Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендэ балалар өчен чаралар уздырыла, театр түгәрәге эшли. Хәзер анда “Җәйге укулар” исеме астында төрле чаралар уза
Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан Муса Җәлил китапханәсенә бу тирәдә яшәүчеләр генә түгел, башкаланың барлык микрорайоннарыннан да милләттәшләребез татар китапларын алырга киләләр. Китапханәсе татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәге статусын да алды. Туган телендә китаплар, газет-журналлар белән кызыксынучылар китапханәгә теләп йөри, әле биредә татар драма түгәрәге дә эшли, төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар уза, җирле авторларның иҗат кичәләре оештырыла. Шулай итеп, укучылар җирле татар шагыйрьләре, язучылары, татар журналистлары, Татарстаннан килгән иҗат әһелләре белән дә биредә аралаша.
Күптән түгел китапханәгә өстәмә бүлмәләр бирелде. Аларда төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Хәзер укучыларны ишектән керү белән ачык яшел төскә буялган яңа игълан такталары каршы ала. Җәлилгә багышланган күргәзмә дә хәзер башкача эшләнгән. Барлык эшләрне җайга салып, аларны төгәл итеп башкаруны таләп итүче – китапханә мөдире Рәмизә Камалиева.
Китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы нәтиҗәсендә заллар да хәзер башка төсмер алды. Биредә кечкенә генә музей бүлмәсе дә булдырылган. Анда халкыбызның көнкүреш әйберләре, киемнәре урын алган. Аларның күбесен хезмәткәрләр үзләре алып килгән. Кайбер экспонатларны китапханәгә йөрүче укучылар китергән. Әле музейдагы киштәләрнең бер өлеше буш. Мәрхәмәтле кешеләр тагын кызыклы экспонатлар китерер дип өметләнәләр биредә.
“Ә китапханә музееның күрке – милли киемнәр. Аларны әле генә алдык. Күлмәк, калфаклар, чигүле ак алъяпкыч – боларны Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Равил Шәрифуллин тектереп бирде”, диде китапханә мөдире Рәмизә Камалиева.
“Китапханәдә кунаклар бик еш була. Шулай ук биредә милли чаралар да күп уза. Кунакларны каршы алырга, чараларны алып баручыга милли киемнәрдә булу матур төсмер бирер”, дип билгеләп үтте Рәмизә ханым.
Шулай ук китапханәдән ерак булмаган 19-нчы, 215-нче һәм 116-нчы балалар бакчаларының татар төркемендәге сабыйлар арасында да эш җәйга салынган. “Нәни милләттәшләребезне дә милли киемнәребез белән таныштыру бик кирәкле. Балалар милли киемнәрне китаплардагы рәсемнәрдә генә күреп калмас, аларны үз куллары белән дә тотып карап, ничек эшләнгәнен күреп, хозурлана алачак. Нәниләр белән музей бүлмәсендә бәйрәмнәр уздыру да күздә тотыла”, диде Рәмизә Камалиева.
Уку залындагы киштәләрдә татар һәм рус телендә нәшер ителгән басмалар, төрле белешмәләр, сүзлекләр, башка китаплар бик җайлы итеп урнаштырылган. Әйтергә кирәк, китапханә ел саен егермедән артык газет-журнал яздырып ала. Аларың унҗидесе – татар телендәге басмалар. Уку залы тиздән тагын яңа китаплар белән тулыландырылачак.
“Казаннан биш йөзләп китап килгән. Әлегә алар Үзәк китапханәдә теркәүдә. Тиздән алар укучылар кулына тапшырылачак”, диде китапханә мөдире.
Китапханәдә барлыгы 25 мең данә китап саклана. Аларның ун процентын татар телендә яки татар халкына багышланган китаплар тәшкил итә. Татар китаплары өчен хәзер аерым бүлмә булдырылган. Татар фондында сирәк китаплар, сүзлекләр, кыйммәтле белешмәләр, татар халкы тарихына багышланган фәнни басмалар һәм әдәби әсәрләр бар.
Укучыларга өйгә китаплар бирү залындагы киштәләргә игъланнар ике – татар һәм рус телендә эленгән. Алар да татар халкына хас булган яшкелт төстә. Әйтергә кирәк, балалар кызыксынып татар телендәге китапларны сайлый. Өлкәннәр дә үзенә кирәкле китапларны биредән ала.
“Җәйге укулар” исеме астына тупланган чаралар арасында җәй айларында балаларны кызыксындыру өчен эшләнгән махсус күргәзмә дә бар. Ул “Җәйге китап сукмагы” дип атала. Биредә балалар өчен викторина сораулары да эленгән.
“Әлеге викторина сорауларына балалар җаваплар эзләп, төрле тармакка кагылган китапларны алып укый. Шулай ук балаларны китаплар белән кызыксындыру өчен махсус стенд та эшләдек. Анда укучыларның күпме дәрәҗәдә баллар җыйганын күрергә мөмкин. Август беткәч, балларны санап, укучыларга бүләкләр бирергә ниятлибез”, диде Рәмизә ханым.
Шулай ук китапханәдә балаларга укыган әсәрләрен тасвирлап рәсемнәр ясау өчен дә мөмкинлек тудырылган. Рәсемнәрнең ниндиләре генә юк. Алар төрле алымнар кулланып ясалган – кемнең күңеле нәрсәне хуш итә, куллары нәрсә булдыра ала – каләм белән буялган, кәгазьдән кисеп ябыштырылган рәсемнәр, тәбигатьтән җыеп кергән яфрак, үләннәрдән ябыштырылган сурәтләр дә игътибарны җәлеп итә.
Ул гына да түгел, малай-кызлар китапханәдә оештырылган театр түгәрәгенә дә бик теләп йөри. Алар сентябрь аена билгеләнгән китап һәм сәнгать фестиваленә әзерләнә. Балалар саны да байтак, алар рольләренең сүзләрен өйрәнеп, репетицияләрдә үзләрен бик иркен тота.
Азалиягә китаплар уку да, театр түгәрәгендә шөгыльләнү дә бик ошый. Алина бирегә сеңеле белән йөри. Спектакльдә катнашучыларга төрле-төрле киемнәр дә тапканнар. Саша исемле кыз сәхнә киемнәрендә үзен бик яхшы хис итүен җиткерде. Костя исемле малайга театр түгәрәгендә катнашу әлегә җиңел түгел, күп сүзләр өйрәнергә туры килгән.
Балалар һәм өлкәннәр өчен театр түгәрәген китапханәче Рәфилә Рәсүлева алып бара. Һәр төркем белән эшләүнең үзенчәлеген билгеләп, авырлыкларына да карамастан, бу шөгылен күңеленә хуш килүен җиткерде Рафилә ханым.
Театр түгәрәгенә йөрүче балалар фестивальгә әзерләнә генә әле. Ә китапханә шәһәрдәге тагын шушындый биш информацион үзәк белән төрле проектларда катнашып, җиңүчеләр исемлегенә кергән. Мисал өчен, шәһәр күләмендә узган “Күпмилләтле Ижау” дип аталган проектта җиңеп, китапханә зур бүләкләргә ия булган. Яңа компьютер һәм башка техник җиһазлар китапханә хезмәткәрләренең эшен җиңеләйткән, китап укучыларга да мәгълүмат туплау өчен киңрәк мөмкинлекләр ачкан. “Соңгы елда китапханәләрнең махсус электрон сайты да булдырылган. Анда кереп, укучылар үзләре өчен кирәкле мәгълүмат туплый алачак. Әлегә сайтта татар халкының милли ашлары гына урын алган. Аны тулыландыру күздә тотыла. Бу хакта китапханә мөдире Рәмизә Камалиева сөйләде.
Яңа уку елыннан китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен махсус курслар ачуга әзерләнә башлаганнар. Китапханә татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәге буларак та киләчәккә яңа планнар белән яши.