Татар яшьләре көннәренә – 25 ел

Беренче татар яшьләре көннәрендәге әдәби кичә. 1990 ел

25 август Казанда Татар яшьләре көннәре башлана. Әлеге чарада бер генә тапкыр булса да катнашкан кеше аны гомере буе сагынып яши.

Татар яшьләре көннәре башланып киткәнгә чирек гасыр узып киткән. 1990 елны милли хисләре ташып торган бер төркем кыю яшьләр интернетсыз, мобил телефонсыз заманда үз көчләренә генә таянып башлаган чара шактый кешене милләтенә якынайтты, татар гаиләләре барлыкка килде. Әлбәттә, 25 ел буена әлеге чарага "ясин чыгылмаган" һәм аны саклап килгәннәр икән, димәк бу да кемнәрнеңдер тырышлык нәтиҗәсе.

Быелгы юбилей чарага Русиянең 29 төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Төркия, Австралиядән 180 вәкил җыела. 1990 елны лагерьга 146 кеше килгән була һәм аларның күбесе әле дә бу беренче чараны иң кадерлесе булганын искә ала.

“Беребез дә югалып калмадык, һәрберебез тормышта үз юлын табып, кыйбласына тугъры калып яши, әмма һәрберебезнең күңелендә сагыш бар, шушы Татар яшьләре көннәрен сагыну бар", дип сөйләгән иде бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе, "Яңа Гасыр" радиосы хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллина.

Нәкъ шул еллардагы сагышны басар өчен быел мөмкинлек дә тудырылган. Ул елдагы ветераннар, делегатлар быелгы Татар яшьләре көннәренә дә зур кунак буларак чакырылган. 26 август көнне алар яңа буын белән танышып, чирек гасыр элек булган вакыйгаларны аларга җиткерәчәк.

Миләүшә Насыйбуллина

Моннан тыш, быелгы програмда татар теле, тарих, дин, вокал, хореография, гарәп каллиграфиясе дәресләрен укыту, түгәрәк өстәлләрдә, семинар-тренингларда катнашу көтелә. Казан, Бөек Болгар шәһәренә сәфәрләр булачак. Татар яшьләре өчен “Татар кызы”, “Татар егете” кебек иҗади бәйгеләрдә үз сәләтләрен сынаячак. Проектлар тәкъдим итү, дини оешмалар белән элемтәләр, белем бирү, балалар программалары, социаль, мәдәни, IT өлкәләргә кагылышлы блоклар булачак.

1990 елга әйләнеп кайтсак, беренче чара гына булуга карамастан Татар яшьләре көннәре шактый бай оештырылган.

"Аларны Кырлайга алып бардык, Тукай белән таныштырдык. Болгарга сәяхәт кылдык, Идел өстендә таң каршыладык, Казанда мәчетләрдә өмәләр ясадык. Кемдер шул вакыттан намазга басып калды.

Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу

Ул вакытта түбәтәйдән йөрүләр, башка яулык бәйләүләр бөтенләй күрелмәгән хәл булды. Ә монда яшьләр килеп төшә, барысы да татарча сөйләшә, аякларында чүәкләр, башларында түбәтәй, яулык. Бу бер шаккатыргыч вакыйга булды.

Менә мин үзем Сабага барып агач кашыклар алып кайттым. Ике меңлек кашык саттым, ул бүгенге акча белән күпме тора торгандыр - белмим. Килгән кешеләр беренче чиратта милли һәдия алып китсен дип тырыштык. Аннары ул җыелган акчаны үз юлым белән Саба урман хуҗалыгы хисапчысына илтеп тапшырдым.

Кыскасы, Татар яшьләре көннәре ул безнең бөтен тормышыбызны үзгәрткән көннәр иде. Чөнки бу беренче чара киләчәккә юл күрсәтте”, дип искә алган иде чараны оештырып йөргән “Сөембикә” журналы хезмәткәре Гөлнур Сафиуллина.

Фәрит Иделле һәм Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу

Шул 25 ел эчендә Татар яшьләрендә катнашканнар арасында 45кә якын татар гаиләсе барлыкка килгән. Хәтта кайбер чит ил татарлары үзләренә тормыш иптәше сайлар өчен нәкъ шушы чараны көтеп торганы мәгълүм. Русия төбәкләрендә татар яшьләре оешмаларында катнашучыларның иң тырышларын гына сайлап җибәрү сәбәпле, ул милли эшләрдә катнашуда активлыкны арттыруга да бер этәргеч булып тора.

Татар яшьләре көннәренең тантаналы ачылышы 26 августта үтәчәк. Анда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашыр дип көтелә.