20 июнь Башкортстанның иң зур күлләренең берсе булган Кандра буенда республика тарихында беренче тапкыр татар балаларының “Сәләт” аланы ачылды.
"Сәләт-Кандракүл" аланында 80 бала ял итә. Аларның егермедән артыгы Уфадан, шуларның өчесе 84нче санлы татар гимназиясеннән. Уфадагы 65нче санлы татар гимназиясеннән бер бала да юк. Аның урынына данлыклы Бәләбәй татар гимназиясе 17 бала җибәргән. Туймазы районыннан егермегә якын бала. Калганнар республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан җыелган балалар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, аланның ачылачагы хакында барлык ике дистәгә якын татар җәмәгатьчелек оешмаларына җиткерелгән булган. Аларга төп шарт дип һәр оешмадан татар телендә аралаша алган сәләтле өчәр бала тәкъдим итәргә кушылган. Ләкин ике дистәгә якын оешмадан ике генә бала тәкъдим иткәннәр.
"Сәләт" аланын оештыручы – "Рамазан”" төрки мәдәни-агарту үзәге. Оешма рәисе Марат Шәрипов сүзләренчә, чараны төп оештыручы ул булса да, алар Татарстанның “Сәләт” вәкилләре белән кулга-кул тотынып эшлиләр. Шуңа аланның директоры вазыйфасын Казаннан килгән Регина Нуруллина башкара. Ул шулай ук тагын ике әйдәман кызны алып килгән. Башкортстан ягыннан аларга тагы дүрт әйдәман ярдәм итә. Алар Башкортстан дәүләт университеты татар бүлегенең IV курсында укучы кызлар.
Аланның беренче көне урнашу, танышу кебек чаралар белән ачылды. Балалар өч төркемгә бүленде. 21 июнь тантаналы ачу чарасы узды. Аланның директоры Регина Нуруллина:
“Сәләт” хәрәкәте 1994 елда оешкан. Ул Казан дәүләт унивнрситеты профессоры Җәүдәт Сөләйманов һәм бер төркем укытучылар башлангычында оешкан. Ял кыры балаларның һәм яшьләрнең сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен оештырылган. Безнең төп максат – сәләтле балалар һәм яшьләр белән ел дәвамында эшләү, аларның рухи һәм һөнәри өлгерүләренә ярдәм итү, милли элита үстерү.”
Регина Нуруллина үзе “Сәләт”тә сигез тапкыр эшләгән. Аның сүзләренчә, Башкортстанда оешканы башкачарак. Аның программасына җирле башлангычлар да кертелгән.
Без ял аланны оештыручы Марат Шәриповка берничә сорау бирдек. Сүзен ул програмга Башкортстан ягыннан өстәлгән яңалыклар белән башлады:
“Аланда спорт һәм мәдәни чаралар белән беррәттән укучыларның фәнни-гамәли конференциясе, балалар фәнни эшләре күргәзмәсе кебек чаралар узачак. Татарстаннан аермалы буларак, бездә татар халык уен кораллары ансамбле, балалар филармониясе, татар шигъри театры да ачарга дип торабыз. Әлбәттә, төп програм Казан кызлары кулында. Безнең “Сәләт”кә күптән түгел Фән Вәлиәхмәтов уздырган үзләре уйнап башкаручы гармунчылар бәйгесендә, шигърият, сәнгатьле уку ярышларында җиңүче һәм башка сәләтләр тупланган. Үзебезнең яктан өстәлгән башлангычларга Фән Вәлиәхмәтов белән милли уен коралларында уйнауга өйрәтү дәресләре, Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы галимнәре белән очрашу, Австралиядән килгән татарлар белән туган тел хакында түгәрәк өстәлләр уздыру кебек чаралар каралган.”
Башкортстандагы “Сәләт” аланы 28 июньгә кадәр дәвам итәчәк.