"Чит телләрдән кергән сүзләр татарчалаштырылырга тиеш"

Заһир Хәсәнов

Интернетта "Дөньяда телемез бар!" төркеме эшләп килә. Аның авторы белән татар теленең бүгенге халәте, алынма һәм искергән сүзләрне куллану турында һәм татар теленең тарихи байлыгын кайтару хакында сөйләштек.

Интернет ул төрле мемнар һәм шаяртулар урыны гына түгел, ул җитди бәхәсләр һәм сыйфатлы контент урыны да. Татар интернетында тел мәсьәләләре, бүгенге лексика һәм тел язмышы турында язышу урыннары юк түгел. Аларның берсе – Вконтакте сайтындагы "Дөньяда телемез бар" төркеме. Күптән түгел ачылса да, ул инде татар теле өчен янып-көеп йөрүчеләр арасында популяр булып китте.

Төркемне Заһир Хәсәнов исемле егет ачып җибәрде. Тумышы белән ул Башкортстаннан. Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар һәм инглиз телләре белгечлегендә укыган. Моңа кадәр ун еллап инглиз телен укыткан, быел исә ул татар телен укыта башлаган. Чаллыда яшәгәннән соң Казанга күченгән. Заһир әфәнде хатыны белән 3 малай үстерә.

Укытучы өчен мәшәкатьле чирек ахырларында вакытын табып, Заһир Хәсәнов безнең белән тел һәм аның кулланылышы турында сөйләшеп алды.

– Заһир әфәнде, иң беренче соравыбыз: инглиз теленнән татар телен укытуга нигә күчтегез? Бу юнәлеш перспективасызрак дигән сүзләрне еш ишеткәнсездер..

Татар телен укыта башлавымның сәбәбе - үз милләтемә, беренче нәүбәттә татар теленә хезмәт итәсем килә.

– Татар телен ни өчен укытырга булдым дисезме? Әйткәнемчә, татар телен бары быел гына укыта башладым. Татар телен укыта башлавымның да, гомумән, Казанга күченеп килүемнең дә сәбәбе шул ки: үз милләтемә, беренче нәүбәттә татар теленә хезмәт итәсем килә. Мин моны перспективасыз юнәлеш дию белән һич тә килешмим. Һәр кеше эшенең, хезмәтенең перспективалыгын үзе билгели бит.

– Вконтактеда сезнең "Дөньяда телемез бар!" төркеме эшләп килә, ул кызыклы материалларга бай. Аны нинди максатлардан ачтыгыз? Башта максаты рус теллеләрне татарчага өйрәтү булып тоелса, хәзер күбрәк иске татар сүзләрен күреп була.

– Кечкенәдән үк, мәктәп укучысы булганда ук теге яки бу сүзнең никтер бары русчасын гына куллануыбыз, татарчасын, гомумән, белмәвебез гаҗәпләндерә иде үземне. Аннары, университетта укыганда берәр рус кешесе янында рус сүзләре кыстырып сөйләргә ояла идем мин. Телебезнең хәле, Рабит ага Батулла әйтмешли, чыннан да мөшкел. Моны күреп торган минем йөрәгемә кан савып тора.

Заһир Хәсәнов

Үз сүзләребезне белмәү белән беррәттән, без әле татар теленә хас булмаган структуралар да кулланабыз бит. Мәсәлән, "буенча" сүзе. Никтер рус телендәге "по"га тәңгәлләштерәбез аны. "По математике" – "математика буенча", "по Менделееву" - "Менделеев буенча". Болар русча фикер йөртүебездән килә.

Әгәр, әйтик, русча белмәгән берәр ХIХ гасыр азагы әдибе боларның барсын да ишетсә, ул әйтелгәннәрне гомумән аңламас иде. Шуңа күрә дә без ул вакытта язылган әдәбиятны укый алмыйбыз. Сүзләр башка. Җөмлә төзелеше башка. Гомумән, бер үзгәреш тә кертелми калса, ул чорның телен татар теле дип атап та булмаска мөмкин.

Татар телебезнең югалып барган, сүз катламнарын якты дөньяга актарып чыгарып, мөмкин кадәр күбрәк кешегә өләшергә

Менә бу әйберләр мине бик нык борчый. Бу әйберләр хакында һәр очраган кешегә сөйләп, хәтта тенкәләренә дә тиеп бетәмдер. "Дөньяда телемез бар" төркеменең барлыкка килү сәбәбе дә менә шул инде. Татар телебезнең югалып барган, сүз катламнарын якты дөньяга актарып чыгарып, мөмкин кадәр күбрәк кешегә өләшергә. Төркем кысаларында чыгып барган материалга килгәндә, ниндидер бер систем юк. Мин, гомумән, бик импульсив кеше. Үземә кызыклы, шул рәвешле башкаларга да кызыклы булырга тиеш берәр нәрсәгә юлыктым исә, ул әйберләрне өләшергә ашыгам.

– Төркемдә зур мәсьәлә күтәрелә: татар теленең шактый зур сүз байлыгы югала бара. Дөрес аңласам, сез иске татар теленнән күбрәк сүзләр кайтарырга тәкъдим итәсез?

– Алай дип әйтмәс идем. Дөресрәге, алай гына түгел. Иске сүзләрнең кайсыларын кайтарып була - мин аларны кайтару яклы. Әгәр кайтарып булмый икән, ул очракта төрки-татар теле нигезендә яңа сүзләр ясарга кирәктер. Тик безнең яңа сүзләр ясау ысуллары югалып бетү дәрәҗәсендә. Моның өчен сүз ясау ысулларын тергезергә, башка төрки телләрдән алырга кирәктер.

"Дөньяда телемез бар!" төркеме материалы

Телебезнең үз мичендә пешкән ипи-сүзләр катламы күбрәк булырга тиеш. Һәм, шулай ук чит телләрдән кергән сүзләр татарчалаштырылырга тиеш. Соңгы арада моңа мисаллар очрый башлады. Мәсәлән, берничә көн элек кенә һуманистик сүзе күземә ташланды.

Никтер рус сүзләре русча ничек, бездә дә шулай язылырга һәм әйтелергә тиеш

Рус сүзләренә килгәндә, монда бер олы мәсьәләдән башка бернинди дә каршылык күрмим. Аны янә Рабит ага Батулланың сүзләре белән әйтәм: "Әгәр теге яки бу сүз татар теленә керә икән, ул сүз ана телебезнең тегермәнендә тартылып керергә тиеш ки, тел төзелешен эчтән җимермәсен". Бүген исә без ни күрәбез? Никтер рус сүзләре русча ничек, бездә дә шулай язылырга һәм әйтелергә тиеш. Мәсәлән, автобус сүзен алыйк. Минем авылда аны афтаwыз дип әйтәләр. Һәм татар теле фонетикасына күрә бу – тегермәннән тартылып чыккан сүз. Ләкин рәсми берәр язуда бу сүзнең, һәм, гомумән, бик сирәк очракларны исәпкә алмасак, рус теленнән кергән бик күп сүзнең татар фонетикасына яраклаштырылганын күргәнегез бармы?

Кабатлап әйтәм, гомумән алынмаларга мин каршы түгелмен. Тик алар татар теленә керер алдыннан татарчалаштырылырга тиеш. Гарәп һәм фарсы алынмалары татарлашкан, рус сүзләренең күпчелеге - юк.

Гарәп һәм фарсы алынмалары татарлашканнан, рус сүзләренең күпчелеге - юк

Телдәге үзгәрешләр беркайчан да кинәт, бер көндә эшләнеләчәк эш түгел. Уйланылып, тел галимнәре, матбугат һәм медиа чаралалары вәкилләре һәм хөкүмәт тарафыннан күмәкләшеп, бердәм булып башкарылачак эш бу. Әгәр тиз арада моны аңлап кирәкле чаралар башкарылса, әле соң түгел. Әле һаман соң түгел.

"Дөньяда телемез бар!" төркеме материалы

– Искетатар сүзләрен күбрәк куллансак, татар теле күпчелек тарафыннан аңлашылмый торган телгә әйләнмәсме? Гади халык бар бит.

– Чыннан да, бу мәсьәлә бар. Һәм моннан да бигрәк, бу мәсьәлә яңа да түгел. Элекке, иске язма татар теле шулай ук гади халыкка аңлашылган тел булмаган. Анда гарәп һәм фарсы алынмалары катламы шактый булган. Халык теленә кереп китә алмаган бу сүзләрне совет чорында рус һәм рус теле аша кергән интернациональ сүзләр алыштырып бетергән.

Ләкин аларны гына түгел. Мәсәлән, гомумхалык телендә булган, тик соңыннан ни сәбәпледер рус сүзе белән алыштырылган җилем (клей) сүзен кайтару мотлак. Югыйсә келәй дип язучылар да бар бит.

– Тел язмышы дигәндә, сезнеңчә, бүгенге көндә татар теле үсеше өчен нәрсәләр кирәк? Балаларны, яшьләрне татар теленә җәлеп итү өчен нинди чаралар күрү тиешле?

Аңлатып торасы юк, балалар – безнең киләчәгебез.

– Көнебездә тел материалы белән башта балаларны, аннан кала үсмерләрне, яшьләрне һәм иң соңыннан өлкән яшьтәге кешеләрне тәэмин итәргә кирәк. Аңлатып торасы юк, балалар – безнең киләчәгебез. Тел материалы дигәндә дәреслекләр һәм уку-укыту әсбаплары гына күз уңында тотылмый. Кеше үз тормышында телне кайда куллана – шуның турында сүз. Ягъни болар: китаплар, телевидение, кино һәм мультфильмнар (балалар дигәндә бусы аеруча әһәмияткә ия), газет-журналлар.

Кызганыч ки, әлегә татар халкы үз көче белән генә балаларны һәм башкаларны кызыксындырырлык дәрәҗәдә тел материалы булдыра алмый. Шуңа күрә кичекмәстән, дәррәү тотынырга кирәкле эш – ул тәрҗемә эше. Алда саналып үткән барын да татарчага тәрҗемә итәргә кирәк. Һарри Поттер, Толкин геройлары татарча сөйләшә башларга тиешләр!