Татар яшьләре көннәре үзенең тарихы белән 1990 елларга килеп тоташа. Ул беренче көннәреннән үк төрле чараларга бай булган. Биредә Сабан туйлары, кич утырулар үткәрелгән. Чит төбәктән килгән яшьләр өчен шагыйрьләр, язучылар, телевидение вәкилләре, журналистлар белән очрашулар оештырылган.
Беренче Татар яшьләр көннәре күңелдә кадерле мизгел булып калды, дип сөйләде беренче Татар яшьләре көннәрендә актив катнашкан, аның оештыручыларының берсе булган Миләүшә Насыйбуллина:
“Беренче Татар яшьләре көннәреннән ничә ел узса да, күңелдә шул хәтле кадерле мизгел булып уелып калган, чөнки кешенең гомерендә бер генә шундый хәсиятле ядкарь кала торгандыр.
Минем өчен ул әни булу, радиодагы ниндидер эшчәнлегем белән дәрәҗәгә ирешү түгел, ә нәкъ менә Татар яшьләре көннәре булды. Чөнки дөньяга караш формалашу да, гомумән, интеллект ягыннан үсү дә нәкъ шушы беренче Татар яшьләре көннәре белән бәйле.
Шундагы безнең дуслык, аралашу бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Һәм ул бик кадерле дуслык, кайгыны гына түгел, шатлыкны да уртаклаша белә торган дуслык ул.
Тормышка чын мәгънәсендә шушы Татар яшьләре көннәреннән әзерләндек, дип әйтәсе килә. Ел саен Татар яшьләре көннәре шушы көннән шушы көнгә кадәр уза дигән хәбәрне радиодан укып торганда, күңелемнең ничек җилкенгәнен белсәгез иде.
Йөрәгем 18дә генә, дигәннәре яшь вакытта кызык сүзләр кебек кенә, аңа ышанасы да килми, ә чыннан да гомер узган саен ул сүзләрнең ни дәрәҗәдә чын күңелдән әйтелгәненә, ихлас икәненә ышанасың”.
"Яшьләргә активлык җитми"
Татар яшьләре көннәре Казанның югары уку йортларында укучы студентларны да берләштерде, ди Миләүшә Насыйбуллина. Чөнки бирегә төрле уку йортларында белем алучы татар яшьләре килгән. Алар җыелышлар да уздыра торган булган, анда рус сүзләре кушмыйча, чиста татарча сөйләшү өчен төрле чаралар да күргән.
"Милли хәрәкәт ул вакытларда ургылып, олы адымнар ясаганга, яшьләрдә бирелгәнлек тә көчлерәк иде, яшьләр активрак та иде", ди Миләүшә Насыйбуллина. Әллә оештыручылар көчле булганга, үзебезчә, янып-көеп яши идек, ди ул.
“Татар яшьләре көннәрен башлап җибәрүчеләр дигәндә, иң беренче Рим Гыйльфановны әйтер идем, ул бу эшнең идеологы иде, аннары соң, әлбәттә, Ирек Гарифны атап китәргә кирәк.
Нурсөя Шәйдуллинаны, Гөлнур Сәфиуллинаны, Ветеринария академиясендә укучы актив егетләр бар иде. Нәҗип дигән егет бар иде – Мамадыштан, Айнур дигәне – Түбән Камадан.
Камал театры каршында, опера һәм балет театры каршында кичке уеннар оештыра идек. Очрашып сөйләшә идек, безнең җыелышлар була иде.
Әле хәтеремдә: җыелышта кем бер урысча сүз әйтә, шул табынның түренә куелган стаканга ун тиен акча сала торган иде. Менә шулай телне чистарту өстендә эшли идек.
Беребез дә югалып калмадык, һәрберебез тормышта үз юлын табып, кыйбласына тугъры калып яши, әмма һәрберебезнең күңелендә сагыш бар, шушы Татар яшьләре көннәрен сагыну бар", дип сөйләде Миләүшә Насыйбуллина.
Бүген дә Татар яшьләре көннәрендә төрле чаралар уздыру дәвам итә. Язучылар, журналистлар белән очрашу, Болгар шәһәрчеге, Казанның истәлекле урыннарында булу гадәтләре дә саклана килә. Шул ук вакытта, ел саен яңа бәйгеләр, чаралар да өстәлә бара.
Бүген яшьләр мохитендә, кызыксынуында зур үзгәрешләр булса да, Татар яшьләр көннәре үзенең төп бурычын югалтмый: ул төрле төбәкләргә сибелгән татар яшьләрен бер мәйданга туплап, милли үзаң тәрбияли.