы тормыш белән яшәмәгән”. Мин боларның барысын да үттем. Минем тормышта зур мәхәббәт тә булды, шул ук мэр белән рәхимсез сугыш та булды. Һәм инде ике ел ярлылык та” – ди Зверьков.

Зверьков язмышы Русия төбәкләрендә заманында шактый җанланып алган җирле киңкүләм мәгълүмат чараларының бүгенге хәлен ачык сурәтли дияргә мөмкин.

Җирле хакимиятләрне тәнкыйтьләүче кечкенә радио һәм телевидение каналлары мондый тәнкыйтьне киметергә һәм бетерергә яки ябылырга мәҗбүр ителде.

Бәйсез матбугатны бетергәннән соң җирле җитәкчеләр үз карамакларындагы шәһәр яки өлкәләрне үз шәхси хуҗалыклары кебек идарә итү мөмкинлеге алды.

Матбугат чараларында тәнкыйть һәм бәйсезлек кимү белән халыкның аларга ышанычы да кисәк кимеде. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, Русия халкының 33 проценты илдәге һәм дөньядагы хәлләр турында киңкүләм мәгълүмат чараларына караганда дуслары сөйләгәнгә күбрәк ышана. Өч ел элек андыйлар илдә 24 процент булган.

Зверьков язмышындагы проблемнар 2004 елда Евгений Сдвижков Рыбински мэры булып сайланганнан соң башлана.

Ул чакта Зверьков үзе эшләгән Студио Альфа телевидениесе аша шәһәрнең кайбер районнарында чүп җыю эшендәге җитешсезлекләр турында сөйләгәннән соң, бу телевидение проблемнар белән очраша.

«Мин Сдвижковка моның тәнкыйть булмавын, аңа игътибар итәргә кирәкле нәрсәләр турында сөйләвебезне, монда шәхсән аңа карата берни дә булмавын, аның минем өчен яхшы да, начар да түгел, бары тик мэр булуын, ә минем журналист буларак теге яки бу нәрсәгә аның игътибарын җәлеп итәргә кирәк дип санавымны аңлатырга тырыштым. Әмма ул моны бөтенләй башкача кабул итте», - ди Зверьков.

Ахыр чиктә шушы хәбәре аркасында Зверьков эштән куыла.

Башта Студио Альфаны электр утыннан өзәләр. Аннан соң мэрия сакчылары килеп аларның җиһазларын тартып алалар. Шуннан соң журналистлар инде элекке студияләрендә эшли алмый.

Студио Альфаның тамашачылары кимү нәтиҗәсендә телевидениене яшәтү өчен зарур булган реклама акчаларының да кайсы якка таба үзгәрүе тиз арада күренә.

“Шуннан соң безнең телевидениедә иң өметсез чор, хакимият тарафыннан чын-чынлап эзәрлекләүләр башланды. Без чардакларда, базларда эшләдек. Чардакта эшләгәндә анда хәтта тәрәзәләрдә пыяла да юк иде. Кышын яки көзен яңгыр яуганда анда эшләүне күз алдына китерә аласызмы”, - ди Зверьков.

Юлия Муратова
Юлия Муратова
​Студио Альфаны оештыручы һәм баш мөдир Юлия Муратова хезмәткәрләргә эш хакы түләү өчен бурычка акча эзләп чабуын әле дә йөрәк әрнүе белән искә ала.

Ахыр чиктә бурычлар һәм басым бик нык зурайгач, Муратова түзә алмый, 2006 елда Студио Альфаны Мәскәү телевидение ширкәтенә сатарга мәҗбүр була. Яңа хуҗа исә шәһәр башлыгы белән киңәшләшкәннән соң Зверьковны эштән куа.

Мәскәүдә урнашкан Экстремаль журналистика үзәге аналитигы Ирина Гусейнова, Зверьков һәм Студио Альфа язмышы Русия төбәкләре өчен гадәти хәл, ди.

“Бу гадәти күренеш. Ул шулай адым-адым эшләнә. Башта үзәк каналларны үз кулларына алдылар. Алар инде хәзер тулысынча контрольдә тотыла. Беренче Русия каналы, Россия һәм НТВ язмышын беләсез. Шуңа күрә, берни дә үзгәрмәде. Бу хәлләр көзгедәге кебек төбәкләрдә дә чагыла”, - ди Гусейнова.

Рәсми рәвештә бәйсез саналган әмма хакимият белән дустанә мөнәсәбәтләргә бәйле киңкүләм мәгълүмат чаралары күп булу сәбәпле, мәгълүмат кырында дәүләт монополиясенең ни кадәр урын алуын исәпләү шактый кыен.

Күзәтүчеләр Русия төбәкләрендә киңкүләм мәгълүмат чараларының 80 проценты теге яки бу рәвешле җирле хакимияткә бәйле дип саный.

Левада фикер белешү үзәге әйтүенчә, Русия халкының 94 проценты хәбәрләрне үзәк телевидениедән, 41 проценты радиодан ала, нибары 11 проценты гына җирле телевидениеләрдән ала.
XS
SM
MD
LG